Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТТАГЫ БАБАЙДАН КЕМ КУРКА?!



Хәтерлисеңме, кечкенә вакытта үзеңне начар тотсаң, сине Бабай алып китәргә мөмкин иде. Хәзер дә бар бит ул Бабай, бары тик интернетка күчкән. Аны Интерзлюка, дип атыйлар.

Файдалы һәм куркынычсыз интернет серләрен Казанның 39нчы мәктәп укучылары белде. Ачык дәрес вакытында 2Б сыйныфының малай-кызларына кунакка Интернешка һәм Митясик килде. Нәкъ менә алар интернетны ничек дөрес итеп кулланырга кирәклеген өйрәтте дә инде.

Сер түгел, бүген интернетта һәркем диярлек утыра. Күзгә күренмәс бу бер челтәр бөтен дөньяны чолгап ала, таныштыра, дуслаштыра, аралаштыра. Тик анда утыра белеп кенә утырырга кирәк икән шул. Алай итмәсәң, интернет дус булудан чып-чын дошманга да әверелергә мөмкин.

Интернетта безне нәрсәләр көтәргә мөмкин? Аны ничек дөрес һәм файдалы итеп кулланырга соң?

7 төп кагыйдәне белсәң, сиңа интернетта бер нәрсә дә куркыныч түгел:


1. Бушлай бүләкләр - бары тик капкында гына (бушлай бүләкләр вәгъдә итүчеләргә ышанма, чөнки ул, ким дигәндә, синең барлык телефондагы акчаңны алып бетерергә мөмкин);


2. Вируслар (компьютер аларны йоктырмасын, дисәң, антивирус программасын кабыз);


3. Социаль челтәрләрдә үзеңне тоту (чит кешеләр сиңа фотоңны, адресыңны яки башка мәгълүматларны сорап язса, берүк аңа боларның берсен дә җибәрә күрмә. Ә иң яхшысы – социаль челтәрләргә үзең турында фото-видео, шәхси мәгълүматны элмәскә;


4. Тролльләрдән курыкма, шулай да аралашма (интернетта утыручылар арасында башкалардан көләргә, үзләрен өстен куярга яратучылар да була. Замана теле белән әйтсәк, алар «троллить» итә. Аларга игътибар бирмә, игнор ит);


5. Таныш булмаган кешеләрдән саклан (әйе, урамда да, интернетта да, чит-ятларга ышанма, алар белән аралашма);


6. Интернетның караңгы ягы (бер сайтка кергәндә, автоматик рәвештә башкаларга кереп китсә, реклама чыкса, әти-әниеңнән яки туганнарыңнан фильтрлар куярга сора);


7. Курыкма, син – иминлектә (әгәр интернетта нәрсә дә булса аңлашылмый икән, әти-әниеңнән сора).


Үз-үзеңне саклап, игътибарлы булып йөрсәң, интернет та сиңа шундый ук җавап кайтарыр! Интернетны чама белән һәм файдалы мәгълүмат өчен генә куллан!


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары
















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев