Логотип Идель
Бу – тема!

ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ: НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

“Егетләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша”, дисәләр дә... Бу әйтемне кызларга карата да кулланып була. Кем генә тәмле итеп ашарга яратмый инде ул? Ә ризыкны, бөтен күңел җылысын кушып, сөйгәнең әзерләсәме? "Телне йотарлык булган бу!", дия-дия ашамыйча хәлең юк! Кечкенә чакта иң кадерле бүләк – үз кулларың белән ясалганы, диләр иде. Бу сүзләр хәзер дә актуаль. Сөйгәнеңә нәрсә бүләк итәргә, дип баш ватмас өчен, “Ялкын” ярдәмгә килә.

Гашыйклар көне валентинка, йөрәкләрдән генә тора, дип уйлаучылар нык ялгыша. Романтиклар әллә нәрсәдән дә менә дигән, истә калырлык бүләк ясарга сәләтле. Җитмәсә, без тәкъдим иткән сюрпризларның барысын да диярлек кул астындагы әйберләрдән ясап була.

1.       “Йөрәк”ле ризыклар


Гашыйклар көнендә барлык пешергән тәмлүшкәләрне йөрәк формасында ясарга мөмкин. Мәсәлән, махсус силикон формага салып пешерелгән йомырка тәбәсе яки йөрәк формасында кыздырылган сосиска. Бу ризыкка күз төшкәч үк авыздан сулар килә башлый. Шуңа сөйгәнеңнең мондый сюрприздан баш тарта алмаячагы көн кебек ачык.

2.       Һавадагы “йөрәк”ләр


Винни-Пух турындагы мультфильмда Пятачокны хәтерлисеңме? “Әгәр кешедә шар бар икән, аның кәефе начар була алмый” дигән сүзләре исеңдәдер. Пятачок белми әйтмәс. Җитмәсә, бу шар зур йөрәк формасында булса, пакеттан гына ясалган чәй дә иң тәмлесе булып тоелыр.

3.       Иртәнге аш – “заказ”га


Сөйгәнеңне шаккаттырам, дисәң, үзең тиз арада шеф-повар һәм курьерга әверелеп куй. Сөйгәнең торган вакытка аның ишек төбендo иртәнге аш белән шатландыру – романтиклар өчен менә дигән сюрприз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев