Логотип Идель
Бу – тема!

КЫШ БАБАЙ САНТА-КЛАУСКА ЧАҢГЫ БҮЛӘК ИТКӘН

Милли Кыш Бабаебызның туганнан-туган абыйсы тик утырырга яратмый икән.

Җитмәсә әле, аның туганнан-туган абыйлары берәү генә дә түгел икән! Яңа Елга кадәр әле бер ай вакыт бар, ә күңел инде хәзердән үк бәйрәм тели башланган. Шуңа күрә, озак уйлап тормыйча Санта-Клауслар таудан шуып төшәргә булганнар. TJ хәбәр итүенчә, Альп тауларында күптән түгел 2600 Санта-Клаус җыелып, кулга-кул, сакалга-сакал тотынышып, чаңгыларда аска шуып төшкән. Бу – Гиннеслар рекорды китабына керерлек вакыйга булган, дип хәбәр итә басма. Санта-Клаусларга чаңгыларын Кыш Бабай узган Яңа елга бүләк иткән булган дигән имеш-мимешләр халык арасында һаман да йөри.

P.S. Таудан шуганда бер Санта-Клаус та зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев