Логотип Идель
Бу – тема!

НИ ӨЧЕН: САБЫЙЛАР ТУРЫНДА

“Ни өчен?” рубрикасын дәвам итәбез, дуслар. Бүген сез балалар турында үзегез өчен яңа кызыклы фактлар ачарсыз!;)

 

 

Ни өчен сабыйның күз төсе үзгәрә?




Күп очракта яңа туган сабыйның күзләре ачык зәңгәр төстә була. Еш кына бары тик 2-3 яшьтә аның күзе “үзенең” төсен ала. Эш шунда: күзнең төсе өчен меланин дигән пигмент җавап бирә. Һәм ул бары тик шул яшьтә генә барлыкка килә. Әгәр әлеге матдә күп булса, кешенең күзе караңгырак, аз булса ачык төстә була. Ә инде  аның  күләме нәселдәнлеккә бәйле. Күз төсе 2-3 яшьтә генә үзгәрсә дә, мантуны балага 1 яшьтә үк кадый башлыйлар. Ә сез белә идегезме: Мантуны юешләргә ярый икән бит!

 

 

Мантуны юешләргә ярыймы-юкмы?


Мантуны юешләргә ярый! Ә инде “ярамый” дигән миф узган гасырның 70 елларыннан калган: ул заманнарда Манту урынына Пирке (шулай ук кешенең туберкулезга бирешүчәнлеген билгели торган тест) ясаганнар, аны чыннан да юешләргә ярамаган. Тора-бара Манту ясый башлаганнар, тик “юешләргә ярамый” дигән тыю аңа да “ябышкан”. Юешләргә яраса да, мантуны каты мунчала белән ышкып юарга яки пластырь белән ябыштырырга ярамый.

 

 

Ни өчен балалар бакчасы шулай атала?




1837 елда алман педагогы Фридрих Фёбель балалар өчен  беренче белем бирү һәм тәрбия оешмасы ача. Сабыйлар анда уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр һәм башка белемнәр үзләштергәннәр. Педагог бу оешманы Kindergarten (“бала”+”бакча”) дип атаган. Аның фикеренчә, биредә балаларны нәкъ чәчәкләр, яшелчә, үсемлекләрне караган кебек тәрбияләргә тиеш булганнар. Бүгенге көндә мондый оешмаларны бик күп илләрдә “Балалар бакчасы” дип атап йөртәләр.

 

 

 

Зилә САБИТОВА әзерләде

 

 

 

Тагын укырга:

 

 

 

ӘЧЕ, БАЛЛЫ: ник? ни өчен?

 

 

Ни өчен? АЗ ЙОКЫ, ГРАДУСНИК, АВЫРТУ ТУРЫНДА…

 

 

 

Теги: ни өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев