Логотип Идель
Бу – тема!

ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН ПОДКАСТЛАР

Инглиз телен подкастлар ярдәмендә өйрәнү һәм камилләштерү – иң яхшы ысулларның берсе. Чөнки аларны урамда да, автобуста барганда да, йокларга ятканда да тыңлап була. Биредә инглиз телен төрле дәрәҗәдә белүчеләргә файдалы подкастлар җыелды.  

Инглиз телен өйрәнә генә башлаучыларга:

«Учим английский с Don't Speak»

Программа рус телендә бара. Алып баручылар инглиз теле грамматикасы белән таныштыра, ничек итеп сүзлек запасын арттыру турында сөйли. Кайчагында подкастның темалары рәтендә инглиз теле дөньясының мәдәни феноменнары да була. Еш кына чыгарылыш кунаклары – АКШка күчеп килгән кешеләр.

«Английский по песням»

Әлеге подкаст белән яраткан җырларның мәгънәсен аңларга, башкаручылар куллана торган фразаларны өйрәнергә була. Алып баручылар музыкантларның текстларын тикшерә һәм аларның әһәмияте нидә икәнлеген аңлата.

Инглиз телен уртача һәм бик яхшы белүчеләргә:

«Luke's English Podcast»

Бу подкаст ярдәмендә инглиз телен бөтен дөнья буенча өйрәнәләр. Ул 2009 елдан бирле чыга. Алып баручы – стендап-комик, инглиз теле укытучысы. Ул тыңлаучыларга грамматиканың үзенчәлекләре турында сөйли, кунаклар белән мәктәп турында фикер алыша һәм инглиз телендәге мәзәкләрне аңлата.

«You Must Remember This»

Подкаст Голливуд тарихына багышланган. Алып баручы XX гасырдагы популяр фильмнарның ничек төшерелүе турында сөйли. Бирегә еш кына профессиональ сценаристлар, артистлар һәм режиссёрлар чакырыла. Подкаст ярдәмендә киноиндустрия лексикасын өйрәнергә һәм шул ук вакытта Америка кинематографының тарихы ничек үсүе турында күбрәк белергә була.

«No Such Thing as A Fish»

Әлеге атна саен чыга торган подкастта дүрт алып баручы соңгы көннәрдә белеп өлгергән фактлары белән уртаклашыр өчен җыела. Подкаст сөйләм телен яхшыртырга һәм тел йөртүчеләрнең фән турында кызыклы фикер алышуларын күзәтергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев