КАЗАНЛЫЛАР ТУРЫНДА 4 ЯЛГАН ФАКТ

Татарстанга, аеруча Казанга килгәндә, туристлар (өстәвенә әле алар Казан белән начар таныш булсалар), Казан, татарлар турында үзләренең әкияти күзаллаулар коллекциясен туплап киләләр. Шуларның 4се белән танышыйк. 

БАРЛЫК ИРЛӘР ДӘ ТҮБӘТӘЙДӘН, Ә ХАТЫН-КЫЗЛАР ЯУЛЫКТАН ЙӨРИ

Килешәсездер, берәр шәһәр, илдә турист буларак йөргәндә, безнең барыбызның да бу җирдә яшәгән халыкның мәдәниятенә, яшәү рәвешенә баш-аягыбыз белән чумасы килә. Хәтта ул мәдәният дигәне күпчелек туристлар өчен күргәзмә рәвешендә генә калса да. Казан туристлары белән дә нәкъ шул ук хәл. Алар, Казан халкы белән бер дулкында булырмын дип,з иң беренче эш итеп түбәтәй алып куялар, ә аннары… чынбарлык белән бәрелешәләр: казанлыларның күбесе Ауропача киенә, түбәтәйне, күрсәң дә, бер ике кешедә генә күрерсең. Һәм туристка яңа сатып алган яшел ялтыравыклы түбәтәенә күз яшьләрен түгәргә генә кала.

КАЗАНЛЫЛАР ҺӘР КӨН ЧӘКЧӘК БЕЛӘН ЧӘЙ ЭЧӘ

Туристлар фикеренчә, казанлылар көненә әллә ничә тапкыр чәкчәк  белән чәй эчәләр. Монда дөреслек юк түгел, һәм туристка чәкчәк турында белгәне өчен 5 балл куярга була, ә менә татар тәм-томнары чәк-чәккә генә кайтып кала дип уйлавы өчен минус ун балл! Чөнки чәк-чәк кенә түгел бит инде, карале, гөбәдия дә бар бит!

КАЗАНЛЫЛАР ГАРӘП ТЕЛЕН ЯХШЫ БЕЛӘ, Ә РУС ТЕЛЕН – ЮК

Монысы безнең өчен бөтенләй көлке сыман инде! Тик туристларның болай уйларга җирлеге юк түгел: Казандагы мәчетләрнең күплеген, Бауман урамы башында гарәп язулы сәгатьне күрү туристта шундый ялгыш фикер формалаштыра. Шуңа күрә дә алар тиз генә онлайн-тәрҗемәче ачалар. Ә аннары рус сөйләмен ишетеп, җиңел сулап ябып та куялар. (Эх, менә шәп булыр иде, туристларның шул күзаллаулары чынбарлыкка күчсә!)

КАЗАНЛЫЛАР ТАТАР ҖЫРЛАРЫН ГЫНА ТЫҢЛЫЙЛАР

О, монысы тагы да шәп! Тукай метро станциясенә төшкәндә кала торган дисклар кибеттән яңгыраучы татар җырлары гына күз алдында тотылмый монда. Тәүлек әйләнәсе безнең колакчыннарда татар җырлары гына яңгырый дип уйлыйлар икән алар. Хм… Ә монысын инде миф дип кенә әйтә торган түгел, чөнки татар эстарадасы артистларын ничек үлә-бетә тыңлауларын, концертларына ябырылып йөрүләрен барыбыз да күреп тора бит ?

 

, Татарстанга, аеруча Казанга килгәндә, туристлар (өстәвенә әле алар Казан белән начар таныш булсалар), Казан, татарлар турында үзләренең әкияти күзаллаулар коллекциясен туплап киләләр. Шуларның 4се белән танышыйк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2478
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2315
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1962
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019