Логотип Идель
Бу – тема!

«ИҢ МӨҺИМЕ – АЧУЫҢ КӨЧЛЕ БУЛГАНДА ХЕЙТЕРЛАРГА ҖАВАП БИРМӘҮ»

Замана яшьләрен блогерлык белән шаккатырып булмый. Бүгенге көндә күбәсендә социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, үз аудиториясе бар. Шулай да алар арасында күбесе үзен күрсәтү белән генә чикләнә. Бу язманың героинясы исә социаль челтәрләр аша кешеләргә дини белемнәр бирергә тырыша, өстәвенә йөзәрләгән мөселман кызларын берләштерүче комьюнити төзүче дә әле ул. Кызыктырдыкмы? Ә хәзер Альбина белән якынрак танышыйк!

Тулы исеме: Альбина Рөстәм кызы Ясәвиева

Туган көне: 22.11.2004

Яши: Казан шәһәре

Укый: КФУ (ИМО)

– Мин синең турыда социаль челтәрләрдәге лентада тәкъдим ителгән видеолар аша белдем. Бу өлкәгә ничек килеп кердең? Махсус белгечлегең бармы?

– Социаль челтәрләр белән мин 7 яшьтән үк таныш. Чөнки әнием мине беренче тапкыр «ВКонтакте»да нәкъ менә шул вакытта теркәде. Башта аны аралашу өчен генә кабул итә идем. Соңрак инде, 2017 елда блогерлар турында сүз чыккач, мин дә бу өлкә белән кызыксындым. Үземне төшерә башладым. Тик әтием бу эшне бик хупламады, миңа, әле психикасы ныгып бетмәгән балага, интернеттан кирәк булмаган негатив керер, дип курыкты. Шулай да әкренләп мин төшерә һәм өйрәнә идем, хәтта чек-листлар да сатып карадым. 2019 елда СММ өлкәсендә үземне сынап карадым, туганнарымның бизнесын социаль челтәрләрдә тәкъдим итәргә булыштым. Минем белемнәрем генә җитми дип махсус курслар үттем, белем базасын тулыландырдым. 2020 ел контент җитештерү ягыннан иң бай ел иде, шул елны мин Тик-токка видеолар кертә башладым. Тик соңрак энергия бетеп, бу эшкә салкыная башладым. Гаилә мәҗлесендә мине «бу безнең блогер» дип атагач, үземне чыннан да блогер дип хис итә башладым. Блогерлык чыннан да миңа ләззәт китерә торган хобби, тормышымның аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

– «Кызлар комьюнити» проекты белән таныштырып кит әле. Аны тормышка ашыру идеясе ничек барлыкка килде?

– «Кызлар комьюнити» – йөрәгемнән чыккан проект. Казанда мөселман кызлары өчен бергә җыелып аралаша алырлык, белемнәр алышырлык урын ясау идеясе минем башымда күптәннән йөри иде.

Үзем дин өлкәсендә теләгән кадәр белемле булмаганга мин башта интернеттан гына видеолар карый идем. Ә исламда белемнәр остаздан укучыга күчәргә тиеш. Миңа бу өлкәдә дус кызым булышты, соңрак ул минем остазыма әверелде. Социаль челтәрләрдә моның турында бүлешкәч, миңа башка кызлар да киңәш, дәресләр сорап яза башладылар. Шулай итеп чираттагы кызлар миңа ярдәм сорап язгач, барысын да берләштерүче комьюнити ясарга булдым. Телеграммда махсус канал булдырдым, бер атна эчендә безгә 100 кыз кушылды. Алар остаз белән дәресләр укый, бер-берсе белән аралаша. Кызлар арасында башка милләт һәм дин вәкилләре дә бар. Кайберләренең ата-аналары гомумән дингә каршы тора. Алар татар кызлары кебек мөселман мохитендә үсмәгәннәр, шуңа күрә башка кызлар белән аралашу, остазлардан белем алу аларга бик күп мөмкинлекләр бирә. Мисал өчен, бүгенге көндә бездә 10нан артык илдә яшәүче кызларыбыз бар. Проектның төп максаты – белем алу белән беррәттән, аралашу, дуслар табу, ислам дөньясы белән танышу. Остазлар белемнәр бирү өчен җаваплы булса, мин исә чаралар уздырам, анда без кызлар белән тагын да якынрак танышабыз.

– Изге Рамазан аенда син урамда кешеләргә финик белән су тараттың, дип беләм. Бу идея сиңа ничек килде?

– Минем социаль челтәрләрдә финик һәм су таратуны инде күптәннән күргәнем бар иде. Шунда, ни өчен соң мөселманнар яшәгән Казаныбызда, Татарстанда мондый әйбер юк, дип уйлаган идем. Лентамда тагын берничә мондый видеоны күреп, бу эшне үз кулыма алырга булдым. Аккаунтымда бу идея турында башкаларга да сөйләдем. Шунда ук теләүчеләр яза башлады. Шулай итеп тиз генә команда җыелды. Урамда финик белән су таратуга кешеләр бик җылы карады.

– Социаль челтәрләрдә үз аккаунтларын алып баручы, музыкага видеолар төшерүче кызларга карата хейт бик көчле. Сиңа карата ул бармы?

– Әйе, еш кына кайбер мөселманнар тактның нәрсә икәнен белми. Сорамаган киңәш бирәләр, ә өйрәтүләре агрессив формада була. Элек мин моңа түзә алмас идем, ә хәзер бу сүзләргә битараф була башладым. Иң мөһиме – ачуың көчле булганда мондый кешеләргә җавап бирмәү. Мин үзем дә аларга җавап кайтарганда әдәпле булырга тырышам, агрессиягә күчмичә генә аңлатып бирәм. Заманында «динебез һәм Аллаһыбыз – камил, ә мөселманнар камил түгел»дигән сүзләрне ишеттем һәм начарлык язучы кешеләргә мәрхәмәтле булырга тырышам.

– Fashion-ифтарда Гомрәгә сертификат җиңгәч синең эмоцияләрең нинди иде?

– Мин волонтерлык өчен мондый бүләк булуын белә идем, шулай да ул миңа эләгер дип уйламадым, ләкин башта «шанс бар» дигән уй булды. Гадәттә, бүләк иң актив һәм тырыш волонтерларга бирелә. Мин үзем асылда актив кеше, чара барышында бөтен җирдә булышырга, халыкны каршы алырга, волонтерларга ярдәм итәргә туры килде. Бүләкләр тарата башлагач төп бүләк миңа эләгәсен йөрәк үзе сиздеме шунда, белмим, ләкин башта бу уй бар иде. Ә исемем яңгырагач бу минем өчен шок иде. Чөнки ул бер үк вакытта көтелгән һәм көтелмәгән әйбер булды. Моңарчы мин Гомрәгә бару турында уйлый идем, ләкин Аллаһка ышанып үз вакытымны көттем, чөнки андый җиргә Ул үзе безне чакырырга тиеш. Бу җиңү миңа да, туганнарыма, дусларыма да диндә үсәр өчен зур этәргеч булды.

– Киләчәккә нинди планнарың бар?

– Башкаларга белем биреп, файдалы буласым килә. Һәм өстәвенә гади хатын-кыз бәхетенә ия булырга телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев