«ЯЛКЫН»ГА – 101!
«ЯЛКЫН»ГА – 101!
Сәлам, «Ялкын»лы дусларыбыз! Үткән ел без журналыбызның юбилеен бәйрәм итеп, яңа гасырга аяк баскан идек. Бу йөзлекнең дә бер елы инде үтеп киткән, тагын туган көн җиткән: «Ялкын»га бүген – 101 яшь! Ул хәзер тагын да үсешкә, ачышларга илтә торган яңа сукмакка аяк басты. Тик еллар үтеп, күп нәрсә үзгәрсә дә, «Ялкын» һәрвакыт синең белән янәшә бара, кадерле укучыбыз!
Нигез салыну. 1924 елдан «Татарстан» газетасында Муса Җәлилнең 9-14 яшьлек балалар өчен журнал чыгарырга кирәклеге турында мәкаләсе басылып чыга. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә. Журнал гарәп язуында була. Беренче редакторы – Х. Курмаев. Нигез салучы булып Муса Җәлил тора.
Исемнәре алышыну. 1928 елдан «Кечкенә иптәшләр» латин графикасына күчеп, «Октябрь баласы» дип атала башлый. 1933 елда журнал Казанга кайта, «Пионер каләме»нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул «Пионер» исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә «Пионер» исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, «Ялкын»га үзгәртелә. Шулай итеп, журналның исеме 5 тапкыр үзгәрә.
Мөхәррирләр. Кайсы елда журналны кем җитәкләгән?
1924 ел – Х.Курмаев
1927 ел – Муса Җәлил
1934 ел.
1936 ел – Ләбиб Гыйльми
1939 ел – Г.Хәбибуллин
1952 ел – Абдулла Әхмәт
1955 ел – Ләбибә Ихсанова
1961 ел – Газиз Мөхәммәтшин
1963 ел – Роза Хафизова
1986 ел – Роза Туфитуллова
1988 ел – Җәүдәт Дәрзаман
1995 ел – Эльмира Закирова
2011 ел – Йолдыз Миңнуллина
2017 ел – Илназ Фазуллин
2024 ел – Энҗе Габдуллина
Бүгенге көндә журналыбыз яңа команда белән эшләп килә, 2024 елда безнең состав тулысынча диярлек алмашынды. Яңа концепция, яңа проектлар, яңа көчләр: 100 яшен тутырган, зур тәҗрибәсе булган «Ялкын» журналы яшьләр белән бергә үсә дә, яшәрә дә. Бу юл әле озын-озак һәм куәтле булсын иде дип телисе килә. 200 яше тулганда да, «Ялкын»ыбызны яшь һәм чәчәк ату чорында булган гөл кебек искә алсыннар иде. Әле тагын озак еллар сәләтле, акыллы, ялкынлы яшүсмерләрне үстерү, тәрбияләүгә өлешен кертсен журналыбыз.
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, «ЯЛКЫН»!
сурәт: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев