Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНЛЫЛАР «ОДИН НА МИЛЛИОН» МОТИВАЦИОН ФИЛЬМЫН ҮЗ КҮЗЛӘРЕ БЕЛӘН КҮРДЕЛӘР!

2 һәм 3 октябрь көнне Казанда «Каро» кинотеатрында Таҗикистан режиссеры Мөхеддин Мөзәфәрнең  «Один на миллион» фильмының премьерасы булды. Танылган бизнес-тренер, миллионер, психология фәннәре докторы Саидмурад Давлатов биографиясенә нигезләнгән фильмны карар өчен, Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән тулы бер зал җыелды.

Фильмның эчтәлегенә килгәндә, биредә төп геройның гади авыл малаеннан миллионерга кадәр үсеп җитү юлы күрсәтелә. Нинди генә авырлыклар очрамый Саидмурадка: әтисенең иртә китүе, укырга керә алмавы, Россиядә эшкә урнашырга мөмкинлек бирмәүләре, башка кешеләр аркасында зур бурычларга батуы. Фильмда бу авырлыкларны үтү юлы, төп геройның сынмавы күрсәтелә. Кино турында үз фикерләре, кайбер серләре турында аның төп герое һәм баш режиссёр уртаклаштылар:

Саидмурад Давлатов:

– «Один на миллион»ны төшерер алдыннан үзебезгә максат билгеләдек – фильм тәрбияви һәм файдалы булырга тиеш. Шулай ук, шушы кино аша без кешеләрдә башка милләткә карата начар карашларны бетерү, халыкара дуслык булдыруны да күз алдында тоттык. Кайчандыр минем кебек авыр хәлгә эләккән, дөнья ямен югалткан кешеләргә этәргеч бирә алырлык, мотивация булган фильм төшерәсе килде. Андый кешеләргә нинди генә авырлыклар эләксә дә, алардан чыгу юлы бар, синең кырыеңда барыбер яхшы кешеләр булачак, тырышсаң синең бар да килеп чыгачак дигән сүзләрне җиткерәсе килде!

Режиссер Мөхеддин Мөзафар:

– «Один на миллион» минем иң зур проектларымның берсе. Төшерүгә әзерләнү өчен аеруча күп вакыт китте. Төп геройны төрле чорларда чагылдырыр өчен бик күп актёрларны карарга туры килде. Безгә аларның төп герой белән максималь рәвештә охшашлыгы кирәк иде. Саидмурадның бала чагын уйный торган егетне съемкаларга ярты ел алдан әзерләдек, ә хәзерге вакыттагы чорга туры килерлек актер таба алмагач, Саидмурадны үзен төшерегә булдык, һәм бу безнеңчә бик уңышлы булды!

Фильм, күбесенчә, бизнес белән теге яисә бу дәрәҗәдә бәйле кешеләр өчен якын булыр. Аның терминологиясендә «акча, бурыч, компания, тренинг, үсеш, бизнес» кебек сүзләрне күбрәк ишетергә туры килә. Кемгәдер аның бу ягы ошамаска мөмкин. Чөнки аларның шулкадәр күп булуы фильмның төп эчтәлегеннән бераз читкә этәрергә мөмкин.

Шулай да фильмны карарга кирәк! Биредә бизнес идеясе генә түгел, ә башка илләрдән Россиягә эшләргә килүчеләргә карата мөнәсәбәт, авырлыклардан чыгу юлы, ананың баласы үсешендә роле ачыклана. Аңа бәя бирер өчен аны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Фильм тәмаланганнан соң залда күпләрнең күз яшьләрен сөртүләре күренде. Димәк, ул, чыннан да, кеше күңеленә тәэсир ясардай булып чыккан.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова «Один на миллион»ны Татарстанда узучы төрле фестивальләрдә катнашырга өндәде һәи фильм прокатта уңышлы барачак, дигән фикерен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев