Логотип Идель
Бу – тема!

КАТЛАУЛЫ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШЫРГА?

Вакыт-вакыт безгә үзебездә дискомфорт тудыручы кешеләр белән аралашырга туры килә. Дус, хезмәттәш, бертуган – теләсә кем шундый кеше булып чыгарга мөмкин. Мондый кеше белән аралашу барышында стресска бирешмәс һәм аның начар кәефен үзеңә йоктырмас өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Акланма һәм агрессия белән җавап кайтарма

Аклану һәм бәхәсләшү – вакытны әрәм итү. Әлбәттә, кемдер нахакка гаепләсә, эмоцияләрне тыеп калу бик кыен, тик кеше кызган чакта, аңа ни дә булса аңлатырга тырышуның мәгънәсе булмаячак. Тыныч тавыш белән сөйләш, кулларыңны артык селтәмә. Әйтәсе сүзеңне каршыгыздагы кеше сөйләп бетергәч кенә әйт, бүлдермә.

Чикләр куй

Әгәр әңгәмәдәшең турыдан-туры агрессиягә, кимсетүгә күчә икән, шәхси чикләрне билгеләп кую мөһим, тыныч тавыш белән: «минем белән бу тонда сөйләшмә», яисә шундыйрак башка җөмлә әйт.

Тынычландырырга тырышма

Бу әңгәмәдәшеңнең ачуын тагын да арттырырга мөмкин. Моның урынына ул кешедән кәефсезлегенең, усаллыгының сәбәбен төгәл итеп аңлатуын сора һәм аны тыңларга әзер булуыңны әйт.

Әңгәмәдәшеңнең ситуациясен күз алдына китереп кара

Без барыбыз да нинди дә булса кыенлыклар белән очрашабыз. Әгәр әңгәмәдәшеңнең ни өчен үзен шулай тотуын аңларга тырышып карасаң, синең бу ситуациягә мөнәсәбәтең ул кадәр үк эмоциональ булмаячак. Чөнки эмпатия кичергәндә, борчылу һәм стресс кими төшә.

Аралашма

Тик ни кызганыч, иң яхшы һәм нәтиҗәле чара – бөтенләй аралашмау. Сүз якын кеше турында бармаган очракта, бу бердәнбер дөрес юл булачак. Син үзеңнең кәефеңне төшерә, стресс кичерергә мәҗбүр итә торган аралашуга түзеп торырга тиеш түгел, аеруча, ул кеше сиңа кадерле булмаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев