Логотип Идель
Бу – тема!

МАТЕМАТИКА, ӘДӘБИЯТ, РУС ҺӘМ ИНГЛИЗ ТЕЛЛӘРЕННӘН ФАЙДАЛЫ САЙТЛАР

Хәзер Интернет челтәрендә дә мәктәп материалын үзләштереп була. Онлайн дәресләр, вебинарлар, курслар анда тулып ята диярлек. Шуңа күрә без язмада мәктәп укучыларына төрле фәннәрдән шөгыльләнер өчен, иң файдалы сайтларны тәкъдим итәргә булдык. Аларның  сиңа 100% кирәге чыгачак, саклап куярга онытма.

РУС ТЕЛЕ БЛОГЫ

Культура письменной речи. Монда сиңа рус теле буенча методик материаллар һәм кагыйдәләр тәкъдим ителә. Өстәвенә, биредә узган елгы БДИның биремнәре һәм төрле тестлар да бар.

Грамота. Бу сайтта интерактив диктантлар, рус теле буенча сүзлекләр һәм белешмәләр бюросы белән таныша аласың. Шулай ук монда сүзләрне һәм тыныш билгеләрен дөрес язу турында сораулар бирергә мөмкин.

Ударение.инфо. Биредә бик күп сүзләрнең әйтелешен тикшерә аласың. Сайтта уен форматында күнегүләр табып була, дөрес итеп басым куярга өйрәнергә мөмкин.

МАТЕМАТИКА БЛОГЫ

Школьная математика. Әлеге сайтта математика фәнен 1 сыйныфтан алып, 11 сыйныфка кадәр үзләштереп була. Һәр сыйныфның темалары аерып куелган. Монда өй эше, математикадан имтиханга әзерлек буенча биремнәр әзерләнгән. Саклап куярга онытма!

GetAClass. Просто математика. Сылтама буенча турыдан-туры YouTube-каналга эләгә аласың. Анда видео форматта җиңел генә бөтен математика темаларын өйрәтәләр. Хәтта гуманитарлар да, үзләре дә сизми калып, математика белән кызыксына башлаячак. Тизрәк кереп кара!

Онлайн-справочник формул. Исеме үк әйтеп тора: биредә математикадан формулалар җыелган. Үзең теләгән бөтен биремнәрне дә шушында китерелгән формулалар ярдәмендә чишә алачаксың. Синус, косинус, логарифмлар... Кыскасы, кереп кара.

РУС ӘДӘБИЯТЫ БЛОГЫ

Брифли. Һәрбер укучы һәм студентның бу сайт турында ишеткәне бардыр. Гадәттә, әсәрне укып торырга иренгәннәр Брифлига керәләр дә, кыскача эчтәлекне бик тиз арада укып чыгып китәләр. Юк, кыска вариантны гына укы диюбез түгел, оныткан әсәрләреңне искә төшерер өчен шәп вариант бу!

Litra.ru. Минемчә, бу әдәбиятны өйрәнү өчен иң гади сайт. Монда барысы 6 бүлек: иншалар, кыскача эчтәлекләр, тулы әсәрләр, характеристика, биографияләр һәм тәнкыйть.

Полка. Полка – рус әдәбиятының иң мөһим әсәрләре турында белем бирү проекты. Сайт күбрәк уку һәм анализлау өчен туры килә.

ИНГЛИЗ ТЕЛЕ БЛОГЫ

Pro English. Pro English – YouTube-канал, анда автор инглиз теле грамматикасын һәм лексикасын аңлата. Шулай ук фильмнар һәм сериаллардан өзекләргә комментарийлар бирә.

Study.ru. Бу сылтамада инглиз телен башлангыч дәрәҗәдә белгәннәр өчен тиз дәресләр, топиклар һәм кыска иншалар тәкъдим ителә.

Школа Джобса. Монысы да инглиз теленә багышланган YouTube-канал. Биредә инглиз телендә барган популяр сериаллардан өзекләр аша грамматиканы өйрәнәләр. Бу каналга тизрәк языл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев