Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИТДИ СОРАУ: Татар телен белү кирәкме?

Безнең республика – күпмилләтле республика. Ә дәүләт теле булып ике тел исәпләнә: татар теле hәм рус теле. Шуңа күрә «Татар телен белү кирәкме?» дигән сорау бирү урынсыз, минемчә. Әмма еш кына татар теле белән рус теленең тигез булмауларын күзәтәбез. Нидән шулай? Әллә Татарстанда татарлар кимегәнме? Юк! Татарлар кимемәгән, рус телендә сөйләшүчеләр арткан.

Мин рус мәктәбендә белем алам. Өйдә әти-әнием белән татарча гына сөйләшсәм дә, мәктәптә – гел русча. Татар теле кабинетына кергәч, туган телебездә сөйләшергә тырышкан булабыз. Анысы да укытучыбыз кисәтү ясагач кына. Бу мактанырлык күренеш түгел, беләм. Әле мин рус мәктәбе булганга гына шулайдыр дип уйлаган идем. Башка мәктәпләрдә, гимназияләрдә дә шул ук хәл икән.

Мин кем? Мин – татар! Әти-әнием татар! Татарстанда яшим! Татар булуым белән горурланам! Татарча сөйләшәм! Татар телен яратам!!! Ә нишләп соң яшьтәшләрем, төрле шәһәрдә яшәүче дусларым татарча сөйләшми?

«Бүгенге көндә татар телен белү кирәкме?» дигән сорауга җавап эзләп, татар төркемендә укучы сыйныфташларым арасында сораштыру үткәрдем.

Сафия: «Әйе. Татар булгач, татар телен белергә тиешсең»;

Адилә: «Кирәк. Туган телен кеше белергә тиеш»;

Илнар: «Ничек татар кешесенә татар теле кирәк булмасын! Бик кирәк!»;

Ирек: «Бик кирәк. Чиста итеп үз туган телеңдә сөйләшү – затлылык билгесе, дип әйтә әнием...” дисәләр дә, кирегә сукалаучылар да табылды.

Мәсәлән, Лия: «Юк, миңа кирәк түгел. Мин Мәскәүгә китәчәкмен», – ди.

Ә Эльвина: «Нет, конечно», – дип җавап бирде. Кызганыч...

Ярый инде иптәшләремнең 85%ы татар телен белүне кирәк саный. Татар теле яшәячәк дигән өмет барлыкка килде. Ләкин калган 15% ни өчен үз туган теленә тискәре карый икән? Шуннан кызларның исемнәренә игътибар иттем. Татар телен кирәксенмәгән сыйныфташларымның исемнәре дә татарча түгел бит. «Корабны ничек атасаң, шулай йөзәр», дигән мәкаль бар. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халкыбыз. Гаиләдә туган тел кирәк булмаса, ни көтмәк кирәк...

Татарстанда туып, шунда үсеп, үз баласына татарча сөйләшергә өйрәтә алмаган, алай гына да түгел, татар теленең кирәге юк, аны укып кайсы югары уку йортына керәсең, дип сөйләгән әти-әниләргә ни дияргә? Эш бит телнең белем алу өчен кирәклегендә генә түгел. Сер тирәндәрәк яшеренгән ләбаса. Тел – белем бирү чыганагы булу белән беррәттән балаларга тәрбия бирү теле дә. Әниең телен белү ул –  нәселеңне, әби-бабаларыңны, үткәнеңне, тарихыңны, милләтеңне һәм, ниһаять, үзеңне хөрмәт итү билгесе! Туган телебез белән бергә милләтебезнең йөзен билгеләгән, горурлыгы булып саналган тыйнаклык, сабырлык, өлкәннәргә игътибарлылык, итагатьлелек кебек сыйфатларыбыз онытыла бара. Ә бит татар гаиләсендәге тәрбия гомер-гомергә аерылып торган. Ана сөте белән сеңгән миһербанлылык, җылылык, бишек җырларыннан күчкән моң һәм аһәң, әби-бабайларның тылсымлы әкиятләре һәм, ниһаять, гаилә учагында ныгытылган хезмәт сөючәнлек – болар барысы да гаиләдән килә. Туган телеңне, үз милләтеңне, әти-әниеңне санламау тупас, тәрбиясез адәм булуга юл ача.

Теле барның – иле бар, иле барның – юлы бар! Берничә тел белү – зыялылык, ә туган телеңне белү – затлылык билгесе, дип саныйм мин.

Әлфия Рәхимова, Әлмәт шәһәре 25нче мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев