Логотип Идель
Бу – тема!

МИН ҮЗЕМНЕ ЯРАТАМ: ҮЗБӘЯНЕ КҮТӘРҮ ТУРЫНДА 5 КИТАП

Үз-үзеңне ярату – матур киемнәр кию, бизәнү, маникюр ясау түгел. Үзеңә карата мәхәббәтнең рецепты берөзлексез үсеш, үз вакытыңның кадерен белү, сәламәтлегеңне кайгырту һәм эчке гармониядән тора. Әлеге язмада без үзебезне кабул итәргә, шәхси чикләрне төзергә һәм тәнкыйди караштан арынырга өйрәтүче китапларны тупладык.

«Ты в порядке. Книга о том, как нельзя с собой и не надо с другими», Алина Адлер

Бу китап психолог янына килеп сөйли торган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Гаеп хисе, үз-үзеңне бәяләп бетермәү, ярсу – бу халәтләрнең барысын да бетерергә кирәк. Китапта автор чынбарлыкта булган вакыйгаларны чагылдырып, үз-үзеңне кабул итәргә өйрәтә. Укып чыккач, мин, ниһаять, тәртиптә диячәксең.

«Все дороги ведут к себе. Путешествие за женской силой и мудростью», Юлия Пирумова

Китапның авторы – практик психолог һәм гештальт-терапевт. Монда ул эчке көчне табу һәм үзбәяне күтәрү турында сөйли. Кызыл Калфак һәм Соры Бүренең әкияти архетипларына таянып, автор һәр проблеманың да үсешкә илтүе, үткәннәрдән котылу, үзеңне башкалар белән чагыштырмау һәм үз-үзеңә ышанычны кайтару турында аңлатып бирә. 

«Рецепт счастья. Принимайте себя три раза в день», Екатерина Сигитова

Үзеңне ярат дип әйтү җиңел. Үзеңнең идеаль түгеллегеңне аңлап, кабул итү – күпкә катлаулырак. Тик кеше идеаль булырга тиеш тә түгел. Үзеңнең җитешсезлекләреңне, башыңдагы «тараканнарыңны» кабул итәргә өйрәнергә генә кирәк. Бу хакта әлеге китапның авторы – табиб-психотерапевт әйтә. Үз мисалында ул җитешсез якларыбызның безне бозмавы, киресенчә, үзенчәлекле итеп күрсәтүе турында сөйли. Китапта син үзеңне кабул итәргә өйрәтүче күп кенә күнегүләрне табып, хәзерге вакытта үзеңнең эчке тәнкыйтьчеңнең нинди дәрәҗәдә икәнен беләчәксең.

«С тобой все так! Как справиться с давлением окружающих и оставаться собой –  в школе, дома и с друзьями», Мишель Скин и Келли Скин

Еш кына башкалар безне үзгәртмәкче була, балачактан ук «бу ягыңны үзгәрт», «син мондый булырга тиеш» диләр. Балачакта теләсә нинди сүз яралый һәм соңыннан курку, комплекслар барлыкка килә. Бу китап бөтен игътибарыңны үзеңә юнәлтергә, үз-үзеңне саклап калырга һәм тискәре уйларны юкка чыгарырга ярдәм итәчәк. 

«К себе нежно. Книга о том, как ценить и беречь себя», Ольга Примаченко

Тирә-юньдәгеләр безгә ничек яшәргә һәм нәрсә эшләргә кирәклек турында әйтеп тора. Әлеге киңәшләрнең барысы да эчке тавышыңны һәм чын теләкләреңне ишетергә комачаулый. Китапта автор башкаларның акыл өйрәтүләреннән котылу, үзеңне гаепле итеп хис итүдән туктау, җаваплылыктан курыкмау турында яза. Ә китап ахырында сине үзеңә карата 31 көнлек наз марафоны көтә. Китап сиңа үз-үзең белән танышу мөмкинлеген бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев