Логотип Идель
Бу – тема!

ГОМЕРЛӘРЕ КУРКЫНЫЧ АСТЫНДА...

Бу көннәрдә интернет челтәрен Яшел Үзәндә 16 яшьлек яшүсмер катнашындагы  фаҗига шаулатты. Егет утырган мотоцикл җиңел машина белән бәрелеште. Яшүсмер авариядә алган тән җәрәхәтләреннән шундук җан бирде...

Бүген Халыкара мотоциклчылар көне. Тик кызганыч, транспортның бу төре белән бәйле яңалыклар еш кына җанөшеткеч була. Менә быел да, мотоциклчылар сезоннарын ачарга да өлгермәде, бер-бер артлы начар хәбәрләр килеп ирешә башлады. Май башында Теләче районында җиңел машина белән мотоцикл маңгайга маңгай бәрелешеп, 41 яшьлек мотоциклчы шундук һәлак булган иде. 14 июнь көнне исә нәкъ шундый ук фаҗига. Тик биредә инде авария корбаны - машина йөртү таныклыгы да булмаган 16 яшьлек үсмер.

[caption id="attachment_37264" align="aligncenter" width="864"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Дүрт айда – 21 авария


Кызганыч, мотоцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны һаман да югары булып кала бирә. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм матбугат чаралары тарафыннан кат-кат кисәтүләр дә күп очракта игътибарсыз кала. Мәсәлән, узган ел Татарстанда мототранспорт катнашында барлыгы 139 авария теркәлгән. Нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган, 39 ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.  Әлеге юл-транспорт һәлакәтләренең 89 ы нәкъ менә мотоциклчылар гаебе белән килеп чыккан.

Быелгы мәгълүматлар шулай ук сөендерми. 2019 елның дүрт аенда гына да Татарстанда мотоциклчылар катнашында барлыгы 21 авария теркәлгән. Сигез кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган булган. Май-июнь аендагы үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәтен һәм мотоцикллар сезонының  яңа гына ачылуын да исәпкә алсак, проблеманың ни дәрәҗәдә актуаль булуы аңлашыла.

- Кызганыч, мотоциклчылар юл йөрү кагыйдәләрен еш боза. Иң еш очрый торганнары – дәүләт номеры күренмәү, мотошлем һәм иминият кәгазе булмау, - дип ассызыклый Татарстан буенча ЮХИДИ ның юл-патруль станциясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Сәмигуллин.


Бу киңәшләрне истә тот!


Мотоцикл иң куркыныч транспорт төре. Аңарда куркынычсызлык системалары гомумән каралмаган! Биредә барысын да мотоцикл  хуҗасы үзе контрольдә тотарга тиеш. Шуңа күрә яшь мотоциклчыларга бездән берничә гади киңәш:

  1. Мотоцикл руленә утыру өчен 18 яшь тулганны көтәргә һәм “А”, “А1” категорияле таныклыкка ия булырга кирәк. 16 яшьтән скутер (мопед) белән генә идарә итәргә ярый.   Ләкин аның өчен дә “М” категорияле йөртү таныклыгы булу зарур (двигатель күләме 50 куб сантиметрдан артмаган очракта).

  2. Мотоцикл, мопед рулендәге кешеләргә юл киселешләрендә тизлекне киметү мәҗбүри. Бу – юлдагы барлык машиналар да сезне яхшы күрсен өчен эшләнә. Чөнки мотоцикллар – җиңел генә күреп булмый торган транспорт төре.

  3. Эпикировка – мөһим! Махсус шлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеменнән башка мотоциклга утырмагыз!

  4. Башыңны төрле якка борырга өйрән! Мотоциклда барганда, син юлдагы вәзгыятьне 360 градуска контрольдә тотарга тиеш.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев