Логотип Идель
Бу – тема!

«ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ-2022»: «БИРЕДӘГЕ ЭНЕРГИЯ ҺӘРКЕМНЕ ЯХШЫРАК ХИС ИТӘРГӘ МӘҖБҮР ИТӘ»

21 майда борынгы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыены-2022» булып узды. Җыен Идел Буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды. Бу бәйрәмдә ислам дине әһелләре, мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре катнашты. 

Бәйрәм ачылышының рәсми вакыты сәгать 11:00 булырга тиеш иде. Әмма халык инде иртәдән үк Болгарга агыла башлады. Адым саен кеше, ә һава торышы начар булуга карамастан, бу көннең әһәмияте кимемәде. Чөнки «Изге Болгар җыены» – мөселманнарны бергә җыючы, бөтен кешене дә тигезләүче гаҗәеп урын. Әмма Болгар территориясе ул көнне чын Сабантуйны хәтерләтте: кемдер ашый, кемдер кием-салым карый, кемдер тизрәк сәхнә янындарак урын алып калырга ашыга.

Шәхсән мин Болгарда беренче тапкыр идем. Шуңа күрә тизрәк, рәсми ачылышка кадәр, барлык җирләрне дә урап чыгасым килде. Безне танылган «Ак мәчет»кә алып бармаячакларын белгәч, күңелем бераз төште, тик шулай да анда бару ысулларын эзли башладым. Волонтерлар, сату рәтләрен үтеп, бик еракта, «Ак мәчет»кә илтүче кечкенә автобуслар торуын әйткәч, тизрәк шунда ашыктым. Минем кебекләр анда 100ләгән булып чыкты. Кысыла-кысыла автобуста басып барып, «Ак мәчет»кә килеп җитүебезне күргәч кенә, кәефем күтәрелде. Бу могҗизаның янына үтү белән, үземне Истанбулның Солтанәхмәт мәйданында итеп хис иттем. Дөрестән дә, ул – үзеннән соң искиткеч тәэсир калдыручы якты урын. Монда һәркем үзен юатучы почмакны таба ала. Ләкин бирегә халык азрак вакытта яисә бөтенләй булмаганда килергә кирәк дип саныйм.

Кире әйләнеп кайтканда, сәхнәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламли иде. Ул чараның бик мөһим икәнен ассызыклап, барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңрак Камил хәзрәт барысын да өйлә намазына чакырды. Шунысы гаҗәп, намаз вакытында күк болытсыз булса, аны кылганнан соң салкын яңгыр яуды.

Минем өчен экскурсия тиз генә тәмамланмады. Бер аягым монда, икенчесе тегендә дигән кебек, истәлекле урыннарны, Кара пулат, Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш мавзолейны да, шул ук вакытта сәхнәдә нәрсә барганын да күзәтергә җитештем. Чыннан да, бик изге урын булып чыкты әле бу. Биредәге энергия, халыкның берләшүе һәркемне яхшырак хис итәргә мәҗбүр итә. Әмма шәһәр белән танышыр өчен, башка вакытны сайларга кирәк икән дип кайттым. Чөнки шул очракта гына тирән уйларга батып, тарихны сизә һәм аңлый алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев