КАРА ПУЛАТ: АҺӘҢЛЕ, СОКЛАНДЫРГЫЧ ҺӘМ КЫЗГАНЫЧ
«Дөнья яна. Гомер яна. Кеше исеме янмый»
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан бу көннәрдә К.Тинчурин театрында «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Опера музыкасын талантлы композитор Эльмир Низамов, ә сүзләрен Ренат Харис иҗат иткән. Сюжет нигезенә Аксак Тимер сугышчыларының унике кызны яндыруы турындагы риваять салынган.
Беренче тапкыр «Кара пулат» операсын тамашачы җиде ел элек күргән булса, хәзер ул яңарып, башка артистлар составы белән кайткан. Шәхсән мин беренче тапкыр куелган опера белән яңартылган вариантын берничек тә чагыштыра алмыйм, чөнки баштагысын күрү мөмкинлегем булмады. Ләкин бу премьера көне җитүен зарыгып көттем. Һәм бу бер дә юкка түгел иде дип төгәл әйтә алам. Чөнки театр тамашачысына сәгать ярымга татар тарихы, музыкасы һәм әдәбияты тулы атмосферага эләгү бәхете татыды. Бөек Болгар дәүләтенә сәхнә аша гына күчү мөмкинлеге гел була әллә? Ул декорацияләре генә дә ни тора бит! Спектакль өчен Кара пулатның төгәл копиясен булдырганнар, ә ул бик зур, чын таштан эшләнгән сыман. Аерым игътибар артистларның костюмнарына бирелгәне дә күренде. Бигрәк тә Болгар кызларының күлмәк, бизәнгечләре тәфсилләп, ул чорның зәвыгын күрсәтеп эшләнгән.
Төп рольләрне башкарган Илүзә Хуҗина (хан кызы Нәргизә) белән Илгиз Мөхетдинов (Турыбатыр) тамашачыга көчле мәхәббәтне җиткерә алды. Вакыт-вакыт, үзең дә сизмәстән, сәхнәдәге күренешне күзәтеп, әлеге парга чын-чынлап сокланып яисә алар язмышы өчен куркып куясың. Барысы да яхшы гына барганда, Болгарга Аксак Тимер гаскәрләре бәреп керә һәм Хан кызын яулап алмакчы була. Кызларның кайсысы ханныкы икәнен ачыклар өчен, Карабатыр (Артур Исламов) аларны төрле сынауларга дучар итә. Болгар кызлары һәм явыз сугышчыларның биегән мизгелләре дә аерым игътибарга ия. Кызларның бию хәрәкәтләре салмак, нәзакәтле һәм туган илгә мәхәббәт белән тулы. Ә дошманнар исә дорфа, тиз хәрәкәтләнә, ямьсез итеп көлә, кылычларын уйнатып, Болгар дәүләтен куркуда тота. Хан кызы утта янмый дигәнне ишетеп, Карабатыр бөтен кызларны бергә җыеп, таш пулатта яндыра.Утка керер алдыннан кызларның җырлый-җырлый үз бизәнгеч, яулыкларын салулары, таш пулат янганда, аларны хәтерләтеп, ачынып, бертуктаусыз күктә акчарлаклар очуы, мөгаен, иң кульминацион мизгелләрдер.
«Кешеләрне аксөякләр һәм гадиләргә бүләргә ярамый. Үлем каршында барысы да тигез, шуңа күрә спектакльдә Хан кызы дуслары белән бергә яна. Әмма тормышын мәхәббәт һәм туган җир өчен биргән кыз мәңге хәтердә яши», – дип ассызыклый моны композитор Эльмир Низамов.
Опера төгәлләнгәч тә, тамашачылар басып, биш минут буе, кабат-кабат, артистларга алкышлады. Бу искиткеч премьерадан соң, тамашачының күп өлешен, ә бәлки, бөтен залны, бөек тарихыбыз өчен горурлык хисе берләштерүендә бер генә дә шигем юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев