Логотип Идель
Бу – тема!

ИРТӘГӘ - БДИ! УРЫННАР ӘЗЕРМЕ?

Республика мәгариф һәм фән Министрлыгы мәгълүматларына караганда, БДИ башланыр алдыннан барлык 5 728 имтихан үткәрү пункты да дезинфекция узган.
Шулай ук быел, коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан, Татарстанда имтихан үткәрү пунктларында кайбер өстәмә куркынычсызлык чаралары да гамәлгә ашырылачак:
- тулаем алганда, һәр имтихан алдыннан биналарны зарарсызландыра торган чаралар кулланып җыештыру эшләре башкарылачак;
- шулай ук оештыручылар һәм җәмәгать күзәтүчеләре битлек һәм перчаткалардан булырга тиеш;
- имтихан пунктларына керү юлында исә медицина хезмәткәрләре балаларга һәм оештыручыларга мәҗбүри контактсыз термометрия үткәрәчәк;
- югары температуралары булган һәм респиратор авыруларның билгеләре сизелгән гражданнарга имтиханнарга керү тыелачак.
«Барлык имтихан узачак пунктларның биналары антисептик чаралар булган дозатлорлар белән, ә гомуми кулланылыштагы урыннар − кул юу чаралары, бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфеткалар һәм антисептиклар белән җиһазландырылачак. БДИда катнашучылар арасында социаль дистанцияне үтәү дә тәэмин ителәчәк: имтихан бирүчеләрне кимендә бер ярым метр аерып торачак», – дип хәбәр иттеләр мәгариф һәм фән Министрлыгында.
Тагын бер саклык чарасы ул – халык агымын киметү. Имтихан үткәрү пунктларында кешеләр тупланмасын өчен, биналада берничә керү һәм чыгу урыны оештырылачак.
Билгеләп үтәргә кирәк, шәхси саклану чаралары һәм антицептиклар запасы Татарстанда РФ Конституциясен үзгәртү буенча тавыш бирүдән соң артып калу сәбәпле, имтихан узачак пунктларга таратылды.
2020 елда БДИ 29 июньнән 25 июльгә кадәр узачак, ә имтиханнарның төп чорында исә катнашу өчен 714 меңгә якын татарстанлы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев