Логотип Идель
Бу – тема!

ИР-АТЛАР МАНИКЮРЫ – КРЕАТИВЛЫК КҮРСӘТКЕЧЕМЕ?

Соңгы елларда безнең илдә ир-атлар маникюры популярлашты: егетләр буялган тырнакларын социаль челтәрләргә урнаштыра, бәя бирүләрен сорый. Бу модага безне укучылар ничек карый икән? Язмада шул хакта сөйләшәчәкбез.

Элек ир-атларның тырнак буявы җәмгыятьтә аның билгеле бер статуска ия булуын аңлаткан, ләкин хәзерге дөнья турында әйтсәк, бу мода 60нчы елларда, панк һәм соңрак глэм-рок кебек музыкаль юнәлешләргә бәйле кире әйләнеп кайткан. Шулай итеп, ир-атлар гендер стереотипларына каршылык белдергән. Америка музыкантлары Дэвид Боуи, Оззи Осборн, Стивен Тайлер, Курт Кобейн да тырнак буяу трендыннан читтә калмаган. Аларның иҗаты белән кызыксынган кешеләр моңа күптән игътибар иткәннәрдер. Аннары әкренләп Джонни Депп, Джаред Лето кебек артистлар да тырнак буйый башлаган. Көнбатышта «нейл-дизайн» ир-атлар арасында инде күптәннән норма булып санала. Американың GQ редакциясе үз укучыларына хәтта төсләрне дөрес сайлау буенча киңәшләр дә бирә.

МИҢА ОШЫЙ/МИН КАРШЫ

Бу тема бездә кызыксыну уяту сәбәпле, Инстаграмда «Ялкын»ны укучылар арасында сораштыру үткәрергә булдык. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 60%ка якын кеше бу моданы кабул итми, ә калганнары яхшы идея дип саный. Кызык күзәтү булды әле бу! Каршы булучылар сүзләренә игътибар итсәк, ир-атлар ир-ат булып калырга тиеш, буялган тырнак – кызлар эше. Бу трендны хуплаган кешеләр исә моны заманча һәм бик текә идея дип кабул итә. Шунысы кызык: хуплаучыларның күпчелеге – яшь кызлар.

Безнең җәмгыятьтә бүгенге көндә дә күпләр тышкы кыяфәтләренә игътибар бирүче ир-атларга сагаеп карый. Әгәр ул тырнак буйый икән, димәк, ул – яки акчасын кая куярга белмәүче, яки традицион түгел ориентация вәкиле. Ә кемдер исә шул рәвешле башкалардан аерылып торырга гына тели: креатив, иҗадилык билгесе итеп аңлатырга тырыша. Замана кешеләре миллион төрле карашлы, үзенчә зәвыклы, һәм беркем дә башкалардан аерылып торганы өчен генә кимсетелергә тиеш түгел. Кыскасы, бу «кечкенә яңалык»тан гына ир-ат ир-ат булудан туктамый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев