Логотип Идель
Бу – тема!

ИХЛАС БАЛАЛАР – ИХЛАС ТЕАТР

Казанда «Ихлас» дип аталган театраль студия бар. Ләкин ул гади театр түгәрәге генә түгел, ә балаларның эчке дөньясын аңлаган искиткеч урын. Без студиянең укытучысы, спектакль режиссёрларының берсе Юрий Блинов белән театр, «Ихлас»ның барлыкка килү тарихы һәм тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләшергә булдык.

«Ихлас» – «Пирамидка» үсеш үзәге базасында эшли торган, иҗади һәм менталь үсешне күз алдында тоткан инклюзив балалар театраль студиясе. Биредә театр ярдәмендә балаларны эмоциональ, менталь, пластика һәм сөйләм ягыннан тәрбиялиләр. Башка театраль студияләрдән аермалы буларак, алар үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән эшлиләр, аерым алганда, бу – аутистик спектр, Даун синдромы һәм баш миенең органик зарарланулары. Казанда аларга охшаган башка студияләр юк. «Ихлас» – Бөтенроссия фестивале кысаларында зур сәхнәдә чыгыш ясаган  Татарстандагы бердәнбер шундый студия.

– Ни өчен нәкъ менә «ихлас»?

– Мин балаларны репетицияләрдә, көндәлек тормышта, сәхнәдә булганда күзәтеп бардым. Аларның үз-үзләрен тотышында иркенлек, ачык булу, ихласлылык сизелде. Шуннан чыгып, мин нәкъ менә ихлас сүзен безнең студия өчен тулаем килешә торган исем дип таптым, чөнки ул безнең балаларыбызның эчке дөньяларын, үз-үзләренең тотышларын сурәтли.

– Студия ничек барлыкка килде?

– Идея «Пирамидка» үзәгенең нигез салучысы Наталья Авдеевада барлыкка килде. «Пирамидка» үсеш үзенчәлекләре булган балаларга дәресләр бирү, остаханәләр үткәрү, аларны үстерү юнәлешендә эшли. Башта ул театр түгәрәген генә ачарга теләде. Анда, актёрлык осталыгы ярдәмендә, балаларның эмоциональ һәм менталь үсешен тәэмин итү күз алдында тотылган иде.

Мин театр укытучысы эзләү игъланын күрү белән шунда килдем. Спектакльне куя башлаганда, балаларга беренче дәресләр үткәргәндә, «Ихлас» түгәрәктән студиягә күчәргә тиеш, дигән нәтиҗәгә килдем.

– Дәресләр балаларга нинди тәэсир ясый?

– Беренчедән, алар эмоциональ яктан үсеш алалар – үз хис-кичерешләрен контрольдә тотарга, аларны кирәкле якка юнәлдерергә өйрәнәләр. Икенчедән, студия аларны пластик яктан ача, тәннәрен тоярга ярдәм итә, «мин» төшенчәсен аңларга ярдәм итә. Ә безнең балаларга аны аңлау бик мөһим. Чөнки шәхес төшенчәсе, безнең гәүдә торышыннан, аны контрольдә тоту мөмкинлеге тойгысыннан килеп чыга. Эмоциональ һәм пластик үсеш менталь, психологик, логик үсешкә китерә.

Балаларның үзара аралашулары да зур роль уйный. Спектакль барышында, репетицияләр вакытында алар бер-берсе белән аралашырга, аерым билгеләрне, кәеф үзгәрешләрен аерырга һәм, шулай ук, бер-берсенә ышанырга өйрәнәләр. Үзләре булган тирәлектә ориентлашырга, мизансценаларны мөстәкыйль төзергә өйрәнәләр. Димәк, аларда сюжет турында күзаллау һәм спектакльдәге вакыйгалар барышын төгәл күзәтү күнекмәсе барлыкка килә. Нәтиҗә буларак, аларның хыяллана, олырак максатларга омтыла башлыйлар.

Һәм шушы урында без спектакльне оештыруга күчәбез, чөнки балаларның үз фантазияләре барлыкка килә, аның ярдәмендә алар ачыла башлыйлар, курыкмыйлар. Шулай итеп, болар барысы да, бер-берсе белән кушылу нәтиҗәсендә, баланың гомуми үсеше дә, спектакль дә килеп чыга.

Фантазиягә килгәндә «Ихлас»та бу мәсәләгә бик җитди карыйлар:  баланың берәр нинди идеясе булса, аны шунда ук ничек тормышка ашырып булуы турында уйлыйлар. Студиянең беренче спектаклендә дә сценарий балалар фантазиясеннән чыгып куела. Мәсәлән, Максим исемле егет төп герой итеп үзе билгеләгән, уйный торган өлешен тулаем үзе уйлап чыгарган һәм аны искиткеч дәрәҗәдә башкарган!

– Мондый балалар белән эшләүнең үзенчәлеге нидә?

– Мондый балалар белән эшләүнең үзенчәлеге – аларга башка яктан якын килү, аерым программа кирәклегендә. Иң элек һәр баланы аерып карау, аны аңлау бик мөһим. Аерым бер баланың һәм гомумән коллективның нәрсә яратуын, аңа нәрсә якын булуын белеп эш итәргә кирәк. Аннан соң, команда төзелгәч, андагы һәр балага да җайлы, күнегүләр аңлаешлы һәм кызыклы булачак.

Шунысы мөһим: биргән күнегүләр, материал балага кызыклы булмаса, күңеленә ятмаса, син аны мәҗбүри рәвештә аңа тага алмыйсың. Ул аны эшләмәячәк, холыксызлана башлаячак.

Шулай ук, балалар белән уртак тел табу мөһим. Ул, аларның эчке дөньяларын аңлап, аларны ишетә белүдән барлыкка килә. Гомумән, без эшли торган тел – ул аерым бер тел.

– Сезнең репетицияләр ничек уза?

– Репетицияләр башланганчы без формаль театраль терминнарны күзаллыйбыз һәм аларда ориентлаша беләбез. Мәсәлән, сәхнә, авансцена һәм мизансценаның нәрсә икәнен балалар инде аңлыйлар. Шуның өчен безнең репетицияләр башка студияләрдә һәм театрлардагы репетицияләр кебек уза. Без дә шулай күренешләрне төзибез, алардагы «пычрак» өлешләрне  чистартабыз, хаталар өстендә эшлибез.

Спектакльне куюга вакыт күп китмәде. Без 2 ай эчендә аны әзерләп бетердек һәм шуннан соң премьера күрсәттек. Ә инде яшь актёрларны спектакльгә әзерләү вакытын да исәпкә алсак, спектакль өчен 8 ай вакыт  китте.

– Кайсы вакытларда авыр, һәм, киресенчә, кайчан җиңел иде?

– Авырлыкларга килгәндә, бернәрсәне дә аерып чыгармас идем. Чөнки без барлык репетицияләрне, авырлык дип түгел, ә кызыклы мәсьәлә чишелеше дип карадык.

Ата-аналар үзләре иҗатыбызга кушыла башлагач аеруча җиңел була башлады. Күбесе өйдә үзләре шөгыльләнделәр. Алар балалар һәм безнең өчен җан атып тордылар.

Студиягә тагын балалар алырга планлаштырасызмы?

– Әлегә юк, чөнки күптән түгел генә яңа балалар өстәлде. Аларны кечкенәләр төркеменә керттек. Ә болай, балаларны алганда аерым сынаулар уздырмыйбыз. Нинди генә әзерлек дәрәҗәсе булмаcын, без аларны тиешле рәвештә, сәхнәдә чыгыш ясый алырлык итеп әзерли алуыбызны беләбез.

– Режиссёр буларак максатыгызны нидә күрәсез?

– Беренче чиратта, мин режиссёрлык максатымны түгел, ә укытучы буларак бурычымны күз алдымда тотам. Минем өчен төп мәсьәлә булып балаларны өйрәтү, аларны үстерү, иҗади яктан камилләштерү тора. Шуннан чыгып, режиссёр буларак максатымны аерып куям: балалар тудырган идеяләрне, фантазияләрне чынга ашыру һәм аларны сәхнәдә күрсәтү. Әмма сәхнәдә чыккан бөтен әйбер аларга якын һәм аңлаешлы булырга тиеш. Тамашачылар алдында максатым – аларны балалар, аларның эчке дөньясы, анда булган бөтен наз һәм уйланулар белән таныштыру. Балаларның, зурлардан аермалы буларак, ихласрак икәнен күрсәтү.

«Ихлас» балаларының зур сәхнәдә беренче чыгышлары «ПоколениеNext» Бөтенроссия балалар театрлары фестивале кысаларында Казан дәүләт яшь тамашачы сәхнәсендә узды. Студия фестивальнең финалистлар рәтенә керде. Бу балалар өчен беренче зур җиңү иде.

– Зур сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, сездә һәм балаларда нинди хис-кичерешләр туды?

– Яшь тамашачы сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң, без дә, балалар да үзебезне тагын да бәхетлерәк, тагын да азатрак хис иттек. Чөнки һәр чыгыш – ул ниндидер кысалардан, чикләрдән арыну.

Шәхсән мин, беренче чиратта, балалар өчен бик нык шатмын. Киләчәктә дә төрле бәйгеләр, фестивальләрдә чыгыш ясарбыз, остарырбыз дип ышанам!

«Ихлас» студиясендә, чыннан да, бөтен әйбер ихлас: балалар да, укытучылар да, спектакльләре дә. Алар киләчәктә дә яңа спектакльләр әзерләп, бәйге-фестивальләрдә җиңеп, яңа үрләр яуларлар, дип ышанып калабыз!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев