МедЛайфХак: ЗЕЛЕНКАСЫЗ БУЛМЫЙ...

Ә синең яшел төскә батканың бармы? Җил чәчәге (ветрянка) белән авырганнар мине шунда ук аңлар.


Балалар бакчаларына йөргәндә, мәктәптә укыганда, бөтен тәне яшел төскә күмелмичә калган кеше юктыр ул. Чөнки бу авыру – балар арасында иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Чир бакчага йөри торган балалар арасында бик еш очрый. Авыруның сәбәпчесе – варицелла-зостер вирусы. Аны сулыш юллары аша йоктыралар.

Казан дәүләт медицина университетының балаларның йогышлы авырулары бүлеге доценты Халит Сәүбән улы Хаертдинов:

– Җил чәчәгеннән саклану өчен шул чиргә каршы прививка ясатырга мөмкин. Ләкин прививкаларның милли календарендә җил чәчәгенә каршы вакцинация мәҗбүри прививкалар исемлегенә керми. Күпчелек очракта жил чәчәге белән авырган кешеләрне өй шартларында дәвалыйлар. Гадәттә, авыру «зеленка», «марганцовка» һәм «фукорцин» кебек препаратлар белән дәваланыла. Ләкин барлык чараларны табиблар гына тәкдим итәргә тиеш.

Гадәттә, кеше бер тапкыр жил чәчәге белән авырса, яңадан шул чир белән авырмый. Ләкин, сирәк очракларда, әгәр жил чәчәге бик җиңел формада узган булса, шул чиргә каршы иммунитет начар була икән. Шуна күрә, андый кешегә җил чәчәге чире кабаттан йога ала.

– Күпчелек очракта, жил чәчәге җиңел уза. Ләкин, сирәк вакытта чир төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин. Алар арасында баш мие шешү (энцефалит), төрле үпкә чирләре (мәсәлән, ларингит, үпкәләр ялкынсынуы) һәм тире авырулары (абсцесс, флегмона, рожа) булырга мөмкин. Җил чәчәге узгач, күпчелек очракта тәндә эзләр калмый. Әмма өзлегүләр аркасында тире чирләре булганда, эзләр кала ала, – ди Халит Хаертдинов.

Шуңа күрә яшел төскә баткан кешене күрсәң, аптырама, дустым. Ә үзеңдә бу авыруның билгеләрен күрсәң, кичекмәстән, әти-әниеңә әйт һәм табиб янына чап! Яңа елда сау-сәламәт бул!

Балачакта сине ветрянка читләтеп узган булса, дустым, хәзер сак булырга кирәк. Ни кызганыч, җил чәчәге белән олы яшьтә авыру бик авыр уза һәм сәламәтлеккә шактый зур зыян китерергә мөмкин.



Җил чәчәге башлануның беренче билгеләре: баш авырту, югары температура, буыннар һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек. Инкубация чоры 7 көннән башлап, 20 көнгәчә дәвам итәргә мөмкин. Инкубация чоры узгач, авыруның температурасы күтәрелә һәм 2-3 тәүлек дәвам итә. Аннан соң тәндә тимгелләр барлыкка килә.

Нишләргә соң?


1) Табибка күренергә;


2) Авыруны урын өстендә уздырырга тырышырга;


3) Юынмаска (бит һәм тешләрне юарга кирәк, әлбәттә);


4) Табиб язып биргән дарулар кулланырга.


Ә иң яхшысы – бөтенләй авырмаска! ?❤?


Алинә Минневәлиева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2477
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2315
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1962
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019