Логотип Идель
Бу – тема!

КӨЗ КӨНЕ НИЛӘР АШАРГА?

Тәрәз артында яңгырлы октябрь хөкем иткәндә туклануга аеруча игътибарлы булырга кушалар. Көз килде, дип моңсуланмас өчен, менә нәрсәләр ашарга киңәш итә белгечләр.

Чикләвек. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. Әмма, энергия җыям дип, “тиз углеводлар” (фастфуд) белән тукланырга ярамый. Көч туплау өчен, мәсәлән, чикләвек ашарга кирәк. Килограммлап ашамаганда, алар фигурага зыян салмаячак. Чикләвектә омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли.

Иң популяр һәм арзан көзге җимешләрнең берсе – алма. Андагы витаминнар һәм антиоксидантлар үпкәдәге кислородны арттыра һәм йөрәк сәламәтлеген сакларга булыша. Шулай ук бу җимеш баш миенең картайуын акрынайта һәм деменциядән саклый.

Кабак. Биредә карнитин бар, ул организмны энергия белән тәэмин итә, шлакларны чыгарырга булыша һәм баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, шулай ук әлеге яшелчәдәге К витамины нормаль матдәләр алмашы һәм бөерләрнең сәламәт эшләве өчен кирәк. Моннан тыш, кабакта күрү сәләтен, сәламәт күзәнәк үсешен һәм иммун системасының яхшы эшчәнлеген тәэмин итү өчен альфа һәм бета-каротин күп. Сүз уңаеннан, ике кашык бал өстәлгән ярты стакан кабак согы нерв системасын тынычландырырга ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

Кәбестә. Брюссельныкы, төслесеме, брокколимы… Болар барысы да сезнең көзге туклану рационына керергә тиеш. Кәбестәдә сөткә караганда күбрәк кальций, әфлисунга караганда күбрәк С витамины бар.

Файдалы матдәләр саны буенча анар (гранат) – иң шифалы җимешләрнең берсе. Аның составына алты төрле аминокислота, калий, тимер, танин, марганец, калий, натрий һ.б. керә. Анарның файдалы үзлекләренең берсе – йөрәк өянәге куркынычын киметү. Моннан тыш, тикшеренүләр күрсәткәнчә, җиләк-җимеш күкрәк яман шешен профилактикалауда, шулай ук химиотерапиядә дә булыша. Анар согы исә нерв системасының эшчәнлеген яхшырта, салкын тию һәм йогышлы авырулардан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев