КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР: ЗАМАНА МАТУРЛЫГЫ

Һәр гасыр матурлык турында үз кануннарын һәм үз карашларын булдыра. Кешелек барлыкка килгәндә матур дип саналган әйберләргә урта гасырларда көлеп караганнар. Хәзерге «90-60-90»ны да 50 ел элек аңламаганнар. Замана кызларының матурлык стандартлары нинди? Сезгә аларны егетләр күзлегеннән тәкъдим итәм.

1. Чәч. Замана кызлары чәчләренә зур игътибар бирә. Егетләр нәрсә аңлатканын белмәсә дә, «ботокс», «ламинатлаштыру» кебек сүзләрне еш ишетә. Чәчләрнең төсләре төрлесеннән. Прическалар шулай ук төрле, әмма күпчелек кызларда чәчләр озын. Тик, игътибар! Озын чәчләргә кагылыр алдыннан рөхсәт сорарга кирәк! Чөнки аларның ясалма рәвештә үстертелгән булуы мөмкин.

2. Каш. Элек кешеләр каш ясау өчен күмер куллансалар, хәзер каш ясауның да ысуллары күп. Бик теләсәң, беркайчан бетми торган итеп, гомерлеккә дә ясап куя алалар. Замана кашларының формаларына килгәндә, алар шулай ук төрле. Иң популяр төр – Брежнев кашлары.

3. Ирен. Замана кызларының иреннәре камера күрүгә автомат рәвештә алга сузыла...

4. Смартфон. Ә камераны иреннәр еш күрә. Чөнки кәттә телефон шулай ук замананың матурлык стандарты.

5. Тырнаклар. Тырнакларга килгәндә, кызларга рәхәт хәзер. Бер ясатып куялар да, ай буе шуның белән йөриләр. Ниндиләре генә юк аларның да! Озын, кыска, очлы, шакмаклы... Чәчәкле, ташлы, хәтта үз портретыңны да ясап куйсаң була. Тик, кызлар, сер итеп кенә әйтәм: статистика буенча, күпчелек егетләргә озын тырнаклар ошамый икән.

6. Фигура. Әлеге категориядә «90-60-90» кагыйдәсе саклана кебек. Тик ул бик азларны кызыксындыра. Иң мөһиме: Инстаграмыңда спорт киеменнән спорт залда төшкән фотоң булсын! Андый фото булса, стандартларның берсен үтәгән буласың.

7. Киемнәр. Бу бүлеккә дә бик күп язып булыр иде. Кызлар, ертык джинсыларга да, күлмәк белән кроссовки киюегезгә дә, ачык кендекләрегезгә дә өйрәнеп беттек инде. Тик ничектер гүзәл затлар булып калыгыз әле. Каршыга егет кеше киләме, әллә кызмы дип уйларлык булмасын иде.

Син нинди замана хатын-кыз стандартларын беләсең?

Дамир, 16 яшь:

Минем өчен замана кызларында иң күзгә ташланган әйбер − каш һәм тырнаклар. Кайбер кызлар кашларын бигрәк зур итеп ясый хәзер, хәтта мәктәптә укучылар да (мин әйткән Брежнев кашлары турында сүз бара − И.Ш.) Тырнакларга килгәндә, аларның янып тора торган төсләрдә булуы ошамый. Аңлыйм: кызлар шаккаттырып торырга тиеш. Әмма андый төсләр барлык кызларга да килешми.

Рамил, 19 яшь:

Игътибар итеп күзәткәнем юк, шуңа күрә стандартлар дип аерып бернәрсә әйтә алмыйм. Миңа кыз йә ошый, йә ошамый. Косметика күп кулланганнарын яратмыйм. Туры чәчле кызларның чәчләрен бөдрәләтүе ошамый. Ә бөдрә чәч табигатьтән бирелгән очракта моңа тыныч карыйм.

Павел, 20 яшь:

Мин, гомумән, ниндидер стандартлар яклы түгел. Матурлык бәйгеләрендә дә җиңүче кызларны ничек сайлауларын аңламыйм. Һәр кыз үзенчә матур. Мин күбрәк табигыйлек яклы. Кызлар бизәнмәсен, үзләрен карамасын димим. Барысы да уртача булырга тиеш.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    950
    0
    7
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    505
    0
    4
  • 10 октябрь 2020 - 12:07
    «ДУСТЫМНЫ ӘТИ-ӘНИСЕ КЫЙНЫЙ» «Якын дустымны әти-әнисе кыйный. Алар начар гаилә түгел, эчмиләр, тартмыйлар, уңган, тырыш кешеләр. Ник алай эшләүләрен һич аңламыйм. Берәр эшне алар теләгәнчә башкармаса да, сеңлесе еласа да кыйныйлар икән. Кул күтәреп, кешене тәрбияләп булмый бит... Дустыма ничек ярдәм итим?»
    378
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019