Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН РОМАНЫ ЯРАТАМ!..»

Ата-ананың күз яше, үзара мөнәсәбәтләр бозылу, ызгыш-талаш, гаилә таркалу – катнаш никахларны мин еш кына нәкъ менә шулай күзаллыйм. Төрле дин вәкилләренең никах вакытында шәһадәт әйтүләре, икенче көнне кабат «үзләренчә» яшәүләре аптырашта калдыра. «Ничек дөрес соң?» дигән сорау тынгы бирми.

Шул уңайдан  «Гаилә» мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Гадәттә, никахка 1–2 ай кала, яшь пар, аларның әти-әниләре безнең янга киләләр дә «Безгә нишләргә кирәк?» дигән сорау бирәләр. Бу дөрес гамәл түгел. Никахка әзерлек бер ай алдан түгел, ә бала чактан ук башланырга тиеш. Туй, никахлашучы егет һәм кыз өчен җаваплылык, беренче чиратта, ата-ана җилкәсендә. Бер ханым үзенең истәлекләре белән бүлешкән иде: «Кечкенә чакта балалар бакчасыннан кайтканда, әнием, мин Романы яратам, дип әйткәнемне хәтерлим. Шул чакта әни, кызым, Романы яратырга ярамый. Ул – башка милләт кешесе. Яраткан кешең үзебезнең  милләт кешесе булсын,  дип аңлатты». Бу истәлекне ни өчен сөйләвемне аңлагансыздыр. Ата-аналар кечкенәдән үк балаларына булачак тормыш иптәшенең кайсы милләттән булуын, сайлаган ярның нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген аңлатырга тиеш.



Һәр милләтнең меңьеллык  мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Төрле милләттән, диннән, мәдәнияттән булган  яшь кенә парның кавышуы аяныч хәлләргә китерә ала. Гаилә барлыкка килгәннең икенче көнендә үк ике культура зур гаскәр кеби бәрелешеп, яшьләрнең тормышы юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә бер милләттән, бер диннән булган егет һәм кызның кавышуы – иң хәерле эш.

Тормышта төрле хәлләр була, анысын да аңлыйбыз. Төрле милләт кенә түгел, төрле диннән булган кешеләр дә кавыштыруны сорап мәчеткә килә. Монда тагын берничә шарт барлыкка килә.

Мөселман егете башка диндәге кызны кияүгә алырга мөмкин, әгәр дә  кыз ислам динен кабул итсә. Ләкин кыз баланы башка дин вәкилләренә кияүгә бирү тыелган. Чөнки кыз кеше яңа гаиләгә килә, яңа кагыйдәләрне кабул итә, башка мәдәнияткә китә. Димәк, киләчәктә балаларын да шул кануннар буенча тәрбияләргә тиеш була. Нәкъ менә шул чакта балага исем кушу, чукындыру яисә чукындырмау, дини йолаларны үтәү яки үтәмәү мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Менә шундый  катлаулы сораулар, низаглар булмасын өчен, мөслимәләргә башка дин вәкилләренә кияүгә чыгарга ярамый да инде.
Кеше гомерендә өч төрле туй була. Беренчесе – бала дөньяга аваз салгач, әти-әни, әби-бабайлар бәби туе (кайбер якларда бу бәйрәмне “бәби чәе” дип тә атыйлар) уздыралар. Икенчесе – никах туе. Үсеп буйга җиткән егет һәм кызның әти-әниләренең фатихасы белән гаилә корып җибәрүе, ике йөрәкнең кавышуы – шатлыклы бәйрәм. Өченче туй кеше бакыйлыкка күчкәндә, туганнары елап озатканда була. Өч туйдан иң җаваплысы – нәкъ менә никах.

Никахның шартлары:

  1. Никахлашырга ниятләре булган егет һәм кыз икесе дә (!) якыннары, туган-тумачалары алдында иман китерергә, яттан иман кәлимәләрен әйтергә тиеш.

  2. Никахлашучы парның әти-әниләре үзләренең фатихаларын бирергә тиешләр. Иң беренче чиратта, әлбәттә, фатиха кыз ягыннан бирелә. Чөнки кыз бала башка гаиләгә, чит даирәгә килә. Аннан соң егет ягы: «Килен безгә бик ошый, кабул итеп алабыз», – дип фатиха бирә.

  3. Киләсе шарт – мәхәр. Бездә егеттән алка, йөзек сорау гадәткә кергән. Китапларга күз салсак, мәхәрнең асылы нидә булуны яхшы аңларбыз. Элеккеге заманнарда акча яки мал-туар сораганнар. Чөнки мәхәр, ире үлә калса, хатын-кызга берничә ай дәвамында үзен һәм балаларын карап торырга җитәрлек булырга тиеш.


Мәхәр ул – хатын-кыз хакы. Әлбәттә, самолёт та сорап була. Ләкин егет ягының матди хәле турында да уйларга кирәк. Кыскасы, мәхәр ике якның да мәнфәгатьләрен исәпкә алып бирелергә тиеш.

  1. Никах вакытында кимендә ир-ат шаһит булырга тиеш.


Кунаклар саны чикле түгел.

Чаткы Ялкынлы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев