Логотип Идель
Бу – тема!

«ӨЙГӘ КАЙТАСЫМНЫ БЕЛӘМ...»

Укытучыга ярдәмлек


Гадел Кутуй сугышта вакытта язган хатларында бу сүзләрне кат-кат кабатлый. Аны сугышта күргән кешеләр дә шакката торган була: адым саен – үлем, янәшәсендә көрәштәш иптәшләре бер-бер артлы кырыла, ә Кутуйга бернәрсә дә булмый. Әмма сугыш бетте, дигәндә генә, аның гомере немец ядрәсеннән түгел, ә кинәт кенә бәреп еккан авырудан өзелә. Әйе, ул өйгә кайта. Әмма үз аягы белән атлап түгел, ә язган әсәрләре рәвешендә...

Сагыну


(нәсер)


Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигьри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләребезнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин Карпат тауларына мендем, Финляндия күлләре янында ял иттем. Ләкин Эльбрус шикелле мәһабәт, Казбек шикелле гүзәл тауларны, үз илемдәге Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым. Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!

Мин чит авыллар һәм чит шәһәрләр аша узам. Җиңү мине Берлинга алып бара. Чит ил балалары миңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр сузалар, чит ил кызлары миңа җимешләр сузып елмаялар һәм ялваралар:

- Син безне үлемнән коткардың, инде кил, чибәр егет, кунак бул, бездә кал! – диләр.

Әмма мин елмая алмыйм, елмаюлары җылытмый. Мин юлымда дәвам итәм. Мин газиз илемне, аның ямьле бәйрәмнәрен сагынам. Гөнаһсыз балаларын күргәндәй булам.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм.

Иле ямьсез, суы тәмсез,
Өйгә кайтасым килә!—

дип җырлыйм мин.

Без мәйданга керәбез. Поляк яшләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән: «Сагынасыңмы?» - дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:

Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!






Гадел Кутуйның «Сагыну» нәсерен татар әдәбияты турында аз гына мәгълүматы булган һәркем белә. Мәктәп дәреслекләренең 5нче сыйныф программасына ук кергән әсәр ул. Әйдәгез, без аны Кутуйның тормышындагы биографик фактлар яктысында яңадан күздән кичерик әле...

Гадел Кутуй бу әсәсрен Польша җирендә, Берлинны алырга барганда, 1945 елда яза. Беренче тапкыр ул «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының 1946 елында, 1нче санда басылып чыга. Язучының сугыштан соң басылып чыккан барлык китапларына да кертелгән.

Әмма аңа, хыялланганча, Берлинны алуда катнашырга насыйп булмый. 1945 елның язында кинәт кенә сәламәтлеге начарланып китә, Сталинград өчен сугышларда катнашканда, ул, башка солдатлар белән бергә, атакага күтәрелергә сигнал көтеп, тәүлекләр буе карга  күмелеп ята торган була. Шул вакытта үпкәсенә салкын бәреп кала. Инде онытылган авыруы көчәеп китеп, үпкәсе ялкынсынып, Гадел Кутуй хәрби госпитальгә эләгә. 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеж шәһәрендә вафат була. Шундагы шәһәр зиратында җирләнә.

Нәрсә ул нәсер?


Нәсер – геройның киеренке, тирән шәхси хисләрен чагылдыра торган эмоциональ һәм, шигырь кебек, билгеле бер ритмга корылган кечкенә күләмле әдәби әсәр. Ул проза белән поэзия чигендә торучы жанр. Аерым бер интонациягә ия, хисләр агышына корылган була. Гадел Кутуйны татар әдәбиятының нәсер остасы, дип бәялиләр.



«Сагыну» нәсерендәге лирик геройны тасвирлаганда, Гадел Кутуй бу образга үзенең хис-кичерешләре белән беррәттән, көрәштәш дусларының да тойгы-кичерешләрен өсти. Шуңа күрә лирик геройны, гомумиләштереп, типик образ дип әйтә алабыз.  «Сагыну» әсәренең лирик герое – ул Ватанын һәм җир йөзендәге башка халыкларны фашизм изүеннән азат итүче совет солдаты, шул ук вакытта, үз халкының «чит җирләрдә йөргәндә дә туган илен газизрәк күрүче» тугры улы.

Югарыда әйткәнебезчә, нәсердә автобиографик башлангыч бик көчле. Шуңа да без Гадел Кутуйның сугышта үз күргән-кичкәннәренә тукталып, аның тормыш сәхифәләрен барлап узарга тиешбез. Шуның аша чорны, тарихи ситуацияне, әсәрнең нигезендә яткан конкрет детальләрне, аерым бер нюансларны да яхшырак аңларбыз.

Яхшы беләбез, әдәби иҗатның нигезендә чын тормыш ята. Ә тормыш вакыйгалардан, детальләрдән тора. Әнә шуларны күбрәк белгән, язучының биографиясе белән ул яшәгән чорны да әйбәтләбрәк өйрәнгән саен, әсәрне дә тирәнрәк аңларга мөмкин. Ә чорны өйрәнү өчен төп чыганак – язучының хатлары, көндәлекләре, аның турында башкалар язып калдырган истәлекләр, фактлар, документлар ул.





Галимә!


Мин үлемнән курыкмыйм. Мин аңа ияләштем инде. Сугышта ул бит кем булса да үләргә, һәлак булырга тиеш... Ләкин мин озак яшәргә һәм сине, балаларны күрмичә үлмәскә сүз бирдем, үз-үземә үлмим дидем – һәм язмыш мине гел саклап килә...


Гаделең.


24 апрель, 1943 ел.







«Кутуев активлык күрсәтә!»


Мин Гадел Кутуй белән беренче тапкыр 1942 елның декабрендә таныштым. Беркөнне шулай, бригада командиры белән бергәләп, сугышчылар утырып бара торган вагоннарны тикшереп йөргәндә мин бер вагондагы тәртипнең аеруча әйбәт булуына игътибар иттем. Бу вагондагы барлык солдатларның да сакал-мыегы кырылган, өс-башлары чиста һәм пөхтә иде. Утыз биш яшьләр чамасындагы чибәр генә бер кызыларммец вагондагылар белән политик әңгәмә үткәреп тора. Үзе болай форма буенча киенгән булса да, аның кадровый солдат түгел икәнлеген чамаларга була иде. Сугышлчылар аны игътибар белән тыңлап утыралар иде.

- Сезнең батареядә әңгәмә алып баручы кеше кем ул? – дип сорадым безне озата чыккан капитан Кожельниковтан.

- Рядовой Кутуев ул, - диде дивизион командиры урынбасары. – Зур белемле, культуралы иптәш. Көнбатыш фронтта сугышкан чакта үзен кыю һәм тәвәккәл итеп күрсәтте. Солдатлар арасында да авторитеты зур.

Тиздән үзе белән сөйләшергә дә җае чыкты.

- Фамилиямне сез инде беләсез, - диде ул бик ягымлы елмаеп. – Исемем – Гадел. Милләтем буенча татармын...

...Сталинград далаларында ачы җил уйный, төкерек төшмәслек каты салкын. Яңа елга каршы көн иде ул. Бригада сугышчыларының күңелләрен күтәреп җибәрү өчен нидер эшләргә кирәк.

- Иң элек солдатларны суыктан сакларга кирәк, - диде бригада командиры. - Аннары –хшылап ашатырга һәм кайнар чәй эчертергә. Барыгыз, үзегезнең частьларыгызга кайтыгыз да землянкалар казу эшен оештырыгыз!

Землянкалар әзер булганда сәгать кичке уннар җиткән иде инде. Ул землянкаларның өсләрен палаткалар белән каплап, эчләренә салам җәйгәнче тагын шактый вакыт үтте. Солдатлар сакал-мыекларын кырынган арада, поход казаннарында итле кәбестә ашы һәм карабодай боткасы да пешеп өлгерде. Котелоклар, кашыклар эшкә кереште. Яңа ел тууын белдереп Кремль курантлары суккан тавышны радиодан тыңлагач, без, бригада командиры белән икәүләп, землянкаларга кереп, сугышчыларны Яңа ел белән котлап йөрдек. Солдатларның кәефләре әйбәт иде. Землянка саен диярлек күңел ачалар: кайсында җырлыйлар, кайсында шигырь укыйлар яисә мәзәк сөйләшеп, көлешеп утыралар. Гадел Кутуйны да без шигырҗ укып торган чагында туры китердек. Русча укый иде ул. Шигыре бик әйбәт иде.

- Монда да Кутуев активлык күрсәтә! – дидем мин, землянкадан чыккач.

- Шулай булуы гаҗәп тә түгел, язучы икән бит ул! – диде командир.

Самсон Закладный истәлекләреннән (Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышы чорында хезмәт иткән бригаданың политбүлеге начальнигы).





«Берлинда очрашырбыз...»


Беренче Белоруссия фронты. 1944 елның 11 сентябренә каршы төндә безнең редакциягә Гадел Кутуй килеп төште. Безне язучы Гариф Галиев таныштырды. Кутуй бик тыйнак, төскә яшь чырайлы, кара озын чәчле, какча яңаклы; сипкелле сыман шат йөзендә сизелер-сизелмәс ниндидер бер саргылтлык бар. Аңарда һәр кешене үзенә тарта, әсир итә торган яшерен бер көч бар кебек. Шуңа күрә дә яңа коллективта ул үзен бик тиз танытты һәм берничә телдә чыга торган фронт газетасы редакциясенең күп милләтле хезмәткәрләре арасында зур ихтирам казанды.

Эшкә күчкәннең икенче көнендә үк, Кутуй, фронт газетасының махсус хәбәрчесе булып, алгы сызыкка китте. Ул солдатлар белән бер окопта яши, аларга шигырьләр сөйли, газеталар укый, солдатларга һәм командирларга иң якын кеше булып китә. Тыныч минутларда содатларга хат языша, һөҗүм вакытларында, автоматын алып, алгы сафта була.

...Безне Гаделнең ару-талуны белмәгән түземле эшчәнлеге сокландыра иде. Ул барысына да өлгерә. Мәкаләләре, очерклары, шигырҗләре, рус, татар, казакъ һәм үзбәк телләрендә чыга торган фронт газеталарында өзлексез басыла килде. Ул сугыш беткәч зур әсәрләр язу турында хыяллана иде. «Рөстәм маҗаралары»ның икенче, өченче кисәкләрен һәм совет солдатлары турында роман язу өчен материал туплый.

Гадел Кутуй Варшава һәм Одер өчен барган сугышларда солдатлар белән беррәттән катнашты, автоматын кулына алып, танкларга утырып, сугыш эченә керде. Колак төбеннән сызгырып үткән пуляларның, җирнең астын-өскә актарган бомбаларның ярчыклары үзенә тимәвенә гаҗәпсенеп, киләчәктә дә сау калачагына ышаныч белән сөйли иде ул.

Җиңү язы килде. Познань шәһәрендә идек. Берлин операциясе өчен зур хәзерлек бара. Кутуйга, сәламәтлеге начар булганлыктан, врачлар барырга рөхсәт итмәде. Берлинны алырга бара алмавын ул бик авыр кичерде.

Апрель урталарында госпитальгә керде. Мин килгәндә караватында мендәргә сөялеп утыра иде. Кәефе күтәрелеп китте, елмаеп җибәрде. Кулларымнан тоткан килеш, шатланып, нәрсәләр генә сорашмады! Бакчага чыктык, эскәмиягә утырдык. Көн аяз, җылы. Күктән төрле якка самолетлар үтеп тора…

Көн кичкә авышкач, урыннан тордык, ләкин Гадел бүлмәгә берүзе керә алмады. Ике кулын минем иң башларыма салды да, караватына кадәр күтәреп алып бардым. Тагын мендәренә сөялеп утырды; тагын кочаклаштык… Таш баскычка басу белән ниндидер көч мине туктатты һәм шул чакны Тукайның больницада төшкән рәсеме күз алдыма килеп басты. Ниндидер сизенү белән Гадел янына борылып кердем дә: «…Без Берлинда очрашырбыз, әүвәлгедәй кайнар чәйләр эчәрбез, без сине сагынабыз, көтәбез… Сине халкың, туган илең көтә…» - дидем.

Гадел 27 апрельдә автоматын ала (ул аны газета исеменнән командировкаларга чыкканда да калдырмый иде) да, үтеп баручы бер машинага утырып Берлинга юл тота. Юлда барышлый хәлдән тая, врачлар аны янә госпитальгә озата…

Тиздән Берлин өстендә җиңү байрагы җилфердәде. Без Гариф Галиев, Ибраһим Гази, Шәрәф Мөдәррис белән бергә Рейхстагның җимерек стеналарын тамаша кылып йөргәндә, ташларга язылган меңләгән исем арасында «Кутуй» дигән исемне дә укыдык. Кем язганы билгесез иде. Әмма кем генә булмасын, ул «Без – сталинградчылар», «Сагыну», «Тапшырылмаган хатлар» белән рухланып, Берлингача килеп җиткән совет солдаты иде».

Татар әдәбияты галиме Шакир Абилов истәлекләреннән.



Кадерле хатыным!


Мин иптәшләрем янында әле. Башта салкын тигән иде, ютәләтте, күкрәкне кысты. Күкрәккә һәм аркага 70 банкы (берьюлы) салдылар... Чирләү сәбәпле һич кая чыкмыйча өйдә генә ятарга туры килде. Язу-сызудан калган вакытны сезнең турыда уйлануга, хыяллануга багышладым. Иптәшләр мине үтә оптимист диләр. Мин: «Казанга кайткач, алай итәм дә болай итәм», - дип гел сөйләнеп утырам. Алар минем «кайтам» дип дип өзеп әйтүемә гаҗәпләнәләр, «быел кайтам» диюемә шаккаталар. Сагыну, өйгә омтылу шулкадәр көчле ки, кайберәүләр ул кайту көннәренең тууына да ышанмыйлар инде. Ә мин ышанам, өйгә кайтып керәсемне беләм һәм шул көнне көтәм.


...Их, җәй кайтып булса иде... 


Гаделең.


24.III.45







Безнең Кутуй


Кутуй шәхес буларак бик күркәм кеше иде. Аның исеме дә Гадел, ул үзе дә гадел һәм намуслы иде. Юк-бар нәрсәгә тавыш куптаруны, ваклануны, кешене хаксызга кимсетүне һич кенә дә күтәрә алмый.

...Кутуй теләсә кайда, теләсә нинди шартларда да яза. Мин аның урманда чакта төп башына фонарь куеп язганын да, вагон астына урнашып, кәгазен шпалларга куеп каләм тибрәткән вакытларын да, типографиядә утырырга урын булмагач, хәреф кассаларына таянып, аягүрә «Сагынам сине, туган ил!» исемле нәсерен иҗат иткән төннәрен дә бик яхшы хәтерлим...

Язучы, фронттагы дусты Гариф Галиев.





 «Поезд мине алып китеп бара...»


«Познаньда бик әйбәт госпиталь бар иде. Комиссары үзебезнең Казан кешесе, медперсоналдан да татарлар бар. Кутуйны шушы иптәшләр кулына калдырып, редакция алгарак китте. Кире Познаньга барганда Кутуй янына кердем. Ул инде госпитальдән чыккан, өйдә. Бик беткән. Тукайның үләр алдыннан Клячкин шифаханәсендә төшкән соңгы рәсеменә охшап калган. Юка одеал астында беләк буе гына булып ята. Хуҗа хатыны алдына йомыркалар, пирожкилар куйган. Ләкин бу берсен дә ашамый икән.

Икенче көнне госпитальгә озатканнар. Кайсы госпитальгә? Белүче юк. Сораша торгач, әллә ни ерак түгел бер немец шәһәрендә ятуын белеп алдык. Госпитальне барып таптык. Анда аны «дәвалану өчен тылга озатылган» диделәр.

Андый авыру белән кешеләр гомер буе яши. Кутуй терелмәс дигән уйны башка да китермәдек. Берлинда көтмәгәндә аңардан открытка алдык. Юлдан җибәргән. «Поезд мине тылга алып китеп бара, ләкин мин әле кире борылып кайтырмын, Берлинны алуда катнашырмын», - дип яза. Күптән язган, открытка кайдадыр адашып йөргән. Кутуйның үз кулы белән язган бу открыткасына куандык: димәк, кайтып, очрашырбыз.

Кинәт хат: «Кутуй госпитальдә үлде…» Гариф Галиев, тиз генә җыенып, ул вафат булган госпитальне эзли китте. Госпитальдәге татар кызлары: «Кутуй абый безнең кулда үлде», - дигәннәр.

Язучы Ибраһим Гази истәлекләреннән.  




Сораулар:

  1. Нәсер ул нинди жанр?

  2. Аның интонациясе нәрсәсе белән үзенчәлекле?

  3. Туган якны сагынуын сурәтләгәндә, шагыйрь хисне нинди детальләр ярдәмендә көчәйтә?

  4. Туган ил, ватан төшенчәсен ул нәрсәләргә һәм кемнәргә бәйли?

  5. Лирик герой һәм типик герой нинди була?

  6. «Сагыну» әсәсрендәге автобиографик башлангыч нидән гыйбарәт?

  7. Язучы турында сез нинди яңа фактлар белдегез? Бу фактлар сезгә аны яхшырак аңларга ярдәм иттеме?

  8. Бөек ватан сугышы чорында иҗат иткән тагын кайсы язучылар турында нинди фактлар беләсез?



 

Луиза Янсуар әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев