Логотип Идель
Бу – тема!

ЛИЛИЯ САЙНОВА: «МИН ҖИДЕ ТАПКЫР ПАРАШЮТТА СИКЕРДЕМ!»

Самолёт инде күтәрелә башлады. Хәзер озакламый ишекләре дә ачылачак. Ә аннан соң сикерергә. Бу вакытта парашютта сикерүчеләрнең нинди хисләр кичерүен, әзерлек ничек баруын беләсең киләме? Җавабың «әйе» булса, парашюттан 7 тапкыр сикергән Лилия белән әңгәмәне укы.

Исеме: Лилия Сайнова

Туган көне: 16.05.2005

Яши: Казан шәһәре

Укый: КНИТУ КХТИ, СПО факультеты, 1 курс

Инстаграм аккаунты: @lifoxis

Лилия, ник нәкъ менә бу спорт төрен сайладың?

– Парашютта сикереп карау – минем хыялым иде. Парашютларның ничек җыелуын, төреп куелышын кызыксынып күзәтә, видеолардан карый идем. Һәм 2020 елның кышында үзем беренче тапкыр сикердем. Сикерер алдыннан курыктым да, курыкмадым дип тә әйтә алмыйм, чөнки хис-кичерешләремне хәтерләмим, хәтирәләр – томанлы. Аннан соң тагын 6 тапкыр сикердем. Хәзер дә куркыта, әмма алай ук каты түгел, чөнки инде ниләр буласын беләсең.

Әти-әниләреңә килгәндә, бу спорт төрен сайлавыңа каршы килмәделәрме?

– Алар башта бик нык каршы иделәр, чөнки сәламәтлегем белән проблемалар бар. Әмма, ахыр чиктә, минем бу спортны үз итүем белән килештеләр, чөнки үз сүзле, әйткәнемне эшли торган кеше икәнемне беләләр. Җил аркасында җиргә ялгыш төшеп, җиңелчә генә имгәнү алганым булды, тик, моңа карамастан, мин бирешмәдем, яраткан шөгылемне ташламадым.

Өйрәнүләргә, дәресләргә килгәндә ничек?

– 2020 елның ноябрь башында теорияне өйрәнсәк, декабрьда инде практикага күчтек. Анда парашютны төрергә өйрәндек. Парашютта сикерергә килгән кешеләргә дә без төреп бирә идек. Иң сөендергәне – кешеләрнең мин төргән парашют белән сикерергә теләүләре, миңа ышанулары.

Буш вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Уку йортымның «крэш-крафт» дип аталган фан клубына язылдым. Команда белән спорт чараларына йөрибез, Татарстанның спорт командалары өчен җан атабыз. Хоккейны аеруча яратып карыйм. Аннан кала, вокал белән шөгыльләнәм, җырларга яратам.

Блиц – сораштыру

Мин кайвакыт үз-үземнән көнләшәм, чөнки... башлаган эшемне һәрвакытта да ахырына кадәр җиткерәм, үземне яклый һәм саклый беләм.

Быел тормышымда булган иң яхшы вакыйга...  мәхәббәтемне очратттым һәм югары уку йортына бюджет урынына керә алдым.

Дуслык һәм мәхәббәт арасында сайлауда калсам... берсен дә сайламаячакмын. Чөнки минем 12 ел буе шатлыкта да, кайгыда да бергә булган, миңа һәрвакыт терәк булган дустым Индира, һәм яраткан кешем бар. Алар миңа икесе дә бик кадерле.

Кондитер һөнәрен сайладым... чөнки мин пешерергә, туганнарны, дусларымны төрле тәмле ризыклар белән сыйларга яратам. Баллы ризыкларны аеруча яратып әзерлим.

Балачактан иң истә калган хатирә... дәү әнием белән үткәргән вакытлар – иң кадерлесе.

Егетләр өчен кафеда түләргә туры килсә... түләмәячәкмен. Күп вакыт башкаларга да үзем өчен дә түләттермим.

Минем өчен бәхет ул...  бөтен җирдә. Вак-төяк тә мине бәхетле итә ала. Күптән түгел генә егетемнән хат килеп төште, аны алгач ничек сөенүемне белсәң... Бәхетемнән елап та алдым.

Ильвина Шәйхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев