Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ НИНДИ БҮЛӘК САЙЛАРГА?

Санаулы көннәрдән Гашыйклар көне җитә. Бу бәйрәм алдыннан күп кенә парлар яраткан кешеләрен ничек сөендерергә белми баш вата. Шуңа күрә без иң киң таралган бүләкләр исемлеген төзергә булдык. Исемлектә син сөйгән ярыңа карата булган мәхәббәтеңне исбатлый алырдай бүләкне табарсың, дип ышанабыз.

Түбәндә син, гадәттә, гашыйкларның нәрсәләр бүләк итәргә яратуын белә аласың:

1. Парлы футболкалар

Бу бүләк ярдәмендә яраткан кешеңә карата хисләреңне белдерергә һәм алар турында бөтен дөньяга сөйләргә мөмкин. Әйе, бәлки, бу футболка шкафта ятар, ләкин ул сөйгән ярыңнын сиңа карата игътибар билгесе булып торачак.

2. Йорт хайваны

Оригиналь йорт хайванын сайла. Мәсәлән, өй тиене. Бу бүләкне яраткан кешең гомер буе искә алачак!

3. Капкейклар

Тәм-том яраткан кеше өчен шәп бүләк. Капкейкларга үзегезнең уртак фотоларны да куеп эшләтергә мөмкин.

4. Баллы сюрприз-бокслар

Шулай ук баллы әйберләргә битараф калмый торган парлар өчен яхшы. Андый бүләкне үз кулларың белән әзерләсәң, ул тагын да оригиналь һәм матуррак булачак.

5. Үз кулларың белән пешерелгән ризык

Сөйгән кешеңнең иң яратып ашый торган ризыгын пешерергә өйрәнсәң, ул иң бәхетлесе булачак! Ләкин каян да булса заказ биргәнен бүләк итмә, чөнки нәкъ үзең әзерләү генә гаҗәеп эмоцияләр тудырырга мөмкин.

6. Смартфонга тышлык

Монысын уртак фото белән эшләтә аласың. Шулай итеп, яраткан кешең һәрвакыт синең яныңда булачак.

7. Гөл

Гөл яисә үсемлек бүләк итәргә теләсәң, иң яхшысы – лаванда сайлау. Бу махсус состав белән эшкәртелгән табигый үсемлек. Ул бик тәмле искә ия һәм озак вакыт матур утыра.

8. Love is стилендәге портрет

Монысы исә бик креатив бүләк. Күп кенә гашыйклар уртак портрет ясатырга ярата. Интернетта аларны ясаучылар шактый күп.

9. «Love is…» дигән өстәл уены

Ул сезне һәм дусларыгызны кызыклы биремнәр белән шаккатырачак. Бу күңелле уенны интернет-кибетләрдән алырга мөмкин.

10. Instax mini

Бу кечкенә фотоаппарат шунда ук фотоларны чыгарып бирергә сәләтле. Өстәвенә, аның дизайны һәм төсләре дә бик матур. Киләчәктә уртак күңелле мизгелләрне шундый фотоаппарат белән саклый алачаксыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев