Логотип Идель
Бу – тема!

"КӨТЕЛМӘГӘН ҖӘЙ" КОНКУРСЫ - ТАВЫШ БИРҮ!

Эх, җиләкле җәйләрнең… дип җырлар вакыт та җитте, дуслар. “Ялкын” журналы, эссе көннәр булуына өметен җуеп, “Көтелмәгән җәй” дигән яңа бәйге игълан итеп кенә өлгерде - чын җәй дә килде. Үзе кояшлы, үзе эссе, көннәр аяз һәм бөркү - менә бит ул көтеп алган җәй! 

Урамда гына түгел, күңелдә дә җәй булу мөһим, дуслар! Безнең конкурсларда катнашып, үзен күрсәтүчеләр, бүләк отарга теләүчеләр моны яхшы белә. Әйдәгез, конкурсантларыбыз белән танышыйк. Аларның җәе ничек үтә - белик.

Ахырда иң ошаган фотоны җибәрүче өчен
тавыш бирергә онытмагыз!






АЗАЛИЯ КАРИМОВА

Азалиягә 8 яшь. 1 сыйныфны тәмамлаган. Күп кенә иҗади конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Девизы: тормыш -  мизгел, матурлык адым саен - күрә генә бел!

"Көтә белгәч, җәе дә килде, матурлыгы да күңелне иркәли", - ди ул.

Җәйнең иң эссе көнен сайлап, Тукай әкиятләрен искә төшереп, Түбән Кама шәһәренең Тукай паркыннан фотомизгелләрен җибәргән безгә Азалия.












АЙЗИЛӘ һәм ЛӘЙСӘН АБДРАХМАНОВАЛАР

"Камка-камка-камилә, канатың булса оч та кит! Өф-өф!"

Абдрахманова Айзиләгә - 8 яшь, Абдрахманова Ләйсәнгә - 6 яшь. Кызлар - Кайбычтан.










ДИНӘ ЙОСЫПОВА

Иң кечкенә конкурсантыбыз - Динә Рәдис кызы Йосыповага бары 1 яшь тә 5 ай гына. Ул Казаннан.

Фото берничә көн элек кенә балалар уен мәйданчыгында төшерелгән.

"Динә - безнең бик-бик яшь гимнасткабыз. Ул - булачак спортчы бит! Динә, син - "Лучше всех", - дип язган безгә кызның әнисе.






ЗИЛӘ САДЫКОВА

Зиләгә 8 яшь. Ул - Апастан.

"Җәйне көттем-көттем дә, чыгып киттем сәфәргә. Вәт монда җәй бу! Чыннан да “Көтелмәгән җәй” бу...

Күңелләрдә сүнмәсен җәй хисе,
Кайчан да, кайда да соң түгел
Җылы, кояшлы җәйдә булырга!", - дип яза безгә ул.

“Көтелмәгән җәй” конкурсына да Зилә үзенең җәйге сәяхәтеннән фото җибәргән.






АЙНАЗ МИННЕВӘЛИЕВ

Айназ - Балык Бистәсеннән.

"Каникуллар җитүен әллә кайчаннан бирле көтәм мин. Ниһаять, алар килеп тә җитте.

Җәй көне Камада коенырга яратам. Гел Сабантуй уеннарында катнашып, бүләкләр отам. Җиләккә барырга да яратам. Шулай җәйнең узуын сизми дә калам - тагын мәктәп вакыты җитә!"










АЛЬБИНА ФАТХЕТДИНОВА

"Ниһаять, җылы көннәр җитте! Балалар сөенечләрен кая куярга белмиләр. Бөтен җиһанга "Җә-ә-әй" дип кычкырасы килә!"






АЛИНӘ СӘМИТОВА

Көннәр җылыну белән,
Җиләккә килдек әле.
Апалар борылган арада,
Чиләктәге җиләкне
Корсакка салам әле.






АСИЛӘ ЗАКИРОВА

Асилә Казанның КФУ каршындагы 2нче татар гимназиясендә укый. Һәр җәен авылда Апас районы Кече Болгаер авылында дәү әнисе белән дәү әтисе янында уздыра ул. Бу җәй Асиләгә җиләкләре, салават күперләре, кичке учак ягулары белән истә калачак.


















Дуслар, ошаган фотолар өчен тавыш бирегез!


Тавыш бирү 30 июль көнне тәмам булачак.


[poll id="4"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев