Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН КЫЗЫ НЬЮ-ЙОРКТА АРХИТЕКТОРЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАГАН

Нью-Йоркта уздырылган бәйгедә 500 кешедән иң яхшысы булу – Кемгәдер бу төшенә дә кермәгән хыял булса, Анна Будникова өчен – реаль чынбарлык. Моның шулай икәнлеген кулындагы статуэткасы да дәлилләп тора. Казан кызы архитектура өлкәсендә “Biodesign Challenge” халыкара премиясен яулаган.

Әлеге премия глобаль проблемаларны тикшергән студентларга булышлык йөзеннән булдырылган. Быел анда дөньяның 36 университеты студенты катнашкан. Анна үзе Казанның Нокса елгасы буендагы участокта туфракның җимерелеп төшү (карстовый провал) проблемасын тикшергән.

Анна, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлагач, Мәскәүдә эшли. Бераздан Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенә Татарстан Президенты гранты ярдәмендә тагын укырга керә. Моның өчен ул язмышына бик рәхмәтле. Казаннан китеп, Россия башкаласына юл тотса да, туган шәһәре өчен файдалы эш эшлисе килгән аның.

– Анна, бу сезнең халыкара конкурсларда беренче генә катнашуыгыз түгел бит. Әлеге процесс хәзер җиңел биреләдер?

– Гадәттә, мин ике типтагы конкурсларда катнашам. Берсе – онлайн-гариза җибәрә торган бәйгеләр. Бу вакытны да янга калдыра, анда мин җиренә җиткереп эшләнелгән хезмәтемне җибәрәм. Әлбәттә, һәр конкурс шартлары буенча барыбер күпмедер күләмдә хезмәтне төгәлләштерү, эшкәртү таләп ителә. Ә икенче типтагы конкурс – кешенең барып катнашуы таләп ителгән бәйгеләр, аларында азрак катнашам. “Biodesign Challenge” халыкара премиясе шундый иде. Мондый дәрәҗәдәге конкурста беренче тапкыр катнашуым.

– Бәйге дәвамында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

– Әлбәттә, эш процессы шактый хезмәт таләп итә. Мин моңа кадәр шушы эшем белән “Архитектурный образ России” Бөтенроссия конкурсында, шулай ук тагын бер халыкара бәйгедә катнаштым. Нью-Йоркта узган бәйгедә проектны якларга һәм сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Авырлыгы минем артык борчылуда иде.

– Нинди этаплар аша уздың?

– Гаризаны Югары икътисад мәктәбендәге фәнни җитәкчем Елена Митрофанова җибәрде. Документны хупладылар, грант бирделәр. Икенче этапта биотехнологияләр юнәлешендә лабораториябездән өч кеше катнашырга ризалашты. Аннары университет эчендә сайлап алу булды. Өчебез дә үз проектларыбызны якладык. Соңыннан мине шушы халыкара конкурста катнашырга тәкъдим иткәннәрен белдем. Көчемнән килгән бар нәрсәне эшләдем. Өченче этапта 36 финалист катнашты. Соңыннан, Нью-Йоркта тагын 9 финалистны сайлап алып, төп призга дәгъва кылучыларны билгеләделәр. Мин исә “Иң яхшы фәнни тикшеренү” номинациясендә лауреат булдым.

– Тикшеренү эше нәрсәгә багышланды?

– Гади тел белән әйткәндә, ул архитектура материалларының җимерелү проблемасын хәл итүгә багышлана. Бүген шәһәр мохитендәге материалларга кеше тарафыннан да, климат ягыннан да йогынты ясала. Мин җир өслегенең, туфракның җимерелеп төшүе проблемасына басым ясадым. Шулай ук архитектор буларак, дивар архитектурасы материалларына да игътибар бирдем. Сер түгел, алар еллар узу белән җимерелә. Мин әлеге материалларны яңадан тергезүгә басым ясадым. Материалларның, кеше йогынтысыннан кала, үз-үзләрен “дәвалый алу”ларын күзәтү миңа кызык иде.

– Эшегез нидән гыйбарәт иде?

– Хезмәтемдә, галимнәрнең соңгы тикшеренүләренә нигезләнеп, бактерия һәм гөмбә спораларын, архитектура материалын тергезү чарасы буларак кулландым. Хәзер бетон материалын тикшерәм. Чөнки бүген ул иң популяр төзелеш материалы булып санала. Тикшеренү эшемдә Казанга аеруча басым ясадым. Шәһәрдәге туфрак төрләрен карадым. Карст (җир кабыгында, аның өслегендә табигать һәм техноген процессларның, күренешләре җыелмасы) бик азларга таныш булса да, составы буенча ул бетонга охшаш. Без бактерия, гөмбә спораларының архитектура материаллары белән бәйләнешкә керүен тикшердек. Бу юнәлештә эшләгән университетларның хезмәтен карадык. Гөмбә спораларына басым ясавымның сәбәбе – аның киң таралуында. Без спораларның кирпечтә үзара ничек бәйләнешкә керүен күзәттек. Экстремаль шартлар, яктылык җитмәү гөмбә спораларының үсүенә комачаулый. Карст – туфрак материалы, анда туклыклы материаллар күбрәк. Теләсә нинди очракта грунт материалында пычкы чүбе, көл була, алар споралар үсүенә яхшы йогынты ясый ала. Минем тикшеренү барышында споралар исән калды. Шулай ук мин спораны су, балчыкта үстереп карадым. Нәтиҗәдә, шушы балчыкның ныклыгы җимерелми торган материал белән бертигез дәрәҗәдә иде.

– Шушы хезмәтне башкарганда нинди нәтиҗәгә килдегез?

– Мин споралар ярдәмендә бөтен төр йөкләмәгә чыдам булган, экстремаль шартларда да тернәкләнә алган материал булдырдым. Спораларны материалга сылаганда, аларны өч атна дәвамында шулай тотарга кирәк. Соңыннан алар теләсә нинди шартларда үз-үзен дәвалый, архитектура материалын терәнәкләндерә ала. Моның өчен дымлылык дәрәҗәсе 80 проценттан артыграк булырга тиеш.

– Проект тормышка ашырылачакмы?

– Тикшеренүне, әлбәттә, тест аша уздырырга кирәк. Чөнки аңа климат карст төрләре дә йогынты ясый. Споралар материалга дрон яки роботлаштырылган машина ярдәмендә сыланылырга тиеш. Һәм, иң мөһиме, споралар үссен өчен аларны өч атна дәвамында яхшы шартларда тотарга кирәк.



– Бу премиягә ия булу сезгә ни бирде?

– Әлбәттә, шәхес һәм профессиональ яктан үсү мөмкинлеген арттыра. Мин аспирантурага керергә дә җыенам. Бу портфолио һәм резюме өчен дә бик мөһим. Патент булдырасым, яки инновацион проектлар буенча берәр фирма ачасым килә. Ирешкән нәтиҗәләрем ярдәмендә каршылыкларны җиңеп чыгарга телим.

– Сез “Киләчәк шәһәр прототипларын ясау” магистрлык программасында укыйсыз. Архитектура ягыннан караганда, киләчәк шәһәре нинди ул?

– Без, чыннан да, реаль прототиплар ясыйбыз. Мисал өчен, мин һавадан су булдырырга ярдәм итә торган фасад проектын ясадым. Бу планетадагы су ресурсларының кимүе проблемасын хәл итәргә булыша. Ул америкалыларны да кызыксындырды, аның белән берничә премиягә ия булдым. Без ясаган проектлар технологик яктан югары. Проектлар йә мәгълүмати як, йә физик форма (интерьер, фасад) белән бәйле. Биотехнологияләр – киләчәк юнәлеше. Кызганыч, Россиядә әле ул бүген киң кулланылмый. Шушы премияләр ярдәмендә киләчәк шәһәренең хыялдагы әйбер түгел икәнлеген дәлилләргә телибез.

– Россия проекты халыкара аренада уңышка ирешсен өчен нәрсә кирәк?

– Россиягә хас булмаган, инновацион рәвештә фикерләү, халыкара конкурсларда даими катнашу, башка проектларны күзәтеп бару, халыкара экспертлар белән аралашу... Иң мөһиме – бер урында утырмау, гел хәрәкәттә булу.
Уңышлары:



  • 2018 Award of excellence, “Перспективадагы архитектура”, АКШ, Award of excellence премиясенә ия була



  • 2018 Laka competition: Architecture that react, Польша, публикация өчен иҗади эше сайлап алына



  • 2018, “Климатик үсеш лидерлары”, Мәскәү, “Гидроматерия” проекты өчен 3нче урын ала



  • 2017, WAF Бөтендөнья архитектуры фестивале, финалист дипломына ия (Берлинда, Лондонда эшләре тәкъдим ителә)



  • 2016 ел, 1нче урын, Krob Architectural Drawing Contest, АКШ, җиңүче дипломына ия (Далласта күргәзмәсе оештырыла)



  • 2016 ел, 1нче урын, D3 Natural Systems Competition, АКШ, “Гидрологик кластер” проекты җиңүчесе (Нью-Йоркта күргәзмәсе дә оештырыла)



  • 2015 ел, “Архитектурный образ России”, Мәскәү, Клиника-инновация үзәге проекты, яңа технологияләр буенча 1нче урын (Германиядә стажировка уза)



  • 2012 ел, В. Татлин исемендәге Бөтенроссия арх-Олимпиадасында җиңү, сигез номинациядә беренче урын яулый



  • 2012 ел, “Татарстанның сәләтле яшьләре” премиясе лауреаты, алтын статуэткага ия була.







Вузны тәмамлаганннан соң Анна архитектор-практик буларак эшләргә тели. Ләкин гадәти архитектура фирмасында түгел, чөнки алар мондый фәнни тикшеренүләргә скептик рәвештә карый икән. Студент шулай ук докторлык диссертациясен дә якларга тели.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар геройның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев