Логотип Идель
Бу – тема!

ИММУНИТЕТ: УЛ НӘРСӘДӘН КУРКА ҺӘМ АНЫ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

Тиздән көз җитә, димәк, төрле вируслар һәм инфекцияләрне булдырмас өчен, иммунитетны ныгыта башларга кирәк. Табиблар фикеренчә, иммунитетка яшәү рәвеше һәм туклану тәэсир итә.

Иммунитет нәрсәдән курка?

– витаминнар, микроэлементлар җитмәүдән;

– стресслардан;

– диеталардан;

– спиртлы эчемлекләрдән һәм тәмәке тартудан;

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Иммунитетны ныгыту өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Иң башта, табиблар организмны чыныктырырга киңәш итәләр: күбрәк саф һавада булырга, бүлмәне ешрак җилләтергә, өйдә яланаяк йөрергә, контрастлы душ керергә. Организмны ныгыту өчен витаминнарга һәм микроэлементларга бай туклану да кирәк. Синең игътибарыңа иммунологлардан иң файдалы продуктларның исемлеген тәкъдим итәбез:

1.Суган һәм сарымсак. Аларның составында полифенол, кверцетин, шулай ук бактерияләрне бетерүче фитонцидлар бар.

2. Кәбестә, брокколи, болгар борычы, шпинат, помидор. Әлеге яшелчәләрдә B2 һәм B6 витаминнары, төрле антиоксидантлар, цинк, азык җепселләре бар.

3. Җир җиләге, мүк җиләге, кура җиләк, виноград. Виноград составына көчле ялкынсынуга һәм шешкә каршы ревератрол, полифенол керә.

4.Скумбрия, кызыл балык. Бу диңгез продуктларында иммунитет өчен кирәкле A, D, B6, B12 витаминнары, селен һәм аминокислоталар бар.

5. Организмны ныгыту өчен яшел чәй, гөлҗимеш суы, яңа өлгергән җиләк-җимешләрдән соклар файдалы. Яшел чәй үз эченә бик күп антиоксидантлар алган, ә гөлҗимеш – аскорбин кислотасы чыганагы.

6.Бал. Ул B витамины, каротин, аскорбин кислотасының югары концентрациясе аркасында иммунитетны ныгыта торган продукт булып тора. Көненә бер аш кашыгы бал кабып кую инфекцияләр булдырмауны бик күп процентка арттыра.

7. Тәмләткечләр, куркума, имбирь, җитен мае, хрен. Кайбер мәгълүматларга караганда, куркума һәм имбирь тамыры организмны яман шеш авыруларыннан саклый. Җитен маенда исә омега-3 һәм E витамины югары. Бу үсемлек мае иммунитет өчен генә түгел, ә кайбер органнар өчен дә файдалы.

Үз-үзеңне кайгырту бары синнән генә тора. Көз айлары җиткәнче, сәламәтлегеңә игътибар итә башла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев