Логотип Идель
Бу – тема!

КАМАЛ ТЕАТРЫ: 113 СЕЗОН

Зур сәхнәдә 4 премьера, кече сәхнәдә 3 яңа спектакль, фестивальләр, гастрольләр... Камал театры 113нче сезонында яңалыклар белән шаккаттырырга җыена.

Камал артистларының быелгы җәйге ялы артык озын булмый. 9 июльдә ялга чыгып, 20 августта эшкә чыга алар. Тик шуңа да карамастан, “Будь готов – всегда готов” принцибы белән яшәүче камаллылар инде җиң сызганып эшкә керешкән. 4-7 ноябрь көннәрендә сезонның тәүге премьерасы – Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романы буенча “Мәңгелек буран” спектакле. Аны Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә.

Ә былтыргы премьера – Сөмбел Гаффарованың “Килмешәк” әсәре буеенча куелган спектакль белән камаллылар декабрьдә Кытайга, 2019 елның апрелендә Венгриягә барырга җыена. Гыйнварда театр труппасын – Мәскәү, февральдә – Башкортостан шәһәренә гастрольләр дә көтә.

Чираттагы премьера – “Бию пәрие” – 2 пәрдәлек хереографик комедия. Әсәрне язган Илгиз Зәйниев аны үзе үк сәхнәләштерә. Биредә төп рольләрдә Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, шулай ук Артур Шәйдуллин, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Камал театрының башка урта буын артистларын күреп була. Хореографик спектакльдәге биюләрнең күбесен Сәлимә Әминова куйса, заманча биюләрне артистлар Казанның башка хорегорафы белән әле өйрәнүне дәвам итә икән. “Бию пәрие”нең премьерасы декабрь аенда көтелә. Драматург Мансур Гыйләҗев исә махсус камаллылар өчен “Исәнмесез!” пьесасын яза. Тиздән әлеге спектакль буенча да репетицияләр башланачак.



Яшь режиссер, былтыр Камал сәхнәсендә “Тормышмы бу?” спектаклен сәхнәләштергән Айдар Җәббаров кабаттан яңа әсәргә тотынган. Александр Володин әсәре буенча “Санаулы кичләр” (“Пять вечеров») постановкасы ул. Әлеге спектакльне бер шәһәрдә ике театрда куялар. Май аенда Качалов театрында “Пять вечеров” спектакленең премьерасы узган иде. “Мин шушы спектакльнең сәхнәгә куелышы билгеләнгәч кенә, аны Качалов театрында сәхнәләштергәннәрен белдем. Бер шәһәрдә ике театрда шул ук спектакльне кую шәп бит. Бездә аның тәрҗемәсен Резеда Гобәева башкарды. Сәхнәләштергәндә, аны татар тормышына яраклаштырырга телибез, геройларның исемнәре дә татарчалаштырылачак. Кеше тормышы, хисләре һәрчак актуаль, шуңа да әлеге әсәргә алынырга булдык”, – ди Айдар Җәббаров.

Ә театрның Кече сәхнәсендә яшь режиссерлар һәм драматурглар 3 спектакль куячак. “Яңа татар пьесасы” лабораториясе конкурсы дебютантлары Энҗе Гыйззатова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесалары Кече сәхнәдә куелачак. Яшь авторларның әсәрләрен Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә.

Ел саен декабрь аенда Камал театрында уздырыла торган “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивален уздыруны киләсе елдан Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына тапшырырга җыеналар. “Яшьләр театры Кариев исемен йөртә. Хәзер анда яшьләр проектларын алга чыгара торган яңа директор килде. Әгәр “Һөнәр” фестивале Кариев театрына күчсә, бу дөресрәк булыр иде.  Ә быел фестиваль 3-9 декабрь көннәрендә безнең театрда узачак”, – ди Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

ТАГЫН УКЫРГА:


ТеатрLife: КАМАЛ АРТИСТЛАРЫ ҖӘЯҮ ЙӨРИ ҺӘМ ЯШЕЛЧӘ АШЫЙ! /ФОТО, ВИДЕО/


КАМАЛ АРТИСТЛАРЫН НИНДИ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН ШАККАТЫРАЛАР? /ФОТО, ВИДЕОСЮЖЕТ/


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев