Логотип Идель
Бу – тема!

ХЕЙ, СТУДЕНТ, БӘЙРӘМЕҢ БЕЛӘН!

“Ә менә мин студент чакта...”. Иң күңелле истәлекләр әнә шул сүзләр белән башлана кебек. Килешәсезме? Кем генә үзенең студент елларын сагынып искә алмый икән? Ә кемнең шушы елларга бер генә көнгә, юк-юк бер генә сәгатькә булса да кайтып киләсе килми икән? Күзләр балкып, йөрәкләр җилкенеп торган, ә күңел әллә кая – ерак-еракларга талпынган чакларга? Бүген – Студентлар көне, әнә шул тормышның гүзәл мизгелләрен яңарта торган, ә бүгенге студентларны бәйрәмнәре белән котлый торган көн!

Тарихка күз салсак…


1755 елның 12 гыйнварында (яңа стиль буенча 25 гыйнварда) патшабикә Елизавета Мәскәүдә беренче университет ачу турындагы карарга кул куя. Әлеге дата тарихка әнә шулай кереп кала.

Әлеге көнне гел шау-гөр китереп бәйрәм иткәннәр. Ә менә 2005 елда президент указы белән бу көн рәсми рәвештә Россиядә студентлар көне дип игълан ителә.

Сессия, зачет-имтиханнарр, пара, стипендия, “халява” чакырулар, мөгаллимнәрне сүгүләр, төнлә йокламый имтиханга әзерләнүләр, тулай торак тормышы, дуслыкның сыналуы, мәхәббәт, нәфрәт – “студент” сүзенә әнә шулары да ияреп йөри. Студентлар һәм студент тормышы турында студентларның үзләреннән дә яхшырак берәү дә сөйләп бирә алмас. Шуңа күрә, әйдәгез, аларны тыңлыйк.

Лиана Хәйруллина, 1 курс студенты:


Сессия-депрессия


- Ниһаять, беренче сессия артта калды. Күңелдә ниндидер тынычлык, ә йөрәктә шатлык урнашты. Әмма үз-үземә үпкә калды: сессиямне гел “5” кә генә яба алмадым. Җәй көне булачагына тагын да ныклабрак әзерләнәчәкмен, дип үз-үземә вәгъдә бирәм. “3”ле алсам, әти-әниемнең йөзенә ничек карармын?” дип бик борчылдым. Аллаһка шөкер, аларсыз гына яптым.

“Халява, кил!”


- Бу ысулны бөтен студент та кулланып карыйдыр инде ул! Икенче имтихан буласы көнгә чыгуга сәгать 0.00 дә кычкырырга тиеш идек. Тиеш дим, чөнки мин онытылып киткәнмен. Тулай торакның коридорына чабып чыктым, ә анда кызлар инде кычкыра да башлаганнар... Мин дә аларга кушылдым. Универсида авылында  йортлар күп, башка йортлардагы студентлар белән узыша-узыша кычкырдык. Бик кызык булды! Әмма имтихан көнне инде кызык булмады... Авыр узды.

“Күзләрем шешеп бетте”


- Имтиханның сораулары инде Яңа елга кадәр үк билгеле иде. Тик менә кемнең бәйрәм вакытында имтиханга әзерләнеп утырасы килер икән?! Башта ялкауланып йөргән идем, аннан ныклап әзерләнә башладым. Төннәрен дә йокламый әзерләнеп утырган чаклар күп булды. Күзләр шешеп, хәлләр бетте... Ашау да онытылды. Бөтен уй “бу имтиханны ничек бирермен икән?” иде. Шул уйлар белән тук булдык ахры...

Ка-ни-кул!!!


- Яллардан соң авылдан Казанга киткәндә үк “кайткач, чана шуам, чаңгыда чыгам”, дип киткән идем. Аннан мин пешеренергә бик яратам. Рәхәтләнеп тәм-том пешерәчәкмен! Кар атышлы да уйнарга кирәк әле!

Гүзәл Закирова, 4 курс студенты:


“Без дә чакырдык ул халяваны!” 


-  1 курс белән соңгы – 4 курсны чагыштырсаң, имтиханга әзерләнү рәвеше үзгәрде, дип әйтеп булмый. Ә менә аңа карата мөнәсәбәт үзгәрде. Тыныч кына, каушамый гына әзерләнәм: җитешкән кадәрен укыйм, җитешмәгәненә артык ис китми. Хәзер “халява” чакырмыйбыз инде, 1-2 курсларда чакыра идек. Универсиада авылында төнге унике тулышка ярты авыл "халява" дип кычкырып маташканда, бер мин генә дәшми калырга Алланың кашка тәкәсе түгел лә J

“Главное – сәламәтлек!”


-  Ә “5”ле дип артык исем китми. Беренче курсны тулаем бишле билгеләренә генә япкач, күңелдә бер горурлык уянды: кара әле, мин әйтәм, булдырам икән бит мин. Тик алдагы сессияләрдә “5”ле ала алмасам, әллә ни борчылмадым.Сәламәтлек мөһим!

“3”ле алгач, гарьләнеп еладым...”


- “3”ле алгач, гарьләнеп елаганымны гына хәтерлим. Җавабым, чыннан да, йомшаграк булды. Болай гына “3” куйса, артык борчылмас идем дә, бәлки. Сөйләп бетергәч, укытучы: “Син гамәли дәресләрдә актив булдың, контроль эшләрең яхшы, "так уж и быть", “3” куям”, - диде.  Шул "так уж и быть" сүзе йөрәккә тигәндер инде. Ә ул укытучының дәресне алып баруы миңа бик ошый иде.

“Ба-ры-бер”


- Быел соңгы курс. Дипломым зәңгәр булачак. Кызыл булсын өчен шул бер “3” не төзәтергә кирәк.       Әмма минем бөтенләй теләгем юк, чөнки, кызыл ни, зәңгәр ни - барыбер.

Рафаэль Вәлиев, 5 курс студенты:


“Күбрәк ял итәм, азрак укыйм...”


- Имтиханга әзерләнгәндә иң яхшысы – алдан әзреләнә башларга Мин үзем буш вакытны алдан ук бүлә башлыйм. Ашау турында да онытмыйм. Кечерәк курсларда итиханга әзерләнгәндә төркемдәшләр белән бергәләшеп гел берәр кая ашарга йөри идек. Яки күп итеп ашарга алам да (ике-өч атнага җитәрлек итеп), аннан инде әзерләнә башлыйм. Хәзер бераз башкачарак: күбрәк ял ителә, ял итү арасында имтиханга да әзерләнеп алам J

“Бомбам шартлый язды”


- Беренче курста шпора белән тотылдым. Шуннан бирле аларны әзерләмим. Бомба ясаган идем. Шуны тез өстенә куйдым. Ә янымда сораулар язылган кәгазь ята. Укытучы парталар арасында йөргәндә: “Нинди кәгазь бу?” дип сорады. Мин тез өстемдәге бомбаны тартып чыгара башладым. Ә укытучы: “Мин яныңдагы кәгазь турында әйтәм” , - дип мине “шартлаудан” туктатып калды. Зачетны алдым. Шуннан бирле аның ише нәрсәләр белән мавыкмыйм.

P.S.: Сүз башыбыз – Шүрәле бит әле. Кадерле вә гыйззәтле студентлар, сезне чын күңелебездән әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Әлеге елларның кадерен белеп, үкенмәсле итеп уздырырга насыйп булсын! ;-)

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев