Логотип Идель
Бу – тема!

МИЛЛИ МӘГАРИФ ҮЗӘГЕ - ЧАЛЛЫДА

Сер түгел, шәһәрләр эрерәк булган саен аларда белем бирү сыйфаты да үсә бара. Татарстан башкаласын әйтеп торасы да юк инде. Яр Чаллы да бу өлкәдә актив: Казаннан бер дә калышмый. Автоград укучылары һәрвакыт олимпиада-конкурсларда җиңүче булмый калмый. Моңа, әлбәттә, мәгарифне үстерү юнәлешендә булдырылган мөмкинлекләр, тәжрибәле укытучылар да йогынты ясамый калмый.

Моның шулай булуын Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та дәлилли. Ул автокаладагы белем бирү системасының алдынгы булуын ассызыклый. Бирегә якын-тирә районнардан да килеп укыйлар.

– Без Яр Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче номерлы гимназиясе нигезендә татар гимназиясен булдырырга телибез. Моның өчен материаль-техник базаны яхшыртачакбыз һәм уку кабинетларын җиһазландырачакбыз, – ди министр.

Милли белем бирү системасын үстерү өчен уку процессына да үзгәрешләр кертеләчәк. Бу балалар бакчаларына да, мәктәпләргә дә, вузларга да кагылачак. Шушы уңайдан, министр автокаланың татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары белән аралашкан.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында былтыр милли мәгариф кадрларын әзерләү проектын башлап җибәргәннәр иде. Әлеге проект республика юл картасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Киләчәктә бу бу программаның озын гомерле булу-булмавы турында бергәләп фикер алышачаклар.

Иң мөһиме - әлеге университетта ел саен 200гә якын абитуриентны максатчан рәвештә кабул итәргә җыеналар. Шул рәвешле татар мәктәпләренә укытучылар әзерләячәкләр. Чаллының татар гимназияләренә инвентаризация да уздырачаклар. Министр сүзләренчә, укытуылар белән дә эш алып барылачак, уку йортларын кирәкле методик әсбаплар белән дә тәэмин итәчәкләр.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә автокалада белем бирү системасына зур игътибар бирелүен ассызыклый. «Шәһәр җитәкчелеге һәрвакыт мили мәгариф мәсьәләләренә игътибар бирә иде. Хәзер, тормыш яңа таләпләр куйган вакытта, милли белем бирү системасын үстерү өлкәсендә карарлар кабул ителә. Бу материаль-техник базага да, расписаниегә дә, оештыру мәсьәләләренә дә кагыла. Яр Чаллыда яхшы база бар һәм без аны кулланачакбыз», – ди мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев