Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИЛӘК САТЫП БАЕП БУЛАМЫ?

Эх, җиләкле җәйләре... Тау битләреннән эшләпәләр киеп, чиләкләреңне җиләк белән тутырып кайтулары... Рәхәт тә бит! Ә буранлы кышкы көннәрдә җиләкле кайнатма белән чәй эчү... Анысы турында сөйләп тә тормыйм! Җиләк җыю һәә-әә-әәм аны чикләкләп ашау сезоны тәмаланып килә. Димәк, нәтиҗәләр дә ясар җитте. 

Җиләкле тәмнүшкәләрең булсын өчен, аны иң беренчедән, җыярга кирәк! Ә бу эш җиңел түгел! Һәр кеше дә кояшта, ике сәгать җиләк җыеп утырырга чыдамас. Бик түземле һәм сабыр булуны сорый бу хезмәт. Минем өчен җиләк җыючылар - чын суперменнар!

Һәм шул суперменнарның берсе - Илфат Вәлиев! Ул - бик тәҗрибәле җиләк җыючы, хәтта шул хобби белән мавыгып китеп, үзенең бизнесын да ачкан! Хәзер егет җиләкне җыя да, сата да!

Җиләк сатып баеп буламы соң? Әйдәгез, барысы турында Илфаттан белешик!

- Һәр эштә бик мөһим рольне идея уйный. Ә сиңа җиләк сату идеясы каян килде? 

- Каенлык авылында елдан-ел җиләк бик уңа. Минем гаилә инде күптәннән бирле җиләк җыю белән мавыга. Кайнатма ясыйбыз, кышка витаминнар туплыйбыз һәм, әлбәттә инде, акча эшләү мөмкинлеген дә кулланмыйча калмыйбыз. Идея минеке түгел . Каенлыларныкы!

- Һәр эшнең үз лайфхаклары бар. Ә җиләк җыйганда, сатканда нинди нечкәлекләргә игътибар итәргә кирәк? 

- Лайфхаклар буенча сез “по адресу”! Минем "фирменный" лайфхакларым:

1. Җиләкне 3 литрлы чиләкләрдә сату кулайрак.

2. Җыйганда эрерәкләрен сайларга киңәш итәм: чиләк тиз тула.

3. Без Зөлфия апам белән бик сайланып кына жыябыз. Потенциаль клиент безнең яныбызга килеп, сораулар бирә башласа, иң беренче минем яисә апамның чиләген тәкъдим итәбез. Клиентларга җиләк чиста җыелган икәнен күрсәтергә кирәк!
Әлеге лайфхакларны клиентларым күрмәгәе, сер булып кына калсын! - ди Илфат. ;))

- Һәр тәҗрибәле остазның үз киңәшләре бар. Син безгә безгә тагын ниләр киңәш итәр идең? 

- Беренче тапкыр җиләк җыючыларга сабыр булырга, башка кияргә, тәнгә ак төстәге киемнәр кияргә киңәш итәм.

- Җиләк сатудан табыш бармы соң? 

- Минемчә, бу эштән табыш ике очракта гына була: җиләк күп булса һәм көндәшлеккә әзер булсаң, чөнки җиләк җыеп сату белән мавыгучы күп. Әлеге ике шарт үтәлсә, димәк, әйбәт кенә акча эшләп була! - ди ул. - Тик бу һөнәрнең тискәре яклары да бар. Мәсәлән, җиләк һәр елны уңмый. Бервакыт ул бик тиз кибеп, корып бетә, бервакыт бик вак була, бу очракта инде сатучыларга бик кыен.

- Кайсы ел иң "җиләкле" булды соң? 

- 2017 елны уңыш күп булган ел дип әйтер идем! Ул елны җиләк акчасына без бензокосилка алдык.

- Җиләкне, кызганычка каршы, җәй көне генә җыеп була. Ә башка ел фасылларында нишләргә? Бәлки, гөмбә җыяргадыр? 

- Тагын бакча җиләге ("виктория" җиләге), кура җиләге, кара җиләк җыям, ләкин иң яратканы - җир җиләге. Гөмбә җыю белән шөгыльләнмибез. Бу эштә дә бик зур табышка ирешеп була. Мәсәлән, танышларыбыз, узган елны, гөмбә сатып 50 мең акча эшләделәр, - ди ул.

- Һәр эштә "көндәшлек" дигән нәрсә бар. Күбесе өчен ул бик зур киртә булып тора. Ә җиләк сатучылар арасында көндәшлек көчлеме? Алар аның белән ничек көрәшәсең? 

- Көндәшлек дигән нәрсә миңа бик таныш. Җиләк сатуда ул бик көчле. Чөнки җәй көне кайбер кешеләр махсус яллар алып, өстәмә акча эшлим дип, җиләк сатарга чыгалар. Бер дә сата алмаган көннәр дә була. Кәефебез төшсә дә, без бирешмәскә тырышабыз, чөнки бу эштә иң мөһиме - куркусыз һәм түзем булу.

- Һәр җыючының серле, сихри, җиләкле урыннары бар. Син дә уртаклаш әле. 

- Буа районының Каенлык авылы күптәннән үзенең җиләкле таулары белән дан тота. Авылның урыны да бик кызыклы: бер ягында - тау, икенче ягында - урман. Супер җиләкле урыннарны минем Зөлфия апам белә. Ул бит безнең җиләкчебез (без аны гаиләдә шулай атап йөртәбез). Заказларны аңа бер ел алдан биреп куялар. Җиләк жыюга ул вакытын да күп багышлый, эшен сыйфатлы башкара.

Сатучыларның кып-кызыл, матур, туп-тулы чиләкләрендә җиләк белән бергә күпме сабырлык "яшеренә". Киләчәктә дә Илфатка көч һәм түземлек теләп калабыз, эше алга барсын, җиләкләре сатылсын!

Айназ Сөләйманова,
Аксубай районы Иске Мукшы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев