Логотип Идель
Бу – тема!

К-ПОП ЧИРЕ – РӘХӘТ ЧИР!

Кореяның үзендә генә түгел, хәтта Европа, Америкада да танылып өлгергән к-поп төркемнәр турында, мөгаен, ишеткәнең бардыр инде. Бу өлкәдә зур уңышка ирешкән BTS төркемен исә белмәгән кеше юк. Шундый  нәтиҗәләрнең сере нидә икән?

                                                                 Дебют

«BangТan sonyeondan» – татарчага якынча – «Пуляга  бирешемәс егетләр», дип тәрҗемә ителә. Исеме җисеменә туры килеп тора дияр идем. Әлеге төркем   2010 нчы елда төзелә башласа да,  2-3 елга соңрак оешып бетә. 2013 елның 12  июнендә бантаннарның беренче «No More Dream»  дип исемләнгән дебют  җырлары дөнья күрә. Озакламый, 11 нче сентябрьдә кечкенә генә күләмдәге җырлар тупланган «O!RUL8,2?» альбомы чыга. Шунда ук аларга Gaonның топ-5 атналык чартына эләгү дә насыйп була. 

                                                               Мемберлар

Төркемдә – 7 мембер (әгъза).  Шуның 3се «хён лайн» (ягъни рэп юнәлеш), 4 се «макнэ лайн» (вокал юнәлеше). Төркемнең әйдәп баручысы –  Ким Нам Джун (Америкадагы фанатлары өчен ул – RM). Ким Сок Джин – төркемнең «ветераны», күпләргә «World Wide Handsome» исеме аша таныш. Мин Юн Ги – рэп юнәлешендә, күпләр аны Shugar тәхәллүсе белән хәтерли. Чон Хо Сок (өмет) – төркемнең якты кояшы, икенче  исеме – J-Hope. Пак Чи Мин – (дөге кабартмасы), фанатлары аны – Babay-J дип тә йөртәләр. Ким Тэ Хён (акыллы маллай), икенче исеме – V.Чон Чон Гук, күпләрне үзенә моңлы тавышы белән  җәлеп итә.

                                          Гиннессның  рекордлар китабы

Төркемнең ирешкән уңышлары күпләрне гаҗәпкә калдыра. Шушы сигез ел эчендә алар төрле урыннар яулап 100 җиңүгә лаек булды. 2015 елның маенда BTS музыкаль шоуда «I need You» җыры белән 1 урынга лаек була. Үзләренең беренче дэсаннарын (гран-при) да алар 2016 елның 19 ноябрендә «Melon Music Awards» премиясендә алалар. 2017 елда исә «Spring day» синглы «ел җыры» дип билгеләнә. Шулай ук, «DNA» җыры да 2019да барлык номинацияләрдә (ел артисты, ел җыры, ел альбомы...) җиңү яулый. Шуңа өстәп, BTS – «American Music Awards» премиясендә чыгыш ясаган беренче к-поп төркем дә әле. Гиннессның рекордлар китабында аларның 27 музыкаль рекорды теркәлгән. Менә шуларның берничәсе: «Dynamite» җыры – иң күп каралган музыкаль видео (хәзерге вакытта видеода – 933 млн карау). «Map of the Soul: 7» Көньяк Кореяда иң күп сатып алынган альбом булып тора. 2021 елның 21 маенда төркемнең Butter җыры берьюлы 5 рекорд куя!

BangTan Sonyeondan репертуарыннан син һичшиксез тыңларга тиешле җырлар:

* Dynamite                       

* Blood, Sweat, and Tears              

* Premission To Dance

* Boy With Luv                

* Life Goes On                               

* Black Swan

* DNA                               

* I Need U                                       

* ON

* Butter                             

* Spring Day                                  

* Make It Right

* Fake love                      

* The Truth Untold                         

* We Are Bulletproof the Eternal

* Faire                              

* Go Go                                          

* Save Me

Бу темага кереп киткәч, өстәп шуны да әйтәсем килә: күп кенә әти-әниләр –мондый музыкаль төркемнәр, аларның алсу, шәмәхә, зәңгәр төсле чәчләре, чуклы алкалары, муеннарындагы чылбырлар, чокерлар, бармакларындагы йөз төрле балдаклар – болар барысы да балаларга начар тәэсир итә, дип саный. Әти-әниләрне аңлап була инде анысы, алар бит балаларына бары тик яхшылык кына тели, тик, шулай да, төрле бойзд-бендларның, аерым артистларның, җырчыларның бу «кыланышлары» – бары тик образ гына. Алар бит әле шуның белән беррәттән мәдәният хезмәткәрләре, матур сәхнә үрнәге булып та торалар.

Әлбәттә, гел игътибар үзәгендә булгач, алар үзләрен карарга, артист формасын сакларга, компанияләренә буйсынырга тиешләр. Ә дөнья киң, дөнья иркен! Буялган чәчләрдән, бизәнгән йөзләрдән, татуировкалардан, муеннардагы чылбырлардан кала да илебезнең эчке сәясәтендә каралмаган проблемалар җитәрлек! Булмаган җирләрдән гаеп эзләп утыруның файдасы юк, яшьләрнең күңелләренә хуш килгән к-поп җырларны, рок, джаз, софт-рок, инди кебек башка жанрлардагы җырларны яратуларын да фаҗигагә әйләндерү мәҗбүри түгел. Кеше, үзе күзәтеп, кызыксынып карап барган шәхес, аның иҗаты тәэсирендә, үзендә билгеле бер сыйфатларны үстерергә, тышкы кыяфәтенә, киенү зәвыгына үзгәрешләр кертергә мөмкин, дип уйлый күпләр. Әйе, тик дөресен генә әйткәндә, BTS төркеменең яхшы яклары, яхшы йогынтылары да  бик күп. Алар тыңлаучының күңеленә үзләренең искитмәле, тормышчан җырлары белән үтеп керәләр, тыңлаучыга карата ихласлыклары, хөрмәт белән караулары, чиксез яратулары бер тугры фанатны да битараф калдырмый.     

«BangТan sonyeondan»  – ул үзе иксез-чиксез бер дөнья, алар синең кумирыңа гына түгел, төпле укытучыңа да әйләнә алалар, чөнки егетләрнең һәрбер әйткән сүзләре, фанатларына мөрәҗәгать итүләре, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашулары, биргән киңәшләре дә бик мәгънәле, аларны җыеп китап итеп бастырырлык. BTS – минем шәхси мотиваторым да! Аларны тыңлагач, нинди сикәлтәле юллар үтүен, максатларына ирешү өчен никадәр күп көч куюын күргәч, күңелдә горурлык хисе белән беррәттән соклану, үз дигәнеңә ирешү, тагын да үсү, иҗат итү, үз тарихыңны булдыру, якты киләчәгенне төзүгә омтылыш, өмет хисе туа. Фандомга мин әле күптән түгел генә килеп кушылдым, тик шушы вакыт аралыгында гына да алар мине бик күп нәрсәләргә өйрәттеләр:

1) Тормышыңда нинди генә киртәләргә, авыр очракларга юлыксаң да, бирешмә, нык бул, сабыр бул, юк-барга кайгырма, син булдырачаксың, бары тик бераз көтәргә туры киләчәк, иң якты йолдызлар да бит бары тик караңгы төндә генә чыгалар!

2) Укы, эшлә, үзеңне үстерү юнәлешендә шөгыльлән, үзең сайлаган өлкәләрдә тагын да үсәргә тырыш. Үзеңнән, үзеңнең тышкы кыфәтеңнән канәгать булырга өйрән, үзеңне юкка тиргәмә, син – иң матуры, син – иң гүзәле, иң чибәре, син барысына да лаек!

3) Әгәр дә әти-әниең син сайлаган юлны хупламый, кабул итә алмый икән, кайгырма. Айлар, еллар үтәр һәм синең иҗади мөмкинлекләрең тагын да ачылыр, син камилләшә генә барырсың һәм беркөн якыннарың синең белән горурланыр, бары ышан!

4) Үзеңне ярат, ярату теләген үстер, яхшы якларыңны гына түгел, барлык кимчелекләреңне дә кабул ит. Моны зур проблемага санама, үз тәнеңне, үз фигура-сыныңны да ярат. Диеталарга утырып, ач торып, ашказаныңны, организымыңны бимазалама, кимсетмә. Организмыңны тәмле ашлар, тәм-томнар, адекват физик күнекмәләр белән тәэмин итеп тор. Үзеңнең проблемаларыңны чишәргә ярдәм итәрдәй тирәлек булдыр.

Бу – мин алган дәресләрдәге мәгълүматның яртысы гына, ләкин уйлап карасаң, нинди алтын сүзләр бит!

Дустым, барлык мәгънәсез стереотипларны ташлап, кеше сүзенә колак салмыйча, кызык өчен генә булса да бантаннарның җырларын, клипларын карап кара әле, бәлки, нәкъ тә шул мизгелдән синең тормышыңда яхшы үзгәрешләр барлыкка килер. Әлеге язмам белән сиңа к-поп, BTS төркемен икенче яктан ачып бирә алган булсам, мин дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем!

Азалия САБИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев