Логотип Идель
Бу – тема!

«ҖИДЕ УТРАУ АРАСЫНДА» ФИЛЬМЫНЫҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ НӘРСӘДӘ?

18 октябрь көнне режиссер Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында» дип аталган документаль фильмы буенча матбугат конференциясе узды. Ул 17 нче Казан халыкара мөселман фестивале һәм 18 нче «Саратов газаплары» документаль мелодрама Халыкара кинофестивале җиңүчесе. «Җиде утрау арасында» күп кенә кинокритикларны битараф калдырмау сәбәпле, аңа югары бәя бирелгән.   

Фильмның сюжетына килгәндә исә, рус кинолары һәм әдәбиятында мондый эчтәлек яңа түгел. Авыллар бетү проблемасы көннән-көн актуальләшә. Узган гасырда Түбән Кама ГЭСын төзү, Чулман елгасының су биеклеген күтәрү нәтиҗәсендә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия өлкәләренең 173 мең гектар җире су астында калырга тиеш була. Барысы 700 мең кеше туган нигезеннән кузгатыла.  Фильмда сүз барган Актаныш районының Өшәр авылы да шундый язмышка дучар була. Авыл бетә, ләкин аның җирләрен су басмый. Ә авылның соңгы кешесе Габдулла Хәйбуллин шунда ялгызы 40 ел буе яши.  Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры  Фәрит Уразаев сүзләренчә, бу бер кешенең генә тарихы түгел, ә татар халкының язмышы. Бу призма аша без үзебез белән ниләр булганын күрәбез. Фильм дәүләтнең кешегә карата гаделсез булуы турында сөйли.  

«Бу фильмны җир шарының кайсы почмагында күрсәтсәң дә, халык нәрсә турында барганын аңлаячак. Бу кинода һәркем үзен читтән күрә, таба ала», –  диде Фәрит Уразаев фильмга багышланган матбугат конференциясендә.

«Җиде утрау арасында» фильмы 17 ноябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев