Логотип Идель
Бу – тема!

ИННОПОЛИСТА ОЛИМПИАДА: “ITны укый-яза белгән кебек белү мөһим!”

“Исәнмесез!” Россиянең төрле өлкәләреннән килгән олимпиада катнашучыларын шулай дип әйтергә өйрәттеләр бүген. Алып баручының сүзләренә ышансаң, әнә шул тылсымлы сүзне әйтеп, 50 сумлык каһвәне Татарстанда 45 сумга гына алырга мөмкин икән.

Нинди олимпиада дип сорыйсызмы? 12-17 апрель көннәрендә Иннополис шәһәрендә Информатика һәм ИКТ буенча Бөтенроссия олимпиадасы уза. Бүген әлеге чараның ачылыш тантанасы гөрләп узып китте.

Олипиадада Россиянең 56 өлкәсеннән барлыгы 268 мәктәп укучысы катнаша. Иң күп катнашучылар Мәскәүдән килгән (101 кеше). Шул исәптән, Санкт-Петербург (22), Свердлау өлкәсеннән (16) дә килүчеләр саны күпчелекне тәшкил итә. Ә менә Татарстанны 15 укучы тәкъдим итә.



Катнашучыларны ТРның фәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та сәламләде:

- Барыгызны да Информатика һәм ИКТ буенча Бөтнероссия олимпиадасының финалы башлануы белән тәбрик итәсем килә. Үзегезне югары дәрәҗәдә күрсәтүегезне теләп калаМ! Сез моңа бик озак әзерләндегез. Шуңа күрә барысы да яхшы булачагына иманым камил.

ТРның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ITны белүнең бүгенге көндә яза һәм укый белү кебек үк мөһим булуын әйтеп узды:

- Кайсы гына һөнәрне алып карама, сез үзләштергән белемнәр аларның барысында да кирәк булачак, - диде ул, - һәрберегез үзегез лаек урынны алсын, дигән теләктә калам.

Катнашучыларны 3 этаптан торган сынаулар көтә. Җиңүчеләрнең исеме 16 апрель көнне билгеле булачак. Сүз уңаеннан, аларга теләсә-кайсы югары уку йортының информатика юнәлешенә сынауларсыз гына укырга керү хокукы бирелә.

Мәктәп укучылары олимпиада биремнәре генә чишеп утырмаячак, билгеле. Алар өчен экскурсияләр, кызыклы лекцияләр, мастер-класслар да каралган.





Зилә САБИТОВА

Фото: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев