Логотип Идель
Бу – тема!

«ГЛАГОЛИЦА» – ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ!

«Кечкенә чагында куяннарның күңелен күрү нияте белән урманга барып кишер утыртып чыккан ул». Билгеле инде, кишерләр үсеп чыга алмаган, тик шәхеснең кешеләргә, әйләнә-тирәгә булышу, теләктәшлек күрсәтү омтылышы көннән-көн арткан. Әлеге кечкенә кызчык үзенең балачак хыялын чынга ашыра алганмы соң? Үз алдына куйган максатларының уңышлы нәтиҗәсе бармы?

Сорауларга җавапны «Глаголица – бәйсез әдәби премия» һәм аңа нигез салучы Хөснетдинова Ирина Виталий кызы табарга булышыр. Хыялларның, теләк-омтылышның чынга ашуына алар ап-ачык дәлил булып тора. Инде сигез ел дәверендә узучы Глаголица премиясе бу елны яңа рекорд куйган. Аның географик карта киңлеге, катнашучылар саны күпләрне гаҗәпләндерерлек. «Билингвы» номинациясенең иң күп финалистлары да Италия, Испания, АКШ, Англия, Германия, Швеция, Кытай, Австрия, Франция илләреннән булуы билегеле. Әлеге күрсәтмәләр бәйгенең елдан-ел камилләшүе һәм башка төбәкләргә дә таралуы турында сөйли. Кызганычка каршы конкурсның икенче этабына үткән кайбер катнашучылар таҗлы вирус аркасында бирегә килә алмадылар, тик алар да әлеге бәйге белән танышуларына, танылган шәхесләрнең, язучы-шагыйрьләрнең әсәрләренә зур бәя бирүләренә һичшиксез шат булганнар, үзләрен иң яхшылары арасында күргәч, Глаголица мөхитенә тулаем төренгәннәрдер дип ышанасы килә.

Синең белән бер казанда кайнаучы кешеләр әйләнәсендә узган биш көн – бер минутлык төш кебек узып китте. Бәйгедән соңгы шат күңел халәте, күтәренке рух, энергия, хатирәләргә бай булган күңелле мизгелләр катнашучыларны кабат очрашканчыга хәтле тәэмин итеп торырлар. Күренекле кешеләр, тәҗрибәле остазлар үткәргән дәресләр, остаханәләр, алар белән очрашу-конференцияләргә йөрүе дә ни генә тора бит. Ә иң мөһиме: бирегә килгәч, иҗат өлкәсендә борчыган барлык сорауларга да син җавап таба аласың. Үзеңнең идеяләреңне тәкъдим итү, сине җылытып торган хыялларны чынга ашыру, язучылардан әсәреңә мактаулы сүзләр ишетү, яңа белем туплау  өчен дә, бу менә дигән илһам чыганагы.

Глаголица премиясеннән соң һәр катнашучы үзенә нәтиҗәләр чыгара: алга таба әсәрләремдә нинди тема күтәрим икән? Кайсы жанрны сайласам яхшырак булыр иде икән? Болай итеп язсам бик коры булмасмы? Бу һәм башка сораулар, икеләнүләр моннан соң  билгеле, була да алмый. Бәйге узгач, яшь каләмчеләр яңа максатлар, яңадан-яңа үрләргә ирешү теләге турында төптән уйлый башлыйлар.

Хәер, илһамланмау биредә бөтенләй дә мөмкин түгел шул. Бу елгы смена аеруча да матур оригиналь бина эчендә, хуш исле нарат, чыршы агачлары каплап алган җанга рәхәт җирдә узды. Шуңа да мөмкинлекләрдән файдаланып калырга, иҗат итәргә генә кирәк.

Глаголица! Тудырылган шартлар, бер кочак илһам, хис-кичерешләр өчен зуууур рәхмәт сиңа! Киләсе елга да һичшиксез бергә булырбыз дип вәгъдә бирәм!

Азалия САБИТОВА

Фото бәйгенең Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев