Логотип Идель
Бу – тема!

ИННОПОЛИС УНИВЕРСИТЕТЫНА ИҢ-ИҢНӘР ГЕНӘ КЕРӘ!

Быел Россиянең IT-вузына 16 210 кеше укырга керергә теләгән. Шуларның 1123е – БДБ илләреннән, 7631е – ерак чит илләрдән. Вузда бакалавриат, магистратура, аспирантура юнәлешләренә укырга кереп була.

Бакалавриатка килгәндә, аңа – 8845, магистратурага – 6614, аспирантурага 751 кеше гариза тапшырган. Тик, әлбәттә, гаризалар күп булса да, бу вузга бары тик иң-иңнәрне генә сайлап алалар. Нәтиҗәдә, Иннополис университетына 267 кеше кабул ителгән. Шуларның 167се – бакалавриатка, 86ы – магистратурага, 14е – аспирантурага.

Әлеге югары уку йортына кергән студентларның БДИ буенча уртача баллы 92,8не тәшкил итә. Җиде ел эчендәге эшчәнлеге дәверендә бу – иң яхшы нәтиҗә. IT-вузның 25 беренче курс студенты бер предметны 100 баллга тапшырган, шуларның 9ы – татарстанлылар.

Узган ел исә Иннополис университеты студентларының уртача баллы 90,4 балл булган. Аның нәтиҗәләре буенча вуз техник уку йортлары арасында – икенче урынны, бюджеттан тыш вузлар арасында 1нче урынны алган булган. Ә Россия рейтингында 7нче урынга чыккан. Быел биредә укырга теләк белдерүчеләр дә 4970кә артыграк булган.

Екатерина Процко, Иннополис университетының абитуриентларны кабул итү һәм җәлеп итү бүлеге җитәкчесе:

– Без елдан-ел безнең университетка кызыксыну артканын күрәбез. Әгәр былтыр бер урынга 43 кеше дәгъва кылса, быел 61. Башка илләрнең олимпиадниклары тарафыннан да вузга карата игътибар арта. Монда безнең вузга кадәрге белем бирү идарәсе дә зур роль уйный. Ул информатика, мәгълүмати куркынычсызлык, математика, робототехника буенча халыкара олимпиадалар уздыра.

Шунысы да бар: Иннополис университеты 9 халыкара һәм Бөтенроссия олимпиада һәм конкурсларына методик ярдәм күрсәтә. Алар – физика, мәгълүмати куркынычсызлык, математика, робототехника, финтех, инженер-фәнни проект мәсьәләләренә бәйле бәйгеләр. Ел саен мондый интеллектуаль ярышларда 30 000 укучы катнаша.

Моннан тыш, вузда шулай ук мәктәп укучылары өчен программалаштыру, робототехника, математика, проект эшчәнлеге буенча 29 белем бирү курсы бар. 2016 елдан башлап, биредә 46 белем бирү сменалары эшләп килә. Аларда 4246 кеше катнашкан. Шулай ук Иннополис Бөтенроссия робототехника олимпиадасының операторы да булып тора, информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасын уздырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев