Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛ АЧУ ФОРМАТЫНДАГЫ 6 YOUTUBE-ТАПШЫРУ

Сәлам-сәлам! Сиңа буш вакытыңда бераз ял итеп алу өчен, 6 Youtube-шоу исемен барладым. Алар җиңел, алар гади, алар безнеңчә! Белем бирү-күңел ачу форматындагы тапшырулар белән тизрәк биредә танышып чык.

The Люди

Блогер һәм журналист Антон Лядов үз каналында дөньяның төрле почмаклары турында документаль фильмнар төшереп урнаштыра. Канал чын-чынлап күпмедер дәрәҗәдә белем бирә, илләр турында кызыклы, әлегә кадәр белмәгән фактларны яктырта. Карап кара – үкенмәссең!

Что бы мне поделать, только бы не почитать

Әдәбияткә багышланган иң яхшы тапшыруларның берседер. Файдалы контент юмор белән бергә атлый. Ике алып баручы язучыларның биографияләрен, әсәрләрен анализлый. Күбрәк Россия һәм чит ил әдәбияте турында фикер алышына. 

Крысиные бега (КликКлак Шоу)

Танылган 10 кунак махсус бер җиргә җыелып, төрле авырлыктагы сынаулар үтеп, 5 миллион өчен көрәшә. Аларның һәрберсе төрле дәрәҗәдәге экспериментларда катнаша, тик иң-иңе генә җиңүгә лаек була. Кызык һәм тиз арада үзенә җәлеп итә торган бу тапшыруны син яратырсың дип уйлыйм.

Внутри Лапенко

Бер актер сериалы дип атау кирәктер. Чөнки бу сериалда бары бер генә актер унлап персонажны уйный. Үзе төрле, үзе рәхәт тарихларның һәркайсысы ниндидер персонажның тормышын яктырта. Сериалны карау җиңел һәм җитди уйларга чумдырмый. Тапшыру тупас, юньсез һәм авыр кабул ителә торган эпизодлардан читтә тора.

История на ночь

Ике комик тарихи персонажларга яисә вакыйгаларга багышланган подкаст формасында тапшыру алып бара. Дөресрәге, алар шул тарихи әйберләргә кызыклы комментарийләр бирә, фактлар белән бүлешә. Гади, тыңларга авыр түгел. Сүз уңаеннан, подкаст хәзер Вконтакте Клиплар бүлегендә дә чыгып бара.

ROGOV LIVE

Монда барысы да – мода турында! Стилист, алып баручы, мода буенча эксперт сине мода дөньясының барлык нечкәлекләре белән таныштырачак. Соңгы трендлар һәм антитрендлар, шоппинг һәм яхшы кәеф – барысы да шушы каналда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев