Логотип Идель
Бу – тема!

ИНСТАГРАМДА БЕЗ ЯРАТМЫЙ ТОРГАН 9 ӘЙБЕР

Инстаграмга син ни өчен керәсең? Матур-матур фотолар күрергәме? Кызыклы видеолар карап көләргәме? Яки дуслар белән аралашу өченме? Тукта, бәлки, тагын да күбрәк белем тупларгадыр?! Һичшиксез, социаль челтәрләрдә сәгатьләр буе утырып була... Әгәр дә 9 нәрсә комачауламаса!

Хаталар

Кешеләр нигә озын текстлар язмый икән? Ә бәлки, грамматик хаталарны азрак ясар өчендер? Һм! «Нихаять», «ярый мы» – әлеге һәм башка хаталарны күргәч, бик авыр булып китә! Инстаграмлылар «әфәрин»нең «афәрин» дип язылганын да һаман белми. Аяныч! Татар клавиатурасы кайберәүләрдә юк, билгеле. (Монысы да төзәтеп булмаслык хата түгел!) Тик грамоталы булу һәрвакыт модада калачак. Чираттагы постны язганда, сүзлеккә карап ал, Интернетка мөрәҗәгать ит, укытучыңнан сора. Хатасыз постлар күбрәк язылса, бихисап күп нерв күзәнәкләре исән калачак!

«Миңа сорау бир!»

...дип язучылар шундый кызык инде. Һичшиксез, ул үзенең җавабы белән кемгә дә булса ярдәм итәргә тырышадыр. Ләкин, гадәттә, әлеге рубриканы алып барган кеше үзенең эгосын котырта гына. Аңа Инстаграмда хәзер кызык түгел: яңа эмоцияләр, кызыклы кешеләр һәм шәп идеяләр кирәк.

Артык матурлаган фотолар

Өч фильтр һәм... вуаля! Авыл кызы чит ил фильмнары эчендә яшәүче «чика»га әверелә. Могҗизалы таякчык сыман, фильтр фото һәм видеоны «текәрәк» ясый. Шулай да тискәре ягы күзәтелә: идеаль дөнья куркытырга мөмкин. Фильтр кешене һәм аның тирә-юнен матурайта да, начар яктан да күрсәтә ала бит. Ә хәзерге трендларның берсе – ул гадилек һәм чынбарлык. Хейтерлар фотошоп димәсен өчен, фото табигый булса яхшырак.

Пиар һәм реклама

Туйдырды! «Яңа постны карагыз! Бу җиргә керегез, шушы сылтамага басыгыз» –  бу сторислар ачуны бик тиз чыгара. Ярдәм итүгә, хәйриягә корылган флешмобларны, постларны аңлап була әле. Ә блогерлар үзләре барып күргән һәрбер җирне мактаган рекламаны – юк!

«Туры эфир башлана!»

Концертта җырларны тыңлаганда, конкурсларның нәтиҗәләрен уйнатканда, «нишләргә микән тагын?» дип уйлаганда, ярдәмгә онлайн-трансляцияләр килә. Тукта, ә синең туры эфирың язылучыларыңа кирәкме? Бу чара белән син кешеләргә нәрсә әйтергә телисең? Әгәр файдалы мәгълүмат белән бүлешсәң, рәхим ит!

Ольга Бузова стиле

Җырчы Бузова гына түгел, дискәтүктә булган дусларың да, машина йөртергә яратучы сыйныфташларың да сторисны күп төшерергә мөмкин. Бу типка әле тагын сәяхәттә ял итүчеләрне кертә алабыз. Сторисларның саны түгел, ә сыйфат ягы беренче булсын!

Бит урынына – маска

Кеше йөзенә «чәпәп» куелган эт яки куян маскалары башта бик сөйкемле булып күренде. Ә аннары «син ни дәрәҗәдә матур!», «син кайсы мультфильм героена охшаган?» дигән маскалар барлыкка килде. Киләчәктә сторис аша киемне дә шулай киеп булачак, диләр бит. Чын булмаган йөз дә фильтр кебек туйдыра башлый. Вакытыңның кадерен бел! Һәм... үзең булып кал!

Хештег-мештег

Язылучыларны җәлеп итү бик күптәннән кулланылса да, хештегларның файдасы кимеде. «Су буе» тезелгән хештеглар турында онытабыз: аларның аз һәм сыйфатлы булуына игътибар итик. Ә менә #ялкын, #минтатарчасөйләшәм хештеглары беркайчан да модадан чыкмый!J

Бүләкләр уйнату

Бүләк оту өчен, имеш, комментарий язу да җитә. «Игътибар! Өч дустыңны теркә! Аннары @lisaonair яки @randomapp сине иң бәхетле кеше итәчәк!» Мондый белдерүләрнең уңышлы тәмамлануы 50/50. «Халява» гел килеп тормый! Дусларыңны «отмечать» итәргә шактый вакытың китәчәк, өстәвенә алар моны өнәп бетермәскә дә мөмкин...

P.S. Ә без менә @yalkin аккаунтын билгеләгәннәрен яратабыз! Әйдә, апрель саны белән селфи ясап, сториска эл әле! Хештег турында да онытма! 

Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар

    Инсафㅤ

    0

    0

    Болар чүп кенә. Инстаграм/фейсбук хәтта 20-30 мең подписчиклы аккаунтларны да 13яшь тулмаган дип блокировать итәргә ярата?‍♂️