Логотип Идель
Бу – тема!

КАШ ЯСЫЙМ, ДИП, КҮЗ ЧЫГАРМА!

Эх, без, кызлар, көзге каршында басып торырга яратабыз да соң! Каядыр барырга кирәк булмаса, сәгатьләр буе бөтерелер идек, билләһи! Әнә, Британия галимнәре хатын-кызларның шундый сәләтенә шаккатып, тикшеренү дә уздырган. Алар әйтүенчә, хатын-кыз макияжга елына 91 сәгать (!) вакытын әрәм итә икән. Менә сиңа мә! Тик матурлык артыннан куып, артык мавыгып китүең бар. Болай булса, табигать биргән матурлыгыңнан да коры калуың бар. Әйе, дөрес аңладың, бүген матурлык серләре турында сөйләшәбез.

Лилия Хөснетдинова, косметолог-эстетист:

Бит тиресе


– Яшүсмер чакта әти-әниләре кызларны һәм егетләрне косметологка алып килсә, бик яхшы. Чөнки вакытында каралмаган тиредә эзләр, постакне калырга мөмкин. Кайвакыт косметолог дерматолог, эндокринологка җибәрә ала. Яшүсмерләрдә бит тиресе май бизләре бик актив эшли, чөнки кызлар гормональ яктан үзгәрә. Биттә бетчәләр булса, косметологлар биткә чистарту ясамый, чөнки азындырып кына җибәрә. Әгәр бит проблемалы икән, кыз теләсә, битне чистартырга чакырабыз. Аны 14 яшьтән башларга мөмкин. Тик бу мәҗбүри процедура түгел. Ул “поры”ларны майдан чистарта. Бу процедура белән артыгын мавыкма, чөнки ул тиренең өске өлешен алып ата. Мин яшүсмерләргә, гадәттә, механик чистарту ысулын кулланам, ә ультратавышлысы битләре нормаль һәм коры булган кызларга гына ярый.

1. Даруханәдә яшүсмерләр өчен махсус косметик чаралар бар. «Себорегулирующий» дип язылганын (мусс, пенка, гель) ал. Ул май бизләрен тынычландыра.

2. Тоник турында онытма. Составында спирт булмасын.

3. Проблемалы тире булса, «проблемалы тире өчен» дигәнне, майлы тире булса, «майлы тире өчен» дигән чаралар ал. Ягъни косметик чара бит тиресенә төренә туры килсен. Алар составындагы матдәләр һәр проблеманы үзенчә чишә.

4. Сабын (аеруча дегет кушылганы) белән битне юма! Аны куллансаң, май бизләре тагын да күбрәк май эшкәртеп чыгара башлый.

5. Иртә-кич битне яхшылап ю.

Туклануга игътибар ит.
Тормыштан мисал: Минем кызыма – 15, малаема – 12 яшь. Битләрен теләсә нәрсә белән юдыртмыйм: аерым косметикалары бар. Ашауларын карыйм, суны күп эчәргә кушам. Иртә белән яхшылап тукланырга, яшелчә, җиләк-җимеш ашарга кирәк. Акне булган яшүсмергә сөт ризыкларыннан баш тартырга кушалар. Анда ашарга ярамый торган компонентлар бар.






Бит тиресенең нинди икәнен ничек беләбез?


⇒ иртә белән битне юабыз
⇒ 2-3 сәгатьтән биткә кәгазь салфетка куябыз, аннары аны карыйбыз
⇒ әгәр салфеткада маңгай, борын, ияк турысыннан май эзе калса, бу – катнаш (комбинированный) тире;
⇒ әгәр тап калмаса – коры тире;
⇒ әгәр бик аз гына булса – нормаль тире;
⇒ әгәр битнең күп өлешендә май эзе калса – майлы тире.







Яшь тирегә нәрсә сыларга?


Ярамый: тональ крем (соңыннан бит тагын да ямьсезләнә ала, бернинди тоналка да булышмас), пудра
Ярый: тоналка аның урынына даруханәдә киптерә торган, антибактериаль корректор куллан

Чәчкәйләрең бигрәк «матур»: ал, шәмәхә, зәңгәр


– Теләсә нинди буяу чәчне яндыра. Беренче вакытта бик матур ул, тик аннары чәчләр тере булмый. Җитмәсә, коела, тоныклана, очлары икелә. Ал, зәңгәр, шәмәхә төскә буятсаң, сәламәт чәч турында оныт!
Тормыштан мисал: Хәзер балаяж, амбре бик популяр. Кызым бер көнне чәчләрен йә кистерергә, йә буятырга телим, дип кайтты. Тик күпме үстергән шундый озын чәчен кистерергә жәл иде. Чәчтараштан белештем: тонирование ясатканда, составында куркыныч матдәләр булмаган буяулар бар икән. Алар яндырмый, тик төс кертеп җибәрә. Кызыма шундый буяу гына рөхсәт иттем. Аның каравы, чәчне озын килеш саклап калдык. Чәчләр өчен ботокс бик популяр. Ул ике төрле: химик (чәчне турылата торган) һәм майлардан торган (дәвалый). Аларны бутарга ярамый, икенчесен генә кулланырга кирәк. Чәчнең очларын кистереп торырга да онытма.


Гель-лаксыз тормыш бармы?


– Гель-лак та зыянлы. Лампа астына кулны тыкканда, ультрафиолет нуры кул тиресен киптерә, тырнак астын яндыра тирене тизрәк картайта. Тырнаксыз калырга, гөмбәчек эләктерергә мөмкинсең. Гель-лак ясаганда, тырнакның өске өлешен алып аталар. Хәзер бит гель-лак мәҗбүри түгел: тырнакларны чистартып, матур итеп буяу да җитә. Гель-лак белән бөтен тырнакларны үтерергә мөмкин. Бик мөһим чараларга һәм бары тик тәҗрибәле остада гына сирәк ясатырга ярый.

Эх, кара каш...


– Хәзер куе кашлар модада. Мин моңа аеруча шат. Хәзер хна белән буярга мөмкин, составында үләннәр генә. Тик яшүсмергә татуаж бөтенләй ярамый. Чөнки организм әле формалашып кына килә, гормоннар үсә. Ә бу вакытта татуаж ясатсаң, аның төсләре үзгәрергә яки гомерлеккә ямьсез булып калырга мөмкин.

Шугаринг


– Шугаринг шикәр ярдәмендә ясала. Тик составы табигый булса да, ул тиренең өске өлешен кырдырып ала, ул зыян күрә. Яшүсмер өчен бер дә файдалы түгел, чөнки тире болай да нәфис, ә ул бозыла. Иң яхшысы: традицион ысул – бритва куллану. Җитмәсә, шугаринг вакытында йон тире эченә үсә башлый. Шуннан бетчәләр, ялкынсыну барлыкка килә, май бизләре тагын да актив эшли. Организмдагы һәр нәрсәнең үз функциясе бар. Әгәр без шундый булып туган икән, димәк, алар кирәкле.






Өйдә битне чистартканда:


⇒ хлоргексидин белән чистарт


⇒ бетчәне сытма, әгәр сытылган икән, салицил кислотасына мамык манып, бетчә урынын яндыр, ләкин бөтен биткә дә бу кислотаны сыларга ярамый!


⇒ атнасына 1 тапкыр зәңгәр кызыл балчыктан (голубая глина) маска яса (битне корылата)


⇒ лосьон урынына ромашка чәчәкләрен кайнатып, мамыкны шул составка манып, көнгә 2-3 тапкыр биткә сөрт. Бу биттә ялкынсыну барлыкка китертми. Җәй көне бу катнашманы катырып, боз шакмаклар белән ышкысаң да була. Ул тиренең тонусын күтәрә


⇒ кызыл балчыктан соң, һичшиксез, битне дымландыр (майлы тире булса да), аннары бераздан кремны юып төшер, чиста бит белән йокларга ят







Биткә ботокс ясату


– Ботулин мимиканы алып ата. Кешенең бите ташка әйләнгән сыман була. Дөресен генә әйткәндә, егетләр эмоциональ кызларны ярата, шуны онытма:). Ботулинотерапияне олыларга ясасам да, яшүсмерләргә ясамыйм. Яшүсмерләрнең бу процедураны ясатуларына каршы! Иң яхшысы – башка табигый ысуллар белән көрәшсеннәр.

Билгеле әйтемдәгечә: матурлык дөньяны коткарыр, тик революцион ысулларны кулланмаганда гына! Табигатьтән бирелгән гүзәллекне бернигә дә алыштырмыйк.

Иң иначар бьюти-хата – кызның косметика ярдәмендә табигать биргән байлыкны матурайтып җибәрү урынына, яңа бит ясавы.
/Влад Лисовец/



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев