Логотип Идель
Бу – тема!

ЛАНЧ-БОКСЫҢДА НИЛӘР БАР: МӘКТӘПКӘ НИНДИ АШАУ АЛЫП БАРЫРГА?

Мәктәп ашханәсендәге ризыкны кемдер бик ярата, ә кемнәрдер күралмый! Кайбер балалар, мисал өчен, аллергия булу сәбәпле мәктәптә ашамый. Вегетарианнарга яки башка төр сәбәпләре булган балаларга туклануга аерым караш таләп итә... Мондый очракта нишләргә? Мәктәптә нәрсә ашарга? Ланч-бокска ниләр салырга? Хәзер барлык сорауларга да ачыклык кертәбез!

Нәрсә файдалы?

Протеиннар, майлар һәм углеводлар күләме яшькә бәйле билгеләнергә тиеш. Чөнки балаларда мускулларның актив үсеш процессы бара.

Баш мие һәм хәтер эшчәнлеген яхшырту өчен, мәсәлән, әстерхан һәм кедр чикләвеге, миндаль, кешью ашарга киңәш ителә;

С, РР, В6 витамины исә караҗиләк, нарат җиләге, кура җиләге, мүк җиләгендә күп;

Протеин, фосфор һәм йод чыганагы  – балык һәм диңгез продуктлары;

Кальций чыганагы – сөт продуктлары (эремчек, йогурт, сыр). Нәкъ менә сөякнең үсүе һәм ныклыгы өчен кальций кирәк тә инде.

Мәктәпкә нинди ризык алырга?

Вегетарианнарга киноа һәм яшелчәләрдән торган салат алырга була. Киноа – аксым чыганагы. Бер яктан, ул туклыклы ярма, икенче яктан – организмда аннан авырлык хисе юк. Авокадо үсемлек майларына бай булса, башка яшелчәләрдә исә файдалы җепселлләр күп. Боларның барысын кушкач, җиңел үзләштерелүчән, файдалы, тәмле ризык барлыкка килә. Шулай ук киноа урынына кускус салырга да мөмкин.

Җир чикләвеге (арахис) пастасы, банан һәм ипи. Нәкъ менә шушы ингредиентлардан җиңел сэндвич җыябыз. Белмәгән булсагыз, белеп торыгыз – җир чикләвеге пастасы цинк, тимер, кальций, магний, бакыр, йод, кобальт, натрий, марганец, селен, калий кебек элементларга бай. Алар исә иммунитетны ныгыта, шлак һәм токсиннарны чыгара, тукымаларның яңарышында һәм матдәләр алмашы процессында зур роль уйный, шулай ук нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары эшен җайга салырга булыша.

Сырник яки запеканка шулай ук мәктәптә ашау өчен менә дигән туклыклы ризык. Белгәнебезчә, алар эремчектән ясала, ә әлеге сөт продукты үсеш, үзгәреш кичергән организм өчен бик кирәк һәм файдалы. Беренче чиратта эремчек – протеин, кальций һәм аминокислоталар чыганагы. Икенчедән, витаминнар, макро һәм микроэлементлар – шулай ук нәкъ менә биредә. Болар барысы да сөяк тукымасын ныгыта, бавыр авыруларын профилактикалауны тәэмин итә һ.б.

P.S. Шулай ук мәктәпкә яшелчә, җиләк-җимеш алып килү дә начар түгел. Башка ризыклар белән кушып ашарга һәм тамак ачкан вакытта капкалап алырга – бу шәп вариант!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев