Логотип Идель
Бу – тема!

МЕНТАЛЬ АРИФМЕТИКА – ТИЗ ИСӘПЛӘҮ ҖЕНЕ КАГЫЛСА...

Әлеге арифметика төре баш миенең ике ярымшарын да бер төрле дәрәҗәдә эшләтергә мөмкинлек бирә. Шулай ук инсульт булу куркынычын да киметә. Аның белән шөгыльләнүнең иң кулай чоры – мәктәпкә кадәрге вакыт. Сүз нәрсә турында барганын аңладыгызмы? Әйе, бу – менталь арифметика.  

Менталь арифметика – ул абакус кулланып, гади һәм катлаулы мисалларны телдән исәпләргә өйрәтә торган программа.

Абакус грекчадан «хисап тактасы» дип тәрҗемә ителә. Әлеге җайланманы исәпләүләрне  гадиләштерү өчен уйлап тапканнар. Ул гади һәм катлаулы исәпләүләр өчен бик яхшы туры килә. Аларның прототибы булып, берәмлекләр һәм дистәләр өчен саргылт балчыктан ясалган пластинка тора.

Аның килеп чыгышы – Кытайдан. Биредә 5 мең ел элек хисап тактасын (суаньпань) уйлап тапканнар. Ул махсус тамгалы һәм комлы тактадан гыйбарәт булган. Соңрак Мисырда, Борынгы Грециядә һәм Борынгы Римда арифметик исәпләүләр өчен шундый ук җайланмалар барлыкка килгән.

Шунысы кызык, әлеге төр арифметика белән шөгыльләнгәндә башта балалар исәпләүләрне имән бармак ярдәмендә башкара. Шул рәвешле алар абакус белән эшләргә өйрәнәләр, ә тора-бара исәпләү җайланмасыннан башка төрле мәсьәләләр чишәләр. Бу вакытта  алар күз алдына абакусны китерәләр, шулай ук аларга ярдәмгә бармаклар да килә. Саннарны кушканда баш бармак ярдәмендә төймәләрне астан өскә күтәрәләр, ә алу вакытында, киресенчә, төймәләрне имән бармак белән йөртәләр.

Уңай яклары:

– бала хәтердән исәпләүләрне яхшы башкара башлый;

– эшчәнлекнең берничә төрен берләштерә ала;

– вак моторлы куллар стимуляциясе ярдәмендә баш миенең ике ярымшары да актив үсеш ала;

– мәктәп дисциплинасы буенча өлгереш яхшыра;

– зирәклек һәм күзаллау үсеш ала, шуңа күрә стандарт булмаган бурычларны хәл итүгә сәләт яхшыра.

Тискәре яклары:

– менталь санауны тулысынча үзләштерү өчен, балага көн саен диярлек шөгыльләнергә туры килә;

– дәресләр чагыштырмача кыйммәт;

– һәрвакыт кабатлап торырга кирәк;

– бала мисалны яхшы чишә, ә менә мәсьәләләр чишкәндә авырлыклар килеп чыгарга мөмкин;

– баланың эмоциональ интеллектына тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Рүзәл Сәләхетдинов, 4 сыйныф укучысы:

– Менталь арифметика белән 6 яшьтә шөгыльләнә башладым. Беренче тапкыр түгәрәккә барганда ук, ул мине үзенчәлеге белән җәлеп итте. Күнекмәләр эшләтүче укытучы да ошады. Мәктәптә дә файдасын күрдем. Авыр мисалларга беренче булып җавап таба идем. Тапкырлау таблицасын мин 1 сыйныфтан ук беләм. 2018 елда Малайзиягә бардым. Биредә үткәрелгән олимпиадада 800 катнашучы көч сынашты. Үземнең яшь үзенчәлекләре буенча 1 урынга лаек булдым. Ә 2019 елда Тайвань шәһәренә бардым. Анда узган бәйгедә чемпион исеменә лаек булдым. Тормышта да файдасын күрәм. Мәсәлән, кибеттә йөргән вакытта, кассага килгәнче үк, ничә сумлык товар алганыбызны әйтеп бирә алам. Бүгенгесе көндә мин математика белән шөгыльләнәм. Менталь арифметика белән шөгыльләнә башлаучыларга киңәшләрем шул: тырышыгыз һәм вакытыгызны җәлләмәгез!

Гөлүсә Арикеева, онлайн мәктәптә укыта:

– Инде ярты елдан артык онлайн мәктәптә эшлим. Биредә укучылар –төрле илләрдән. Дәресләр исә рус телендә бара. Шәхсән минем карамакта АКШ, Испания, Англия, Алмания, Франциядән укучылар бар. Бүгенге көндә иң яшь укучыма – 6, ә иң өлкәненә – 67 яшь. Шунысы кызык: олы яшьтәге укучылар күбрәк чит илләрдән. Әлеге методика буенча исәпләү инфаркт, инсультларга яхшы профилактика булып тора. Хәзер инде шактый укучыларым кызу тизлектә саныйлар, миңа калса, бу – зур уңыш! Менталь арифметика образлы фикерләүне яхшырта һәм берничә эшне бер вакытта эшләргә мөмкинлек бирә. Ул физик күнегүләр сыман: атнага бер генә шөгыльләнеп нәтиҗә күреп булмый!

Айрат Шәйдуллин, менталь арифметика түгәрәген алып барган:

– Менталь арифметика бүгенгесе көндә бик популяр. Ул акрынлап бөтен дөньяга тарала. Бирегә төрле сыйфатларга ия балалар килә, хәтта аутизм белән авыручылар да. Ләкин барысының да түземлеге җитеп бетми... Бу төр арифметика балаларга түгел, ә аларның ата-аналарына кызыклырак. Укучылар белән Казанда, Мәскәүдә, Малайзиядә, Тайваньдә беренче урыннар алдык. Дәресләрне тагын да кызыклырак, файдалырак, нәтиҗәлерәк итү өчен программист белән онлайн платформа ясадык. Ул – MINDSKILLS дип атала. Әлеге платформа хәзерге вакытта менталь арифметика белән кызыксынучылар арасында иң уңышлысы һәм иң танылганы. Платформаны Рәсәйдә, СНГ илләрендә, Ауропада, хәтта Америкада да кулланалар! Хәзер төп максатым – әлеге платформаны тагын да камилләштерү.

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев