Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛ ҖӘРӘХӘТЛӘРЕ: ТАБУ → АҢЛАУ → ҖИБӘРҮ

Ике мөһим дисклеймер:

1. Минем психологик белемем юк, һәм язганнарым, нәтиҗәләрем – бары минем тәҗрибә генә;

2. Җәрәхәт (травма) – бик субъектив әйбер. Кечкенә чакта кемнеңдер безне почмакка бастыруы, кул күтәрүе генә түгел, ә дәшмәве, кочакламавы да күңелдә җәрәхәт булып калырга мөмкин.

Җәрәхәт № 5643:

Берзаман үземдә аерым төр кешеләргә карата тискәре караш, кабул итә алмау тоя башладым. Андый кешене гадиләштереп, «не такой», «не такая» диләр. Ул үзенең социаль челтәрләрендә еш кына шул фикерне кабатлый – мин сезгә охшамаган, мине аңлавы авыр, йә Ходаем, «какая же я особенная!»

«Фу» – минем реакция шундыйрак иде. Кышын туңдырма ашарга яратуың, Гарри Поттерны карамавың, Казанны яратмавыңнан чыгып кына син үзеңне уникаль дисең? Кыскасы, нык «триггерило» бу мине. Әмма төбенә төштем мин ул реакциянең. Ул сүзләр минем түгел, ә башка берәүнең тавышы белән һәм минем үземә карата яңгырый икән.

Яшүсмерлек чорында мин гашыйк булып йөргән берәү миңа бик еш бер фикерне кабатлый иде: «Вот син үзеңне гел необычная итеп күрсәтергә телисең инде». Хәзер искә төшерәм – сыйныфташлар белән чагыштырганда, мин чыннан да, үзгәрәк идем бит инде. Дөресрәге, минем хыялыйлык, иҗатка тартылуым башкалар өчен «сәерлек» дип билгеләнеп килгән. Әмма минем шигырь язуым да, кар яуганда фонарь астында ятып карлар арасында «йөзүем» дә махсус рәвештә, «не такая» булып күренер өчен түгел, ә шулай эшлисе килгәнгә, күңел кушканга иде бит. Әмма йөрәгемә якын кешенең миңа «син кыланасың» дигән фикерне сеңдерүе ахыр чиктә үземнең үзгәлекне кабул итмәүгә, «юк инде, шигырь генә ич ул, нәрсәсе бар инде аның»га әйләнеп калган. Һәм ул җәрәхәт озак еллар буе башкаларның үзләрен «не такой» итеп күрсәтергә курыкмауларына бәрелеп мине селкетергә теләгән – «Гүзәл, кара бу кешеләргә, үз борчуыңны аларга проекциялә һәм чиш мине!» Һәм чиштем дә.

Җәрәхәт № 23:

Кайчак фатирга кайткач, озаклап карап торам, чистамы монда, юкмы ? Кем өчендер бу көлке тоелырга мөмкин, әмма мин, чыннан да, чисталыкны объектив бәяли алмыйм. Кунакка берәрсен алып килсәм: «Ачуланма инде миндәге бардакка», – дип гел акланасы килә, әмма тыелам. Тыелам, чөнки башымны эшләтеп, яхшы итеп карагач – чиста идән, пөхтә урын-җир һәм ялтырап торган газ плитәсе күрәм. Мондый чакларда, чыннан да, башны эшләтергә туры килә, чөнки эчтәге тавыш гел бәйләнергә сәбәп эзләргә тотына, ә эзләгән таба инде ул. Эчтәге тавыш бу юлы да үземнеке түгел, мин аны гел белә идем. Шул рәвешле «мин бардакта яшим шикелле», «фатир хуҗасы килеп күрсә моңа һәм тегеңә бәйләнер инде» ише уйлар белән үземне кимерүемнең сәбәбе –балачакта.

Кечкенәдән үк олыларның мин нидер эшләгәндә (идән юганда, чүп утаганда һ.б.) еш канәгатьсезлек күрсәтеп килүләренең нәтиҗәсе бу – мин үз кулым белән эшләгән әйберләргә объектив карый алмыйм. Менә мин киемнәрне болай төреп куйдым – ул чиста-пөхтәме? Менә ишек төбендә чүп пакетын калдырдым – бу дөресме? Нәни Гүзәлгә беркем дә эзлекле, бер-берсенә каршы килмәгән тәнкыйть, мактау сүзләре әйтмәгәнлектән, мин хәзер үзем ни эшләсәм дә, бу дөресме икән, дип карыйм һәм бәяли алмыйм. Кечкенә Гүзәл белә: аны болай төрелгән кием өчен дә, тегеләй төрелгән кием өчен дә орыша алалар, шуңа күрә ул алдан ук борчыла башлый, ә олылар күрмәгәндә, киемнәрен бөтенләй төреп тормый.

Анти-җәрәхәт № 34:

Матур мисаллар да миллион, уйласаң! Менә мәсәлән, мин үземнең тышкы кыяфәтемә бәйле беркайчан да артык борчылмый идем. Ягъни, әйе, минем бит тиресе ялт иткән чиста түгел, күз төпләрем – кара, фигурам да, стандартлар белән чагыштырсаң, әллә ни ис китәрлек түгел. Тырышып эзләсәң, монда борчылырлык, канәгатьсезлек белдерерлек әйберләр муеннан – рәхәтләнеп изалан, башкалар белән чагыштыр, үзеңне ким той. Ә юк! Үземне матур түгел дип әйтүне күз алдына да китерә алмыйм мин, киресенчә, кайчак көзге яныннан китә алмый боргаланып йөрим. Ни өченме? Әбигә рәхмәт! Кечкенәдән үк, ни генә кисәм дә, әбинең телендә бер сүз иде: «Сылу кешегә солы капчыгы киертсәң дә килешә!» Кыз кешегә сабый чагыннан ук көн саен диярлек шул сүзләрне кабатласыннар да, ничек үзеңне ким тоясың ди инде – гап-гади, әмма чын тылсым бу минем өчен.

Теги: психология үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев