Логотип Идель
Бу – тема!

КОЯШ ҺӘМ ҖЫЛЫ СУГУДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Кызу һава торышы, кеше нинди генә яшьтә булуга карамастан, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Кояш яки җылы сугу  - бу чорда иң еш очрый торган авыруларның берсе. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? Кояшның начар тәэсиреннән инди саклану чараларын күрергә кирәк? Сорауларга җавапны безнең язмада таба аласыз.

Белгечләр кешенең югары температура белән бәйле начар хәленең ике төп сәбәбен атыйлар - кояш һәм җылы сугу. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар соң?

Җылы сугу  - артык эссе һәм бөркү һавада нәтиҗәсендә организмның хәлсезләнүе. Гадәттә мондый очракта баш авырта, организм көчсезләнә, йөз төсе агара, хәл бетә.

Кояш сүгу исә -  җылы сугуның бер төре булып тора. Аны кояш нурларының һәм артык эссе температураның кеше организмына, аеруча аның бер өлешенә (мәсәлән башка) тәэсире дип атарга мөмкин. Монда  баш мие һәм кан йөреш системасы зарарлана. Төп билгеләре -  баш авырту, хәлсезләнү, кайчак борыннан кан китү, температура күтәрелү, кан басымының һәм йөрәк тибешенең тынычсызлануы. Кояш сугу – кеше организмы өчен бик куркыныч күренеш.

Кояш һәм җылы суккан кешегә  беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Беренчедән, авыруны туры кояш нурларыннан ышык урынга күчереп утыртырга, я яткырырга кирәк.  Икечедән, су эчертү һәм аның температурасын төшерү мөһим. Киләсе адым – ашыгыч ярдәм машинасын чакырту яисә үзегезгә авыруны хастаханәгә илтү. Истә тотыгыз, кояш яисә җылы суккан очракларда беренче ярдәм бик тиз күрсәтелергә тиеш!

Мондый очракларны ничек булдырмый калырга?

Табиблар кояш яисә җылы сукмасын өчен аерым киңәшләр бирә. Менә аларның кайберләре:

– Көндез кояш нурлары аеруча актив вакытта урамда йөрмәскә киңәш ителә (11:00 - 16:00 арасы)

– Су эчегез. Суны тигез пропорцияләрдә көн дәвамында эчү сорала. Аны хәтта чәй, кофе, баллы эчемлекләр урынына эчәргә киңәш итәләр.

– Әзрәк ашарга тырышыгыз. Артык тозлы, кыздырылган, яисә майлы ризыклардан тыелыгыз.

– Кондицонерлар, вентиляторлар астында артык күп утырмагыз! Беренчедән, салкын тидерә аласыз. Икечедән, температураның кинәт үзгәрүе организм өчен көчле стресс, бу исә җылы сугу  куркынычын бермә-бер арта дигән сүз.

– Башыгызны каплап йөрегез, чөнки кояш нурлары башка аеруча зарарлы тәэсир ясый.

– Тәмәке тартудан һәм спиртлы  эчемлекләр эчүдән тыелыгыз. Мондый эссе һавада алар сезнең хәлегезне тагын да начарайтачак.

– Актив спорт белән шөгыльләнүне көннең кызу вакытына планлаштырмагыз.

– Мөмкинлегегез булса, көненә берничә мәртәбә салкын душ керегез.

Сәламәт булыгыз!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев