Логотип Идель
Бу – тема!

«INSIGHT PEOPLE»: «БЛОГЕРЛЫК – МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ ҺӨНӘР»

Социаль челтәрләрдә аккаунтыңны алып бару, үстерү, язылучылар санын арттыру бик зур хезмәт. Күпләр, аз гына кыенлыклар барлыкка килү белән, бу эш минеке түгел, дип, блогерлыкны ташлый. Шул рәвешле популяр булу, үз белемнәре белән бүлешү, блогтан әз булса да өстәмә акча эшләү теләге әкренләп сүнә. Ләкин бүгенге замананың тагы бер шәп ягы – блогерлыкның һөнәр икәнен аңлау, һәм бу өлкәдә белем бирүче, үсәргә булышучы кешеләр һәм оешмалар бар. Шуларның берсе Insight people продюсерлык үзәге. Бу язмада без сезне бу оешма белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сөйләрбез.

Бүгенге көндә Insight people командасына Россиянең 70 якын төбәгеннән 2000 блогер керә. Оешма үз алдына блогерларның компетенцияләрен үстерү бурычын куя. Уникаль онлайн курслар, вебинарлар һәм остаханәләр ярдәмендә блогерларга үз күнекмәләрен үстерү, төрле чараларда катнашып танылу, язылучылар

санын арттыру өчен мөмкинлекләр бирелә.

Ел дәвамында продюссерлык үзәге зур форумнар, чаралар уздырып, барлык блогерларны берләштереп, аларга махсус укыту программасы әзерли. Һәр шундый чара өчен алар уникаль концепция уйлап чыгара. Россия көне алдыннан узган блогерлар форумының концепциясе – блогерлык цехы иде. Совет заманындагы кебек лозунглар, шул чорга охшатып ясалган бизәлеш, программаның исемнәре – барысы бер концепциягә туры китереп ясалган иде.

70 якын төбәктән килгән 2000 блогер арасында Казан блогерлары да бар иде. Башкалабызда аларның махсус җыела торган урыннары, контент җитештерү, чаралар уздыру өчен махсус бүлмәләре бар. Без дә Казан блогерлары белән танышып, аларның форумнан алып кайткан хис-кичерешләрен сораштырдык.

Полина Фомина:

– Форум һәм, гомумән, Insight people минем кешеләр белән аралашу күнекмәләремне арттырырга булышты. Мин болай да ачык кеше, ә янәшәмдә минем кебек үк блогерлар булгач, мин тагы да ачылам. Ул кешеләр белән бергә акыл сату, шаяру, моңсулану мөмкинлеге дә бар. Продюссерлык үзәге миңа төрле чараларда катнашырга, яңа кешеләр белән танышырга, белемнәр алырга, үземне күрсәтергә ярдәм итә.

Эльвина Рәхмәтуллина:

Insight People миңа бик зур мөмкинлекләр бирә. Биредә мин беренче тапкыр шундый масштаблы чарага эләктем. Танылган блогерлар белән танышып, ябык чараларда алар белән аралаша алдым, ә мондый даирәдә булу мине дә блогер буларак үстерә. Продюссерлык үзәге ярдәмендә мин актерлык осталыгымны сынап карадым, бу юнәлештә безгә дәресләрне театр һәм кино актеры Александр Мартынов бирде. Ә иң истә калганы – 70 төбәктән 500 иң яхшы блогер җыелган форумда мин «Шәхси бренд нәрсә ул һәм үз позицияңне ничек төзергә» дигән тема белән чыгыш ясадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев