Логотип Идель
Бу – тема!

«МУЗЕЙЛАР ТӨНЕ-2019»

Халыкара музейлар көненә багышланган «Музейлар төне» акциясен ел саен үткәрү бездә дә традициягә әверелде инде. Быел акция Россиядә 13 нче тапкыр уздырыла. Быелгы акциянең темасы – «Элементлар».

«Музейда бер төн» акциясен Татарстанда беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Милли музее уздыра башлады. Хәзер аңа республиканың башка музейлары да кушылды.

Быел акция 18 майда сәгать көндезге 10.00 нан 19 майның сәгать төнге 3 кә кадәр узачак. Барлык музейларның да диярлек залларында, ишегалдында төрле флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, реконструкцияләр һәм башка бик күп чаралар узачак.



10.00 сәгатьтә программаны «Шүркә музейга дәшә» дигән чара ачачак, анда Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу булачак. Яшь китап сөючеләр кунак белән аралаша һәм татар телендә шигырьләр укый алачаклар.

13.00 сәгатьтә химик элементларга һәм Д.И.Менделеевка багышланган «Элементарно, химия...» фәнни-популяр лекциясенә чакырабыз.

14.00 сәгатьтән Казан шәһәре музыкаль коллектитларының «Музыкаль палитра» концерт программасы башлана.

Театр елы кысаларында көн дәвамында музей кинотеатры эшләячәк, анда легендар спектакльләр күрсәтеләчәк. 15.00 сәгатьтә театр һәм музыка сәнгате объектлары буенча «Театраль-музыкаль Казан» автобус экскурсиясенә кушылырга мөмкин. «Лориэн» халык музыка яшьләр театры «Җәннәткә юл» спектаклен күрсәтәчәк.

21.00 сәгатьтә «Океан кайтавазы» музыкаль перфомансы узачак, анда Hand Pan музыка инструменты белән танышырга мөмкин.  Шулай ук «Анна Каренина» романының иммерсив спектакль актерлары белән интерактив укулар узачак.

Кичке программаның төп вакыйгасы – «Кунак сарае серләре» иммерсив квест-уены булачак.

Шулай ук ул көнне башкалабызның 1 Май мәйданында «Гасырлар мирасы» исемле халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыка һәм хореография коллективларының «музей СОЛ-ЛЯ-нка» концерт программасы һәм «Рок-session» рок-концерты узачак. 17.00 сәгатьтә «химикатлар» фокуслары исемле фәнни шоу булачак. Кичке «музей төне» программасын «Рок-session» Казан коллективларының рок-концерты бизәячәк, концерт электрон музыка белән тәмамланачак.



Көн дәвамында төрле мастер-класслар узачак. Кунаклар чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәнә, тукымаларны бизәү техникалары, татар бизәкләре һәм сәйлән үрү буенча остаханәләрдә  катнашып, кул эшләренә өйрәнә алачаклар.

Музей ишегалдында 18.00 сәгатьтә Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган реконструкция узачак. Дәхи Сапун тавы штурмы алдыннан, Җиңүгә бер ел кала Кызыл Армия разведкасы хәлиткеч штурмга әзерлек алып бара, сугыш разведкасы үткәрелә, һөҗүм өчен уңайлы плацдармнар басып алына.

Сезне музейда көтәбез!



18-19 майда узачак «Музейлар төненә» программа:


***

1 Май мәйданында:

11.00«Гасырлар авазы» – Халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе

12.00«Музейлар төне» акциясен тантаналы ачу

12.30«Музей СОЛЬ-ЛЯ-нкасы» – концерт программасы

17.00«ХимиКатлар» – фокуслар белән фәнни тамаша

19.00 – «Рок-session» – Казан коллективлары рокконцерты

24.00«Электрон музыка кичәсе»

***

Музей залларында:

10.00 – «Шуркә музейга дәшә» «Салаваткупере» журналы белән берлектә

13.00 – «Гади химия…» – Д.И. Менделеев тормышыннан кызыклы фактлар турында лекция Киров исемендэге КНИТУ чыгарылыш студенты Евгений Лошманов

14.00«Музыкаль төркемнәр» – Казан коллективлары чыгышы

15.00 «Зилант хәзинәләре» – квестуен

17.00«Алтын хәзинә серләре» – интеллектуалдидактик уен

19.00 – «Ил терәге икмәк» – интерактив музей квесты

22.00«Кунаклар сарае серләре» – иммерсив шоу

*** 

Көн дәвамында:

«Музей кинотеатры», «Татарстан – уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгы, сувенир кибете, иҗади «Һөнәрчеләр шәһәре», татарча чәй эчү.

 15.00 – кунакларга «Музейлы - театраль Казан» автобус туры тәкъдим итәбез. Төркемнәр җыелу – Татарстан Республикасы Милли музеенда

 Музей ишегалдында:

18.00 –  «Җиңүгә бер ел кала. Сапун–тауны штурмлау алдыннан» – Севастополь һәм Кырымны азат итүгә 75 ел. (Реконструкция).

Музейга керү бушлай!


Рәхим итегез!


Безнең адрес: 420111 Казан шәһәре, Кремль урамы, 2 нче йорт


Белешмәләр өчен.:+7 (843) 292-89-84


/tatmuseum.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев