Логотип Идель
Бу – тема!

ХАЛЫКЧАН ДӘ(Ө)РЕСЛЕК: 100 яшьлек “Ватаным Татарстан”ның хәле ничек?

Бер казанга ике тәкә башы хәзер дә сыймый, моннан төгәл бер гасыр элек тә шулай булган. Бүген “Ватаным Татарстан” буларак билгеле газетаның “Эшче” түгел, ә “Эш” исеме астында чыга башлавы менә шул “казан тарихы”на бәйле. Мәскәүдә чыккан матбугатны күздә тотып, бер татарда ике “Эшче” була алмый, диләр дә, 1918 елның 12 мартында тәүге саны чыккан газетага “Эш” атамасы бирелә.

БИРЕМ: 100 еллык тарихы булган татар матбугатының бүгенге хәле ничек һәм аны ниләр борчый?

КУЛЛАНМА-ӘСБАП: Юбилей алдыннан газета җитәкчелеге – баш мөхәррир Миңназыйм Сәфәров белән аның урынбасары Илнар Хөснуллин зурдан кубып матбугат конференциясе уздырды.

ЧИШЕЛЕШ: “Эш”, “Кызыл көрәшче”, “Татарстан хәбәрләре”, “Татарстан”, “Кызыл Татарстан”, “Совет Татарстаны”, “Социалистик Татарстан” һәм 1992 елдан бирле – “Ватаным Татарстан”... Гасыр дәвамында исемнәр генә түгел, логотип һәм язу графикасы да берничә мәртәбә үзгәртелгән. Ә КЫЙБЛАСЫ?

– 100 ел – кеше гомере өчен генә күп вакыт. Ә зур тарихлы халкы булган татар матбугаты өчен бер гасырны бик аз, дип саныйм. Заман белән бергә газета да, кызганычка каршы, аның кыйбласы да үзгәрә. Ләкин беренче карашка журналистлар җил искән якка авышырга да тиеш түгел шикелле. Нишләтәсең, безнең миссиябез шул – барлыкка килгән көннән алып хакимият һәм халык арасындагы күпер ролен үтибез. Шул күперне саклау өчен булдырылган матбугат чарасы бит без. Төрле елларда төрлечә эшләткәннәр. Бер каршылыксыз әмергә буйсынган вакытлар да булган. Заманасына күрә – уразасы, дигән кебек инде. Бүгенге вәзгыятьме? Берәү дә кулдан тотмый. Барысы да кешенең намусыннан, фикерләвеннән тора. Кыйбла шуңа бәйле, – ди бу уңайдан Миңназыйм Сәфәров.

Аның фикеренчә, кеше кулыннан килгәнне генә эшләргә тиеш. Югыйсә, журналистика гражданлык позициясен онытып бара. Милли идея, халыкның рухын күтәрү өчен бизнес-проектлар гына аз. “Бездән узып, борынга чиертеп язучыларны көтәм. Ләкин алар юк бит”, – ди мөхәррир.

3 майда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ватаным Татарстан”ның 100 еллык юбилее уңаеннан Хәйрия концерты узачак. Редакция коллективы, туган көнебез гади бер концерт, бүләкләр өләшү, мактанышуга гына кайтып калмасын дигән фикергә килеп, кемгәдер ярдәме тисен дигән ният белән хәйрия концерты уздырырга һәм җыелган акчаны юл һәлакәтеннән зыян күргән егет – Биектау районының Дөбъяз авылында яшәүче Илнар Хәлиуллинга җибәрергә булган.

ҮЗГӘ БӘЙРӘМ һәм социаль проект турында турында мөхәррир урынбасарының үз фикере бар:

– Бәйрәм димәктән, газетаның рәсми чыккан беренче саны – 1918 елның 12 мартына туры килә. Шул көннән башлап, котлаулар ала башладык. Зурлап бәйрәм итәргә җыенабыз. Шул ук вакытта икенче көнне газета чыгарасы булуын да онытырга ярамый. Редакция эчендә төрле социаль проектларыбыз да бар. Аларны пиар компания буларак та бәяләүчеләр бардыр, бәлки. Иң мөһиме: аларның күбесе кешегә һәм милләткә хезмәт итү булсын дигән теләктә башкарыла. 2013 елдан бирле журналистыбыз Гөлгенә Шиһапова башлангычы белән хәйрия концертларына старт бирдек. Газетаның җомга санында “Кайсыгызның кулы җылы?” дигән махсус сәхифә бар. Ул ун еллап чыга, ә 2013 елдан без мохтаҗ кешеләр өчен чаралар, кичәләр уздыра башладык. Эстрада артистлары, безнең дусларыбыз ярдәме белән 8 мәртәбә хәйрия концерты оештырылды, – диде Илнар Хөснуллин.

[caption id="attachment_26114" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.tatar[/caption]

...Төп чара Хәйрия концерты булса да, 100 ел кечкенә дата түгел, ел дәвамында башка проектларыбыз да булыр дигән өметтә калабыз, ди урынбасар.

100 ел яшәгән татар матбугаты тагын берничә гасыр яши алырмы? Казан университетында булачак татар журналистларын бушлай укытуның бетерелүе турында карар кабул ителгән заманда, КАДРЛАР ӘЗЕРЛӘҮ мәсьәләсе ничек хәл ителер?

– Университетта ачык ишекләр көнендә утырам. Журналистиканың киләчәге турында сөйләшәләр. Әмма журналистиканың дәһеле дә юк. Булган мәгълүматны тарату, җиткерү, пиар компанияләр, социаль челтәрләр турында сүз бара. Әмма журналистика турында сүз дә юк. Тазда бала юк, ә суы бар, булып чыга түгелме соң бу? Мин уку йортында бер бюджет урыны да калмаганга нык борчылам. Әмма бу саташу бетәр дигән өметем бар. Саташу бит бу! Колхозларны таратып, эреләндерергә тырышкан кебек. Башка тармакта югары белем алган кадрлардан курслар аша журналист әзерлиләр, имеш. Бу – чыгу юлы түгел. Дәүләткә елына 10 кешене укытырлык акча табу кыен эш түгел. Системаны җимерергә ярамый. Азактан торгызуы кыен булачак. Саташырга, үз-үзеңне алдарга ярамый, – ди Миңназыйм Сәфәров.

Татар матбугатлары арасында “аксакал” ролен үтәгән “Ватаным Татарстан” газетасы татар журналистларын берләштерүче дә булырга тиеш. Аның ярдәмендә Татарстанда журналистларны берләштергән ИРЕКЛЕ ОЕШМА булдыру кирәклеге турында да әйтелде.

– Сез теләктәшлек күрсәтсәгез, мин бу эшне башларга, бергәлек оештырырга әзер, – диде Миңназыйм Сәфәров. – Кеше кайчан туплана? Авыр вакытта. Үзегез дә беләсез бит инде: авылда йорт салганда, үлем-китеп булганда, татарларның күмәк башкара торган эше – өмәсе бар. Хәзер бер-беребездән гаеп эзли торган чак түгел, кирәк вакытта бер-беребезне тулыландырып, ярдәм кулы сузып эшләргә кирәк. Кечкенә генә эшебез дә милләт өчен бик зурга әйләнәчәк. Берләшү ул – бер-берең янына генә түгел, җан тарткан кешеләр белән аралашуларны, очрашуларны ешайтырга кирәк безгә. Шулай булганда, безгә кагыла алмыйлар.

Авылларда гәҗит-журналларны тарату да кыенлаша. Урыны белән алар атнага бер тапкыр гына укучыга китерелә. ХАТ ТАШУЧЫЛАР белән ничек эшләргә?

– Эшне районнардан башлап карадык. Гаеп бездә түгел, диләр. Сәбәп итеп ике-өч район почта бүлекчәсенең берләштерелүен китерәләр. Хат ташучылар, әйдә дус яшик, диләр. Тел төпләре аңлашыла: атнага бер тапкыр таратканга да риза булып, рәхмәт әйтегез. Юк икән, бер дә таратмаска яки бәяне икеләтә арттырырга мөмкинбез. Ләкин мин тукталып калырга җыенмыйм. Әлеге проблеманы югарырак җитәкчеләргә җиткерәчәкмен. Бу хакта гел әйтеп торырга кирәк. Әйткән белән әйтмәгән бер түгел, – ди “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире.

...Хат ташучылар димәктән, Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, алар шәхси басмалар белән “дус эшли”. Икенчеләре беренчеләренең кесәсенә акча тыга һәм тиражлары да күзгә күренеп арта. “Моннан криминал эзләмим дә, берәүне дә гаепләмим. Матбугатка язылу кампаниясе вакытында намуссыз көндәшлек белән очрашуыбызны гына җиткерәм”, – ди мөхәррир.

Яшь буынны ничек газета укытырга – алар өчен ни өчен ГӘҖИТ түгел ГАДЖЕТ кадерлерәк?

– Әти-әнисе: “Газета-журналлар искелек калдыгы”, – дип баласына тукып тормаса, үзе гаджетлардан арынса, балалар да матбугат белән кызыксыначак. Балалар бездән кабул итә. Газета-журналларга карата кызыксыну уятырдай ысуллар күп, таба белергә генә кирәк. Балага нинди үрнәк күрсәтәсең, ул шуны кабул итә. Ләкин без аны онытып барабыз хәзер. Газета, китап укымаган кеше – тулы кыйммәткә ия түгел ул. Социаль челтәрдә бит аналитика табып булмый. Анда бер керсәң, саташып чыгасың. Ә без андагы мәгълүматны фильтр аша бирәбез. Журналистика шуның өчен кирәк тә инде ул, – дигән фикер җиткерде М.Сәфәров.

[caption id="attachment_26113" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.tatar[/caption]

Бүген СӘЯСИ ЖУРНАЛИСТИКА ни хәлдә? Вакытлы матбугат тормышта нидер үзгәртергә сәләтлеме? Баш мөхәррир фикере:

– Каләмнең нидер үзгәртүен тотып карап булмый. Мин 1937 еллардагы вәзгыять, матбугатка язу белән кемнеңдер эштән алынуы кебек хәлләрне хупламыйм. Бу каләм көченең кире ягы гына. Ләкин әйтү белән әйтмәү бер түгел. Кире кагарга теләсәгез, мактап һәм тәнкыйтьләп язып карагыз. Матбугатта язылган күңелнең бер кыңгыравына тияргә мөмкин. Сәяси журналистикамы? Сәясәт белән кызысынмасаң, ул синең белән идарә итә башлый, диләр бит. Инде ул безнең белән идарә итә башлады. Шул ук вакытта син үз фикереңне ышанып әйтәсең икән, ялгышсаң да сине гафу итәләр. Чөнки ихлас ялгышу. Бу – журналистика принцибы.

...Миңназыйм Сәфәров журналистиканың авыр һөнәр булуын һәм аның белән күбрәк ир-егетләр шөгыльләнергә тиеш булуын да җиткерде. “Гомер-гомергә бабайлар фикер әйткән, алар карар чыгарган бит”, – диде ул

ЧИШЕЛЕШ: Дәүләт карамагында булса да, 100 еллык тарихлы татар матбугатының хәле җиңелләрдән түгел икән. Аңа тираж арттыру өчен шәхси басмалар алып барган намуссыз көндәшлек белән көрәшергә, хат ташучылар белән “дус булырга”, яхшы кадрлар туплау өчен уяу булырга һәм төп эшләре – газетаны вакытында чыгарырга кирәк. Гафу, көрәш турнирлары оештырырга һәм социаль проектлар үткәрергә кирәклеге турында әйтергә онытылган.
Кызык: 100 ел элек матбугат ничек яшәде икән? Җавабын бирмим. Монысы – киләсе дәрескә, дөресрәге, өйдә эшләр өчен бирем.

Фәрит САЛИХОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев