Логотип Идель
Бу – тема!

КОРЕЯДӘ БАР ДА ЯХШЫ: K-POP МУЗЫКА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Менә инде бер дистә ел k-pop жанры һәм Корея җырчылары белән кызыксынучылар саны арта бара. Казан шәһәре яшьләре үзләренең яраткан музыкасы турында фикерләре белән уртаклашты: кыска гына әңгәмәләрдән бөтен дөньяда популяр булган BTS төркеменә, k-pop жанрына һәм «Арми» дип аталучы коммьюнитига карашларын белеп була.  


Лилия, 22 яшь: 

– BTS турында кайчан һәм ничек белдең?

– Башта мин аларга скептик карашта идем, ләкин берникадәр вакыттан соң MTV каналыннан аларның яңа клипларын күргәч, ул җыр минем башымда үзеннән-үзе әйләнә башлады! Минем коллекциядә хәзер ул беренче җыр.

Берничә айдан алар турында күбрәк беләсем килде, чөнки тирә-ягымдагылар да әлеге төркем турында сөйли башладылар, ә җырлары чартларда алдынгы урыннарны били. Менә шуннан башланд иде: клиплар, шоу, чыгыш ясаулар, мерч, яңалыклар, фотолар... Чынлап әйткәндә, җырларның барсы да миңа беренче тапкырдан ошады, дип әйтә алмыйм. Корея телен ишетү дә колакка ягышлы түгел иде, ләкин хәзер мин чыннан да аларның музыкасын яратам, ахрысы.

– BTS синең өчен ни дигәнне аңлата?

– «Арми» арасында шундый легенда йөри, имеш BTS синең тормышыңа бик кирәк чакта гына килә. Минекенә ошаган тагын бик күп очраклар ишетә аласыз, мин аларны күңелем белән ярата башлагач, кинәт кенә начар уйларның һәм хисләрнең юкка чыгуын тоя башладым, миңа күпкә җиңеләя. Алар тормышымның төрле катлаулы мизгелләрен узарга ярдәм итте. Аларның җырлары ярдәмендә күп әйберләрне аңлый башладым шикелле.

BTS ул «чираттагы тагын бер бойзбенд» кына түгел. Алар бик нык аерылалар, әгәр сез аларны яхшырак өйрәнсәгез – минем ни турыда сөйләгәнемне аңласыз.

– «K-pop» жанры турында сөйлә әле?

– «К-pop» турында төрле имеш-мимешләр йөри, ләкин аларның күбесе ялган, яки икенче яктан китереп бирелә, яки күпкә арттырылган. Бу турыда кыска гына әйтеп китеп тә булмый дип уйлыйм.

Беренчедән, һәр артист та «idol» булмаган кебек, барлык корея музыкасы да «k-pop» түгел.

BTSтан кала егетләр һәм кызлар төркемнәре бик күп, аларның һәркайсының үз стиле, концепциясе һәм тарихы бар. Бүгенге көндә «k-pop» бөтен дөньяда бик популяр, инглиз телендә булмаган артистларның шулай кабул ителүе бик сөендерә.

Кореядә күңел ачу өлкәсе үсештә, бу поп музыкага гына кагылмый, күпләр корея кинематографиясе, мәдәнияте, модасы һәм башкалары белән кызыксына. Кореянең күңел ачу индустриясе һәм мәдәнияты американыкы һәм россиянекеннән нык аерыла. Бәлки күп нәрсәләр кемгәдер гаҗәп тыелачак. Боларны төптән өйрәнә башласаң, корея мәдәнияты күпләргә яңа ачышлар бирер иде.

– «Арми» нәрсә соң ул?

– BTS фанатлары – ул чибәр егетләргә мөкиббән киткән 13 яшьлек малай һәм кызлар, дип уйлый күпләр.

Бу турыда «Арми»га әйтә күрмәгез, яме? Безнең фандом ул төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәм төрле социаль катламдагы хатын-кызлар һәм ир-егетләр. «Арми» ирешкән уңышлар еш кына мине яхшы мәгънәдә шаккаттыра.

Алар хәйрия белән шөгыльләнә, төрле проектлар эшләп чыгара, аларның масштаблары чыннан да искитмәле зур. Төркемнең, яисә «Арми»ның үзенең ирешелгән казанышлары горурлык хисе тудыра, без үзебезне зур бер гаилә итеп тоябыз.

– Корея музыкасы кызыклымы?

– Асылда бу поп музыка гына, бары тик корея телендә. Мин BTS төркемен тыңлый башлагач, башка артистлар миңа ошамады. Бәлки мин бу өлкәгә тулысынча кереп китүдән курыкканмындыр… Мин дә бит төрле стереотип фикерләр ишеткән идем, өстәвенә икенче телгә дә тиз генә ияләшеп булмый… Соңрак миңа поп жанрында гына булмаган башка төркемнәр һәм артистлар да ошый башлады. Корея музыкасы бик бай, анда төрле стильләрдә көйләр бик күп. К-поп, әлбәттә, ул аерым культура, аның үз үзенәлекләре бар.

Йогынты турында  

– BTS музыкантлар гына түгел. Алар ООН илчеләре дә. Өч ел алар ООНның генераль ассамблеясендә нотык сөйләп (узган елда анда Президент белән бергә килгәннәр) үз музыкасы аша яшүсмерләр һәм гомумән кешелек проблемаларын күтәрделәр. Аларны яшьләрнең тавышы дип атап буладыр. Шулай ук узган елда Президент аларга ООНга барыр алдыннан дипломатик паспортлар тапшырып, Корея Республикасының рәсми вәкилләре дип атаган.

Алар үз-үзеңне ярату турында сөйлиләр, һәм бу чыннан да кеше өчен дә, җәмгыять өчен дә бик мөһим. Шулай ук алар күп брендларның амбассадоры һәм реклама йөзе. Мәсәлән алар инде берничә ел SAMSUNG белән хезмәттәшлек итә, Louis Vuittonның амбассадорлары. Сер түгел, алар катнашында реклама компанияләре сатуларын һәм популярлыгын арттыра. Хәтта мемберлар кигән кием яки файдаланган әйберләр, теш щеткаларына кадәр, тиз арада сатылып бетә.

Шул ук вакытта фанатлар егетләргә бик игътибарлы мөгамаләдә һәм кемдер аларны яисә аларның төркемен файдаланып акча эшләргә теләсә, алар “Кара исемлеккә” кертелә.

Мин к-поп артистларның күбесен яратам һәм хөрмәт итәм, ләкин BTS хәзер аерым бер бренд булды кебек. Алар к-поп чикләренә генә сыймый. Соңгы елларда BTSка карата кызыксынуның артуы, бөтен дөньяда корея мәдәнияте үзәкләре ачылуга китерде. Корея телен өйрәнү программалары барлыкка килде. BTS компаниясе һәм корея милли университеты белән бергә уку программасн да эшләп чыгарган. Әлеге төркемне фильм һәм сериалларда искә алалар. Ничек кенә булмасын, төркем ярәмендә күпләр корея иле һәм аның мәднияте турында белделәр.

 

Ольга, 18 яшь

– BTS турында ничек белдең?

– Үземә кызыклы тоелган җырны плейлистыма керттем, ә ул к-поп булып чыкты. Аннары BTS клибын карадым да кереп киттем…

– BTS синең өчен ни дигәнне аңлата?

– Тынычлык һәм ярдәм.

– «K-pop» жанры турында сөйлә әле?

– Бу музыканың бик зур юнәлеше. Кореянең поп-музыкасы соңгы елларда бөтен дөньяда популяр. Күпләргә таныш булган PSY да, беләсегез килсә, к-поп. Көчле һәм якты клиплар, искитмәле биюләр һәм күңелле шоу.

– «Арми» турында фикерең?

– Кан буенча ук булмаса да, рух буенча туганнар.

Керү бусагасы

– К-поп индустриядә музыка төрледән-төрле, һәр кеше үз теләгәнен таба ала. Монда рок та, поп та,  rnb да, рэп та һәм башкалар да бар. Берләшмәгә керү тагы да җайлырак. Ру-кпоперлар барысы да тәтиләр, һәм нигездә, һәрчак булышырга әзерләр.

Йогынты турында

– Мәдәнияткә йогынты бик зур. BTS – Корея президентының яраткан төркеме, Америкада да уңышларга ирешәләр. BTSның бүләкләре дә күп, греммидә ике номинациясе бар. ООНда Намджун (лидер) аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Аларны мәдәни вәкил итеп билгеләделәр. Җырларында фикерләр, подтекстлар күп. Минем үземне дә бу җырлар начар халәтләрдән чыгардылар.


Саин, 19 яшь

– BTS турында каян белдең?

Миңа дустым тыңларга бирде, шуннан кызыксындым.

– Син «Арми»мы?
Мин үземне беркем дип тә атамыйм, мин панк та, рокер да, хәтта, алар турында бик күп белсәм дә «Арми» да түгел. «Арми» арасында дуларым байтак.

– Синең өчен BTS...

– Бары тик яхшы, күңелле төркем.

Жанр буларак k-popны күзәтеп барам. Поп-мәдәнияты һәм музыкада бу бик зур өлкә.

Керү бусагасы

– Әлеге музыканы тыңлау рәхәт, истә калдыру җиңел. Аны ‘catchy’ дип атап була, минем колакка ятып кала.

Йогынтысы турында

– К-поп тыңлап мин тулысынча үзгәрмәдем, ләкин бу жанр минем тормышка карашыма, эрудициягә һәм белемемә зур йогынты ясады.
Мин бу жанрны һәм BTS төркемен башкаларга да тыңларга киңәш итәр идем.  

 

Сөләйман Гусейнов 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев