Логотип Идель
Бу – тема!

КАМИЛЛА СОЛТАНОВА: «НАЧАР НӘТИҖӘ ҺӘРВАКЫТ АЛГА ЭТӘРӘ!»

2021 елның тренды белән, миңа калса, барлык яшүсмерләр дә таныштыр. Әйе, ул – сәйләннән ясалган бизәнгечләр. Төгәлрәк итеп әйткәндә, ул – беләзек, йөзек, муенса һәм чокер. Әлеге аксессуарларның төп үзенчәлекләре нидә? Аларны ясап сатудан күпме акча керә? Бу сорауларга җавапларны шушы язмада табарбыз. Киттек!

Сәйләннән ясалган аксессуарлар көннән-көн популярлык җыя бара. Аларның башка бизәнү әйберләре белән чагыштырганда өстенлеге – мондый эшләнмәләрнең җәйге һәм пляж образлары өчен идеаль туры килүе. Өстәвенә, алар кичке образны тагын да яктырак һәм кызыклырак итәчәк!

Сәйлән – ул пыяла яки башка материаллардан ясалган кечкенә генә үтәли тишелгән бөртекләр. Алардан муенсалар, беләзекләр һәм башка бизәнү әйберләре ясыйлар.

Сәйләннең барлыкка килү тарихы тамырлары белән ерак үткәнгә барып тоташа. Бу искиткеч материал үзенең декоратив сыйфатлары белән ерак заманнардан ук осталарның игътибарын җәлеп иткән. Хәтта сәйләннәр булганчы ук, кешеләр муеннарына матур ташчыклардан яки үлгән хайваннарның казык тешләреннән ясалган муенсалар тагып йөри торган булганнар. Мондый муенсалар беренче цивилизацияләр чорында ук актуаль булган. Аларны безнең борынгы бабаларыбыз  бизәнү әйберләре сыйфатында, һәм, шулай ук, үзләрен усал рухлардан саклау өчен кулланганнар. Шунысы кызык: безнең планетада яшәгән күп кенә халыкларның борынгы казылмаларында эшкәртелгән тишекле ташлар табылган!

Нәкъ менә сәйлән – нәфис, зәвыклы муенса һәм беләзекләр ясарга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, мондый аксессуарны мөстәкыйль рәвештә дә эшләп була, шуңа күрә ул уникаль дә булачак. Мондый муенсаларны җиңелчә җәйге күлмәкләр, челтәрле киемнәр һәм, әлбәттә, купальниклар белән кияргә кирәк.

Аларны ничек заманча һәм сыйфатлы итеп эшләргә соң? Бизәнгечләр белән шөгыльләнүче кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, Камилла Солтановага мөрәҗәгать итәргә булдым. Әйдәгез, сәйләннән бизәнгеч ясау серләре белән бергәләп танышыйк!

Исеме: Солтанова Камилла Айрат кызы

Туган көне: 02.04.2004

Укый: Халык сәнгате һөнәрләре техникумы, 2 курс

Инстаграм: @avokamo, @avo.kamo

– Мин балачактан ук үз кулларым белән нәрсәдер ясарга, үземне төрле юнәлешләрдә сынап карарга ярата идем. Бизәнү әйберләре булдыру белән мин күптән түгел генә шөгыльләнә башладым. Мода юнәлешләрен күзәтеп бардым һәм сәйләннән ясалган бизәнгечләрнең бик популяр булуын һәм үз позицияләрен озак вакыт югалтмауларын аңладым. Беренче чиратта, әлеге шөгыль – минем хобби. Ул миңа үз уйларымны, хыялларымны чынга ашырырга ярдәм итә. Сәнгать ял иттерә. Ә инде, керемгә килгәндә, әлеге кызыксынуым миңа җитди акча китерми. Ул материал һәм фурнитура сатып алуга гына җитә. Әмма бу юнәлештә үсеш алсаң, зур булмаган бизнес та ясарга мөмкин! Минем өчен, эш процессында иң авыры – бизәнү әйберләренең ышанычлы беркетелгәненә һәм әзер эшләнмәнең таркалмаячагына инану. Мондый эшләнмәләр яшүсмерләр һәм яшьләр арасында аеруча популяр.

Ясау техникасын интернеттан табып өйрәндем, әмма барыбер техниканы хаталар ярдәмендә камилләштерергә туры килә. Бер бизәнгеч ясауга, уртача, 30 минуттан 1 сәгатькә кадәр вакыт китә. Барысы да эшләнмәләрнең үзенчәлегенә һәм катлаулылыгына бәйле. Моның белән шөгыльләнүче кеше сабыр, игътибарлы, сәнгати зәвыкка ия булырга тиеш. Теләсә кайсы эштә азаккы нәтиҗә өчен җаваплылык тоя белергә кирәк! Моннан тыш, мин digital форматында, ягъни график планшетта рәсемнәр ясыйм. Шулай ук, фотога төшерергә, коллажлар ясарга, дизайн белән шөгыльләнергә яратам. Яраткан эшең белән мавыксаң, һәм ул сиңа рәхәтлек китерсә, минусларны бөтенләй сизмисең, чөнки начар нәтиҗә һәрвакыт алга этәрә!

Алсу КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев